Һәр авылның яшелчә, җиләк-җимеш үстерү остасы була. Шундыйлардан Похвистнево районының Гали авылында — Хәйретдин Насыйров, Мәчәләй авылында — Габделсаттар Газизов, Шенталы районы, Денис авылында — Шәһит Гыйлаҗетдинов, Елховка районының Тупли авылында — Хәсәнгата Гайсин, Иске Ярмәк авылы Мичурины— Әхмәтгали Шакиров. Читать полностью
Бабушка в доме — крепче семья
В селе Старое Ермакове свое 90-летие встречает труженица тыла Минзайнап Галиуллина. Поздравить ее со знаменательной датой приехали заместитель Главы района, руководитель аппарата Раиль Шакуров, директор центра социального обслуживания граждан пожилого возраста и инвалидов Наиля Габидуллина, заместитель главы сельского поселения Ермакова Фарида Шарафутдшюва, специалист территориального отделения центра Гелюся Бадрутдинова, председатель общества инвалидов войны и труда Рахимзян Абдуллин. Читать полностью
Ветеринар – авылда иң кирәкле һөнәр
Диләрә ханым Кәримова белән аның эш урынында — Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы ветеринария үзәгендә очраштык. Ул Сергиевскидагы зооветеринар техникумын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Большая Черниговка районы хуҗалыкларының берсендә эшләп ала. Аннан Иске Ярмәккә кайтып, колхоз таркалганчы фермада ясалма орлыкландыручы һәм менә күп еллар инде авылның ветеринария дәвалау үзәгендә аптекарь булып эшли. Читать полностью
Ташлама, әнкәй, ташлама, безне изге догаңнан…
Мин иң газиз, кадерле, хөрмәтле һәм мәрхәмәтле кешем — әнием турында язарга булдым. Ул Балыклы авылында гомер итүче Мәрьям Мөхәммәт кызы Шәмсетдинова.
Балачак. Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, “әни” дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул “әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да, ананың күңеленә барып кунды. Аның йөзе елмайды, күзләре энҗе бөртеге кебек ялтырап китте, күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни… Нинди олы сүз бу! Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Читать полностью
В семье Ильшата и Лилии Максутовых случилось счастье в кубе!
В семье случилось счастье в кубе:
Новорожденные тройняшки!
Теперь не нужен вам будильник,
Ведь есть три милых ранних пташки!
25 января 2016 года в самарском роддоме №3 ГКБ им.Семашко на свет появилась тройня. Семья Ильшата и Лилии Максутовых, уже имеющая двух замечательных дочек — Алию и Алсу, пополнилась еще тремя дочерьми — Камилей, Кадрией и Равией!
Җир йөзендә сугышлар булмасын иде
15 февраль — Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне
Әфган сугышы тугыз ел да бер ай һәм унтугыз көн дәвам иткән. Биредә Ватан алдында үз бурычын үтәгәндә унөч мең совет солдаты һәм офицеры һәлак булган. Исән-имин әйләнеп кайтучылар арасында бүген Шенталы районының Шенталы станциясендә гомер итүче Рәсим Шәүкәт улы Рәхмәтуллин да бар. Без аның белән очрашкач, ул үзе турында менә ниләр сөйләде: Читать полностью
Муса Җәлилгә — 110 яшь (әдәби викторина, кроссворд)
Быелның 15 февралендә татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилгә 110 яшь тулган булыр иде. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилне безнең якташыбыз дип атарга да була. Ул 1906 елның 15 февралендә күрше Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. Мусага 7 яшь чагында аның әтисе, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдмән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга. Читать полностью
Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә (ВИДЕО)
Бу көннәрдә без каһарман якташыбызны, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны искә алабыз. Ул 1938 елның 15 февралендә дөньяга килгән. Без аның туган көнен менә җиденче мәртәбә инде үзеннән башка гына билгеләп үтәчәкбез.
2013 елны Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровның тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткән булган. Аны оештыруда һәм үткәрүдә “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина зур эш алып барган. Мәктәп укучылары каһарман якташыбызның шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җырларны башкарганнар.
Бүген әлеге чараның видеоязмасын тәкъдим итәбез:
Читать полностью
Теләкләремнең барсы да кабул булсын
Камышлы авылында туып үскән дустым Әсфән Әбдерәфыйков 2014 елның 12 февралендә 81 яшендә вафат булып, Иске Ярмәк зиратында җирләнгән иде. Шуннан бирле ике ел үтеп тә киткән инде. Бу шигыремне, дустым, сиңа багышлыйм. Урының оҗмахта булсын. Читать полностью
Аякларын юып суын эчәргә ашыкма!
Һәр елдагыча ирем белән быел да Кавказ якларына санаторийга барып, бераз сәламәтлекне ныгытып кайтырга ният иттек. Курорт картасын алу өчен шифаханәгә барырга кирәк бит инде. Чират зур. Каршы эскәмиядә, тирә-яктагылар аларны аңламый дип, ике татар хатыны рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утыралар. Ирексездән аларның сүзен ишетергә туры килде: Читать полностью
Ак халатлы тылсым иясе
9 февраль — Халыкара стоматологлар көне
Кем генә матур, ап-ак исән тешләр турында хыялланмый икән? Моның өчен аларны гел карап торырга, дөрес тукланырга кирәк, диләр белгечләр.
- Кызганычка каршы, кайберәүләр, тешләре түзә алмаслык сызлый башлагач кына, табибка бара. Ә бит вакытында килгән очракта гына тешне дәвалап, саклап калып була. Кайберәүләр организмында барлыкка килгән күпчелек авыруларның теш белән бәйле икәнлеген белеп бетерми. “Теш бетсә, көч кими”, — дип халыкта юкка гына әйтмиләрдер. Елга ике тапкыр табибка күренгән очракта, кеше үзенең тешләрен саклый ала, — ди Кләүле районының теш дәвалау хастаханәсендә хезмәт итүче Марат Хисмәтов. Читать полностью
Тормышыннан канәгать ул
Хәзергесе вакытта Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә яшәүче авылдашым Роберт Харис улы ГӘРӘЕВ белән мин ул Денискә кунакка кайткач очраштым. Ә Роберт абыйның тормышы бик бай. Читать полностью
Сильна духом и полна оптимизма
2 февраля жительнице села Новое Усманово, ветерану Великой Отечественной войны Минзиан Шарафеевой исполнилось 95 лет.
Ветераны в абсолютном своем большинстве – люди уникальные. И не только потому, что прошли нечеловеческие испытания, выстояли, закалили характер. Но и потому что, несмотря ни на что и вопреки всему, сохранили оптимизм, бодрость, жажду жизни. Говорить с ними – и опыта набраться, и мудрости, и душевностью написаться. Читать полностью