Ринат киләчәккә зур өметләр баглый

Ринат ХӘЙРЕТДИНОВ әнисе Зөлия ханым белән.

Ринат ХӘЙРЕТДИНОВ әнисе Зөлия ханым белән.

Шөкер, хәзерге вакытта Камышлы районының Иске Усман авылында шәһәрнең тышкы яктан ялтыравыклы тормышына кызыгып, шунда китәргә теләмәгән яшьләр саны арта башлады. Шулар арасында Ринат Рәфис улы Хәйретдиновның исемен дә атап була. Ул тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Камышлыдагы һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштергән. Әти-әнисенең гомер буе йорт хуҗалыгында терлек асравы, әтисе Рәфиснең колхоз таркалганчы озак еллар механизатор, әнисенең сыер савучы, мәктәптә җыештыручы булып хезмәт итүләре балачагында ук авыл тормышының эшле дә, ашлы да икәнлеген тирән аңларга ярдәм иткән аңа. Читать полностью

Встреча сквозь годы

4В Камышлинском районе с 1936  года работал и процветал Камышлинский промкомбинат местной промышленности Самарского облисполкома, где работали 40-50   человек. С 1970 года начал работать швейный цех, где в основном трудились женщины. Цех работал в две смены, работницы шили рукавицы, халаты, фуфайки. Во время перестройки комбинат закрылся,  кто-то успел уйти на пенсию, но многие остались без работы, всё же они надеялись, что со временем комбинат заработает, и они приступят к своей любимой работе. К сожалению, этого не случилось. Слаженный коллектив распался, но работницы  не потеряли связь, они встречались, ходили  друг  к другу в гости, вспоминали рабочие моменты, молодость. Читать полностью

Физкультура укытучысы истәлегенә спорт бәйрәме

Шириязданов1

Мө­хәммәтнур Шириязданов

20 февральдә Иске Яр­мәкнең Юкәле тау итәгендә уздырылачак спорт бәйрәменә рәхим итегез!

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы халкының үз йөзе, үз холкы, аңа гына хас гүзәл сыйфатлары, матур гадәтләре бар. Әлбәттә, һәр авыл анда туып-үскән шәхесләре белән бай. Без дә шулай Иске Ярмәкнең талантлы кешеләре белән горурлана алабыз. Аларның күбесе — укытучылар. Алтмышынчы елларда Иске Ярмәк урта мәктәбендә бик көчле укытучылар коллективы тупланган иде бит. София һәм Габделхак Шаһиевлар, Әсгать һәм Кәримә Мөхәммәтҗановлар, Рәйсә һәм Салих Шәрәфетдиновлар, Сәхия Шәвәлиева, Исмәгыйль һәм Асия Әһлиуллиннар ара­сында мәктәпкә зәңгәр спорт костюмы киеп йөрүче Мө­хәммәтнур Шириязданов та бар иде. Читать полностью

Сугыш кына булмасын…

абдулова

Мәрьям апа Абдуллова (гаилә архивыннан алынды).

27 январьда Россиянең хәрби даны көне — 1944 елда Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелде

Мин, Мәрьям Абдуллова, 1941 елның 25 маенда Ленинградта туганмын. Әнием­нең сөйләве буенча, ул җыеш­тыручы булып эшләгән 3 санлы мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгәнбез. Ә әтием машинада бер башлыкны йөрткән. Ул еш кына командировкаларда булган, шул сәбәпле мин тугач, әни белән мине хастаханәдән дә килеп ала алмаган. Читать полностью

Вместе с ветеранами живет и наша победа

img497Каждый человек должен знать историю своей семьи, свою родословную, какую лепту внесли его предки в историю государства. Жизнь моего деда — это дос­тойная страница истории моей семьи и народной лето­писи страны.

Моему деду Мардгалиму Мингатиновичу Мингатинову пришлось испытать страшное время войны. В 1943 году он, достигший призывного возраста, полу­чил повестку из военкома­та. Его направили на учебу в Ульяновское военно-пе­хотное училище. Через не­сколько месяцев он попал в первую мотострелковую бригаду 1-го Белорусского полка. С тех пор и началась фронтовая жизнь моего де­душки как станкового пуле­метчика. Читать полностью

Галиулла Гәбдерәшитов: «Язмышлар турында укыганда күз яшьләрем мөлдерәп тама»

Галиулла ГабдрашитовМәхмүт Сөнгәтуллинның көндәлеген тетрәнеп укыдым.  Үземнең язмышым да шулайрак булды. Мин дә бит 13 яшемдә, җиденче сыйныфтан соң, авылдан Перьмгә (Молотовка) җәяү чыгып киттем. Букчамда бер кәгазь кисәге — Мактау грамотасы. Шул ярдәм итте. Укырга имтихансыз алдылар.

Горный техникумда укый башладым. Иң зур куанычым — стипендиясе бар! Мәрхәмәтле урыс апа ике ай буена химиядән мине сорамады.

 
Читать полностью

Хәния Фәрхи Вәсилә Фәттахованың кызын алу турындагы хәбәр хакында: «Ул бөтенләй дөрес сүз түгел» / Хания Фархи: «Я не буду удочерять ребенка Васили Фаттаховой! Мои слова переврали!»

news_24472Күпләр яраткан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә дә бер атна вакыт узды. Шушы бер атна эчендә социаль челтәрләр, сайтлар, матбугат битләре, радио-телевидение әлеге күңелсез хәбәрдән «кайнап» торды. Әлбәттә, халык мәхәббәтен моңлы җырлары белән яулаган җырчының фаҗигасы беркемне дә битараф калдырмады. Читать полностью

Иске Усман авылында яшәүче Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА: «Йөрәктән чыккан сөю хисен сиздеңме икән син, әни?»

x_490c1428Туган көнендә язылган бу хатирәләр әниебезнең рухына дога булып ирешеп, рухын яктыртса иде.

Каләмем туктап калды… Менә ул ак юлга текәлеп тора… Юк, сүз юклыктан түгел, уйлар әллә кайларга, еракларга китә. Тел буынсыз, уй төпсез, дигәндәй, уйлар хатирәләр кочагында бөтерелә…

Камышлы районының ямьле  Йолдыз авылында яшәүче биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга бер кыз аваз сала. Рәхимҗан бабай белән Галимә әби аңа яратып, кыйммәтле асылташ исеме бирәләр — Зөбәрҗәт дип кушалар. Ул вакыттагы авырлыклар кызчыкны урап узмый. «Адәм баласы дөньяга сынау өчен яратыла», - дия идең син. Кеше үз гомерендә купме борылмалы юллар үтә, шатлык-сөенеч, борчу-сагыш тулы мизгелләр кичерә шул. Читать полностью

Вәсилә Фәттахова үлемендә кем гаепле?

news_2812Бу сорауны һәркем кабатлый һәм интернет челтәрендә дә бу турыда имеш-мимешләр бик күп. Шунлыктан Вәсиләнең тормыш иптәше исеменнән, аларның гаилә дуслары «БСТ» каналында чыгып килүче «Телеүзәк» тапшыруында бу сорауга ачыклык кертте. Читать полностью

Тупли авылы халкының: «Минзифа — сабырларның да сабыры иде», — дигәннәре күңелем түрендә

45612Олыгайган саен узган гомерләр искә төшә дә, әби-бабаларыңны, әти-әниләреңне барлый башлыйсың. Һәр куакның тамыры булгандай, адәм баласының нәсел җепләре дә әби-бабайларыбызга барып тоташа.  Гаҗәеп хәлләргә тап буласың икән тормыш дигән дәрйада.

Бабаем үлгән елны мин туганмын. Ләкин дә әниемнең әнисен — әбине күрү бәхетенә ирештем. Беренче дини мәгълүматны нәкъ менә әбием авызыннан ишеттем. Ул динебез Ислам турында бала аңларлык телдә гади генә төшендерә белә иде. Чамасын да югалтмады. Әз-әзләп сеңдерде.

Читать полностью

Тормыш бүләге

oi_88fcd081f4fe4d9e8d3c6eaf0ee06b92_bigӘминә белән Фәрит Ульян шәһәренең медицина университетында укыганда таныштылар. Араларында мәхәббәт хисләре гади генә дуслыктан башланып китте. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр, укуларын тәмамлап, җайлы гына эшкә урнашкач та, өйләнешергә вәгъдәләшәләр. Тик тормышта бар да без уйлаганча гына булмый шул. Әминә авырып китеп, хастаханәгә эләгә. Табиблар аны ярты елга якын дәвалыйлар. Читать полностью

Талантлы, гадел каләмдәшебезне югалттык

АпанаевКөтмәгәндә, авырмый-нит­ми генә, 59 яше барганда, тук­санынчы елларда ун елга якын “Бердәмлек” газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшләгән, соңгы вакыт­ларда басмабызның штаттан тыш хәбәрчесе булган каләм­дәшебез, Россия Журна­лист­лар берлеге әгъзасы Ис­хак Хәнәфи улы Апанаев ара­быз­дан бакыйлыкка китеп барды.

Тумышы белән Пенза өлкә­сенең Неверкино районы Октябрьск авылыннан булган, тук­санынчы еллар башында Мәскәүдә яшәгән Исхак Са­марада “Бер­дәмлек” татар газе­тасы чыга башлаганын ише­теп, безгә еш кына үзенең язма­ларын җибәреп тора иде. Ә бераздан бөтенләйгә “Бер­дәм­лек”кә ки­леп, эшкә ур­нашты. Читать полностью

Исхак Апанаев вафат…

апанаев 2Күңелсез хәбәр. Бүген, 2016 елның 29 январьдә, “Бердәмлек”нең штаттан тыш журналисты Исхак АПАНАЕВ вафат булган.

Арабыздан гадел, сәләтле каләмдәшебез китте… Ул күңелебездә дә шундый булып калыр. Урыны җәннәттә булсын!..

Мәрхүмнең туганнарының, хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Читать полностью