“Күңелем сизенгән иде аны”, “Төштә күргән идем мин моны”… Гадәттә, берәр вакыйга булгач, күпләр шулай дияргә ярата. Танышым Гөлзифа да әнә, баласы туып берничә ай узгач, шулай ди. “Баласыз каласы булганмын икән, ике атна алдан сизенә башладым бит. Йоклый алмадым, үрсәләндем, җитмәсә, мәрхүм әти төшкә кереп йөдәтте”, – ди. Читать полностью
Минтимер Шаймиев празднует сегодня день рождения / Бүген Минтимер әфәнде Шәймиев туган көнен билгеләп үтә
Сегодня Государственный Советник Татарстана, председатель Попечительского совета Республиканского фонда возрождения памятников истории и культуры РТ Минтимер Шаймиев отмечает день рождения. Ему исполнилось 79 лет. Читать полностью
Тормышыбызның бизәге ул
Бу дөньяда Һәркем өчен иң кадерле, изге зат — әнидер, мөгаен. Ул баланың якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче дә.
- Апам Румия белән күптән үз гаиләләребез белән яшәсәк тә, әниебез һаман да безнең өчен борчыла әле. Ул — иң якын дустыбыз, сердәшчебез, — дип сөйли әнисе Рузалия Шәкүрова турында Әлфия Рәхмәтуллина. — Әни безне күз карашыбыздан аңлый, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Читать полностью
Танылган рәссам Лариса Хафизова вафат булды / В Тольятти скончалась известная художница Лариса Хафизова
16 январьда Тольяттида яшәгән, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Лариса Хафизова вафат булды. Тумыштан каты авырып, инвалид креслосында утырырга мәҗбүр булса да, эчке дөньясы бай, рухы көчле иде аның. Рәссам буларак Лариса Ринат кызы бөтен дөньяга диярлек танылды, Тольятти, Ульяновск, Казан, Самара һәм Сызран шәһәрләрендә аның 20дән артык күргәзмәсе узды. Мәскәүдә, Парижда, Гамбургта, Нью-Йоркта оештырылган коллектив күргәзмәләрдә дә рәссамның хезмәтләре киң танылу тапты.
Мансур Хәкимовның истәлегенә язылган шигыремне тәкъдим итәм
2000 елның 15 январенда Чечняда һәлак булган якташыбыз Мансур Хәкимовның батырлыгы тарихка кереп калды, минемчә. Ел саен шушы көнне аның туган ягында — Шенталы районының Денис авылында искә алу чаралары үткәрелә. Менә быел да мәктәп музеенда Мансурның тормышы һәм геройларча үлеме турында Нурсинә Хәмәтшина сөйләде.
Мансурның батырлыгы барыбызга да үрнәк булырлык: ул үзенә таба очып килүче гранатаны эләктереп ала һәм дошман ягына ташларга тели, тик өлгерми, граната аның кулында шартлый…
Камышлы авылы егете Альмир Җораев — Татарстанның Чирмешән районы йолдызы!
Яңа 2016нчы елның 9 январендә, үзенең туган көнендә, Камышлы авылы егете Альмир Җораев артист дусларын җыеп, тормыш иптәше Венераның туган авылында — Татарстан Республикасы Чирмешән районындагы Бәркәтәдә - шәп концерт куйды.
1994 елның ап-ак карлы кыш көнендә Камышлы авылында яшәүче туганым Зәмирә якты дөньяга ир бала тапты, аңа Альмир исеме бирде. Малай әби-бабасында үсте, кечкенә чагыннан ук урындыкка басып җырлый, шигырьләр сөйли иде. Балалар бакчасында булсынмы, мәктәптәме — барлык бәйрәм-чараларда да катнашырга тырышты ул: җырлады, скетчларда уйнады. Соңрак Камышлы халык театры куйган «Гөргөри кияүләре» спектаклендә дә үз ролен бик шәп итеп башкарды. Кыскасы, сәнгатькә гашыйк ир-егет булып җитлекте ул. Читать полностью
Ярмәк кызлары Чирмешән җирендә гомер итте
Адәм баласы ни генә күрми. Тормышның давыллы вакыйгалары аны йомычка кебек гел бөтереп йөртә. Әлеге язмам да шуңа бер мисал.
Безне – Бөгелмә педагогия институтын тәмамлаган яшь укытучыларны төрле җирләргә юллама буенча эшкә җибәрделәр. Мине – Чирмешән районының (ул вакытта Беренче Май районы иде) Бәркәтә авылына, ә авылдашым Тәлгатьне Кара Чишмәгә билгеләделәр. Читать полностью
Буран сабак укытты: юлларда өзелгән гомерләр бигрәк жәл…
Халык Яңа ел каникулында ял итеп яткан көннәрдә 32 яшьлек Эдуард Зиннуровның буранда катып үлүе турындагы хәбәр килеп иреште. Социаль челтәрдә эленгән фотоларыннан яшь, чибәр егетнең гаиләсе, улы барлыгы аңлашыла.
Оренбург трассасындагы мәхшәр берничә көн уемнан чыкмады. Җиңел генә уйлап, буранлы көннәрдә дә юлга кузгалучылар бу хәлләрдән соң берникадәр нәтиҗә ясаганнардыр дип уйлыйм.
Хезмәттәшебез белән горурланабыз
“Укытучы булып туарга кирәк”, — ди халык. Бу сүзләрдә чынлап та, хаклык бардыр. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, уртак тел таба белү һәркемгә дә хас түгел бит. Кайбер укытучы, укучыларын олы тормыш юлына озаткач та, алар белән аралашып яши, хәлләрен белешеп тора. Гали авылы мәктәбендә рус теле укытучысы Зөлия Исламгәрәй кызы Маннанова нәкъ шундыйлардан.
Ул Похвистнево районының Гали авылында туып үскән, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Самара педагогия институтының филология факультетына укырга кергән. Нәкъ шул вакытларда таныштым да инде мин аның белән. Кызның сызылып киткән кара кашы, икегә үреп салган толымнары, ягымлы итеп сөйләшүе әле дә күз алдымда тора. Читать полностью
Үзе китте. Игелеге калды
Быел аның юбилей елы иде. 2 мартта 80 яшь тулган булыр иде. Әмма рәхимсез авыру аны арабыздан алып китте. Дүртенче гыйнварда Казанның Менжинский клубында Татарстан халкы милләтебезнең бөек улы, Татарстанның баш хәйриячесе Әсгат Галимҗан улы Галимҗанов белән мәңгегә хушлашты. Читать полностью
Наҗия ХУҖИНА: «Картлык көнемдә таянычым бар»
Елховка районы Түпли авылында туып үскән улым Рифкать Хуҗинга 3 январьдә 50 яшь тула. Күпләр аны Самара шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак беләләр, ә быел ул Самара шәһәр округы депутаты итеп тә сайланды. Аның бу казанышларын күреп, мин чиксез куанам, улым белән горурланам. Читать полностью
Супруги Гарифуллины из Похвистнево — «золотые» юбиляры
18 декабря 2015 года, в День образования органов ЗАГС России, отделом ЗАГС городского округа Похвистнево проведено мероприятие «Счастливая пара» по чествованию юбиляров семейной жизни. Участниками мероприятия стали «золотые» юбиляры Гарифуллины Талгат Галимуллович и Амина Шаяхметовна, «изумрудные» юбиляры Изюмские Михаил Гаврилович и Зинаида Михайловна. Читать полностью
Бала җанлы булу кирәк
Алсу һәм Алексей Кривоусовларның Үзбәкстаннан кайтып, Камышлы авылында төпләнүләренә байтак гомер үтеп киткән инде. Хәзер аларның өч балалары Александр, Марина, Мария дә үсеп җитеп, әти-әниләре яныннан китеп, читтә үз көннәрен үзләре күрәләр. Тәрбиягә алган Мария белән Татьяна да шулай ук бүген шәһәрдә эшлиләр. Ә сабый чагында гаиләгә алынган Игорь әлегә мәктәпнең дүртенче сыйныфында укый. Читать полностью