Әй, шофер, рулеңне тот туры

2015-11-10_075351И-и-и! Безнең тормыш тоташ бәйрәмнәрдән генә тора диярсең. Октябрь аенда гына күпме бәйрәм. Шуларның соңгысы-автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Бүгенге язмам герое — Фәрит Нурсәхи улы Фәлахов кырык елга якын үзенең профессиясенә тугры калып руль артында йөри. Читать полностью

Хезмәткә багышланган тормыш

Полиция капитаны Наил МАДЬЯРОВ.

Полиция капитаны Наил МАДЬЯРОВ.

10 ноябрь — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәре көне

Көн саен гомереңне куркыныч астына кую, бәйрәмнәрдә дә хезмәт урынында булу, төнге кизүдә тору… Полициядә хезмәт итүнең шундый авыр яклары булуга карамастан, күп кенә егетләр һәм хәтта кызлар да Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә хыяллана.

Большая Черниговка районының Утекаево (Бөрьян) авылында туып үскән Наил Мадьяров та нәкъ шундыйлардан. Балачактан милиционер һөнәренә гашыйк егет Саратов юридик институтының Самара бүлеген тәмамлап, менә 20 ел инде өлкә үзәгенең иминлек сагында торучылар рәтендә хезмәт итә. Читать полностью

Женщина, труженица, мать…

2015-11-10_075539В середине октября жительница села Старое Усманово Альфия Садриева отметила 80-летний юбилей. Но в это трудно поверить: у нее хорошее чувство юмора, складная речь и потрясающая память. Можно лишь удивляться, как нашей землячке удалось сохранить в себе столько жизненных сил. Читать полностью

Әфидә апа — бүгенге көндә дә укытучы…

docs.mail.ru«Бердәмлек”нең 33нче санында чыккан “Әбиемнең серле догалары…” язмасын укыгач, Әфидә апа Каюмованың бүгенге көндә дә элеккеге еллардагы кебек укытучы, белем бирүче булганын аңладым. 1950 елларда Камышлы районының кечкенә генә Йолдыз авылында укытучы булып эшләгәндә төшерелгән рәсем миңа бик күп истәлекләрне күз алдыма китерде. Читать полностью

Гали авылы мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рөстәм ГӘРӘЕВ: «Минем дә укытучы буласым килә!»

Разия ГАРИ­ФУЛ­ЛИНА кызы Алия һәм оныклары белән.

Разия ГАРИ­ФУЛ­ЛИНА кызы Алия һәм оныклары белән.

Беркөнне мәктәбебездә һө­нәр сайлау турында сөйләшү булды. Безнең класста 18 укучыдан бары икесе генә укытучы булырга теләген белдерде. Шуларның берсе мин идем. Миңа шушы фикергә килергә укытучы булып эшләгән әбием, бабам, әнием һәм ике апам этәргеч булдылар.

Классташларыма да әнием ягыннан әбием Разия һәм бабам Мидхәт Гарифуллиннар турында сөйләдем. Каникул вакыт­ларында мин һәрвакыт аларга кунакка барам, җәен урманга җиләккә, гөмбәгә йөрибез, бакчада да эшлибез. Читать полностью

Әниебезнең туган көне иде…

Рәйсә Каюм кызы РӘФЫЙКОВА оныкчыклары (уңнан сулга) Сабир, Данияр, Дамир, Камилә, (икенче рәттә) Марат һәм Әмир белән.

Рәйсә Каюм кызы РӘФЫЙКОВА оныкчыклары (уңнан сулга) Сабир, Данияр, Дамир, Камилә, (икенче рәттә) Марат һәм Әмир белән.

Әниебез Рәйсә Каюм кызы Рәфыйкова тумышы буенча Башкортостанның Эстәрлебаш районының Бүзәт авылыннан. Бик тә авыр, бик тә аңламаслык утызынчы еллар була бу. Каюм бабабыз белән Мөбарәкҗамал әбиебез, бәхет эзләптер инде, Оренбург өлкәсенең Яңа Муса авылына күченеп киләләр. Биредә Шәрифулла уллары һәм Рәйсә кызлары янына Каюм белән Мөбарәкҗамалның бер-бер артлы тупырдашып торган тагын дүрт малае — Сәгыйтҗан, Газизҗан, Рузит һәм Рәшит туа. Бәхет табылгандырмы, белмим, тик балалары күп булса да, әти-әниләре аларга артык нужа күрсәтмиләр.

Үсеп буйга җиткәч, әниебез Орск шәһәренә барып урнаша. Шунда ул булачак ирен очрата. Читать полностью

Милли җанлы чын татар кызы ул

IMG_1560-1Ибраһим кызы Гүзәл Рамазанованың исеме җисеменә туры килә. Ул тышкы кыяфәте белән дә чибәр, аның эчке дөньясы да матур.

Ягымлы, елмаеп, йомшак кына сөйләшүче Гүзәл белән аралашып утыруы гына да рәхәтлек китерде.

Гүзәл турында мин чын татар кызы дип әйтер идем. Тыйнак, акыллы, гади, ачык, тырыш, йомшак күңелле, тыныч, милли җанлы. Бу сыйфатларын мин аның тормышы турында сөйләшеп утырганнан соң ачыкладым. Читать полностью

Его имя сельчане не забудут

imageОБЯЗАТЕЛЬНО ДОЛЖНА УВИДЕТЬ СВЕТ КНИГА О СЕЛЕ БАЙТУГАН, ЧТОБЫ УВЕКОВЕЧИТЬ ПАМЯТЬ А.Х. БАДРЕТДИНОВА

В один из июльских дней ушел из жизни наш односельчанин Абузяр Бадретдинов, чье имя знакомо и в районе, и области. Абузяр Хузиевич относится к категории «дети войны», отец ушел на фронт и не вернулся, мама одна воспитала троих детей. Он с детства любил литературу, историю, после школы окончил Камышлинский сельхозтехникум, затем — Кинельский сельхозинститут. Работал и председателем колхоза «Заря», и агрономом в колхозе «Россия», и бригадиром. Вместе с женой воспитали четверых детей, которые все нашли свое место в жизни. По его стопам пошел и сын Айрат, тоже закончил сельхозинститут. Читать полностью

Үткәннәр үкенечле

Дөрлинур апа килене Румия белән.

Дөрлинур апа килене Румия белән.

30 октябрь — Репрессия корбаннарын искә алу көне

Берничә буынга җитәрлек хәсрәт, әрнүләр калдырган куркыныч репрессия елларыннан инде күп вакыт үтсә дә, шушы хәлләрнең шаһиты Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Дөрлинур апа Бухарметова аларны һаман оныта алмый, хәтерендә сак­лап йөртә. Читать полностью

“Ут белән суның беркайчан да кушыласы юк”

1529210_20121228133831.gifИртән Нәсимә тәрәзә пыяласы аша кергән кояш нурларыннан күзен алмыйча, җанында, тәнендә ниндидер бер ләззәтле җиңеллек сизеп, әле озак уйланып ятты. Кайчандыр менә шундый мизгелләр кичерәсенә ул беркайчан да шикләнми иде. Күпме сагынып яшәде бит ул авылының таңнарын, табигатен, кешеләрен, юлларын… Авылыннан ерак җирләрдә гомер кичергәч кенә, кеше үзенең туган ягына шундый бәя бирә ала икән. Нәсимә дә читтә яшәде, тормышка чыкты, укып, югары белемле кеше булды. Ике баласын дөньяга китерде.

Ире Алексей белән әйбәт кенә гомер иттеләр. Олы мәхәббәт белән өйләнешмәсәләр дә, бер-берсенә хөрмәт, ихтирам белән яшәделәр. Ике баланы аякка бастырып, югары уку йортларында укыттылар, фатирлар алдылар.

Читать полностью

Ученик 6 класса Камышлинской школы Эльмир Салахов: «Расскажу вам о славном подвиге своего прадеда»

SONY DSC

Шайхутдин Гусамович Салахов

Сколько бы лет ни прошло с того трагического дня, когда началась война, в памяти народной всегда будут живы безмерные страдания военных лет и огромное мужество народа. Не ради славы воевали и погибали люди, ради жизни на земле… В 2015 году исполнилось 70 лет Великой Победе. Считаю свою работу скромной данью памяти этим людям.

История родных мест дорога и близка сердцу каждого человека. Она вокруг нас: в памятниках, обелисках, памятных местах, экспозициях нашего школьного музея, наконец, в памяти людей. Камышлинская земля… Моя малая Родина. На этой земле на протяжении четырехсот тридцати пяти лет проживают мои предки, хоть здесь и не проходила линия обороны Советского государства, мои земляки тоже внесли неоценимый вклад в победу над фашисткой Германией. Читать полностью

Китапны ябарга ашыкмыйк

3a5387bb6da6db2b3f0697914a35319c_500_0_0Нурлат районы Биккол авылы мәдәният сараенда Гакыйль Сәгыйровка багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе булды

Кабатланмас моңнарын яңгыратып, Җир йөзендә тирән эз салган күренекле язучы һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның исеме легендаларга, риваятьләргә күчеп бара… Шөкер, халкыбыз фани дөньядан киткән андый бөек шәхесләрнең сурәтен вакыт тузаны астында калдырырга ирек бирми, истәлеген яд итеп, бүтән буыннарга тапшыра. Читать полностью

Миңнетаһир БАЙБЕКОВ: «Дустымның васыятен үти алмадым…»

wpid-Smeshannyiy-brak-v-CHelnah-kak-sekret-pyati-urovney-0-300x264Гомер дигән араның сигез дистәсе артта калган. Кемнәр белән генә очрашмадым да, кемнәр белән генә эш алып бармадым. Кешенең кем икәнен хезмәт казанында кайнаганда аеруча тирән беләсең. Самарның авиация институтын тәмамлап, галәм техникасын иярләгән дустымны бигрәктә хатын-кызлар күккә чөйделәр. Озын буйлы, чибәрнең чибәре, акыл иясе. Нина исемле кыз үзенә каратты. Еллар узды. Ике урыс малаен үстерделәр. Олыгая-олыгая дустымда үз татарына карата мәхәббәт уянды. Читать полностью