Оныкларым еш кына: “Бабай! Сугыш ничек башланды соң?” — дип кызыксыналар. Шактый вакыт үтеп, инде күп нәрсәләр онытылса да, ул көнне мин бик яхшы хәтерлим.
1941 елның 22 июне якшәмбе көнгә туры килде. Әле миңа кичә генә 17 яшь тулган иде. Дәүләкән педучилищесының икенче курсын тәмамлап, авылга каникулга кайткан чагым.