Камышлы районының Чулпан авылында яшәүче Әхтәм белән Алсу Сафиуллиннарның өйләре матур табигать кочагында урнашкан. Тирә-якта киң болын җәелеп ята, ерактагы мәһабәт таулар да үзләренә тартып, игьтибарны җәлеп итеп тора. Ә аларның капкасын ачып кергәч, биредә үзеңне әкияти дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең. Читать полностью
Батыр туганнарым белән горурланам
Бөек Ватан сугышы афәтен һәр гаилә кичергән: күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Сугыш тирән яра калдырып, йөрәкләргә әрнү салган.
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Шакир бабам Газизовка сугыш башланганда тугыз яшь кенә була әле. Тик ул илгә кара кайгы килгән бу көнне дә, әтисе Закир Газизов фронтка киткән көнне дә бик яхшы хәтерли. Читать полностью
Сәламәт тәндә-сәламәт яшәү рәвеше
Авыл хатын-кызлары Җир шарында яшәүчеләрнең чирегеннән артыгын тәшкил итә. Алар азык-төлек җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклыгын булдыруда зур роль уйныйлар. Моннан тыш, хатын-кызларга балалар тәрбияләү, өлкәннәрне һәм авыруларны карау да йөкләнгән бит әле.
1995 елда хатын-кызларның Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Пекинда үткәрелгән 4нче конференциясе карары нигезендә 15 октябрь, 2008 елдан башлап, һәр елны Авыл хатын-кызларының Бөтендөнья көне буларак билгеләп үтелә.
Без бүген “Бердәмлек” газетасында укучыларыбызны авылларыбызның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүче хатын-кызларыбызның берсе белән таныштырабыз. Читать полностью
Эш бәхетен бирә язмышы
Җиңү көне. Чәчәк бәйләмнәре, шарлар тоткан сугыш һәм тыл батырлары һәйкәлгә таба атлый. Алар арасында күкрәген тутырып медальләр таккан, ак яулыклы Әкълимә апа да бар. Тыл ветераны ул.
Әкълимә 1929 елда Камышлы авылында Зәкия апа һәм Минәхмәт ага Нуретдиновларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Тормышлары авыр булу сәбәпле, мәктәптә белем алырга да туры килми кызга. Уку бәхетен бирмәсә дә, хезмәт бәхетен тулысы белән бирә аңа язмышы. Читать полностью
Самый тяжелый татарин мира не может вернуться на родину из-за своих 300 кг
Ирек Габдрахманов весит 300 килограммов и считает себя самым тяжелым татарином мира. Родился он весом более 7 килограммов. Ирек Магсумович не может выйти из дома, т.к. ему тяжело ходить. Татарин, который родился и всю жизнь прожил в Башкортостане, сегодня вынужден жить в Германии.
– В одиннадцать лет я весил 80 килограммов. В юности сильно стеснялся. Но, несмотря на это, всегда стремился жить полноценно, добиваться всего своим трудом. Закончил университет, работал в селе главным экономистом. А потом стало тяжело ходить, с работы уволился. Но для себя нашел другой путь – творчество. Пишу разные произведения, стихи, тексты для песен, – рассказал Ирек Магсумович корреспонденту “Татпрессы”. Читать полностью
Яңа Ярмәкнең гүзәл затлары
15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне
Гомер-гомергә авылларда “чапкан атны туктаткан”, “утлы өйгә кергән” хатын-кызлар яшәгән. Безнең Яңа Ярмәк авылының гүзәл затлары да нәкъ шундыйлардан. Тәвәккәл, уңган ханымнар йорт хуҗалыгын да алып баралар, балалар да тәрбиялиләр. Хатын-кызларыбыз арасында тормыш дилбегәсен үз кулларына алып, язмышны үзләренә буйсындырып гомер итүчеләр дә байтак.
Колхоз таралып, эшсез калган ир-атларның күбесе бүген авылдан Самарга килеп эшкә урнаша, йә күрше районнарга “шабашка”га йөри. Гаилә башлыгы кайтканын көтеп торып булмый бит, хатын-кызга вак-төяк булса да ир-ат эшләрен дә башкарырга туры килә. Бүгенге тормышларыннан, авыл хатын-кызы булып яшәүләреннән канәгатьме соң безнең гүзәл затлар? Бу сорауны авылыбызның берничә хатын-кызына бирдек. Читать полностью
Очраклы очрашулар булмый ул
Таһир абзый Мамышев белән беренче мәртәбә мин туганым Саррач Иваев өендә Мәрьям җиңгәчәйне искә алу мәҗлесендә таныштым. Матур итеп “Йәсин” сүрәсен укуы белән минем игътибарны үзенә җәлеп итте ул. Читать полностью
«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге
9 октября в самарском Доме журналиста состоялась презентации книги «Гакиль Сагиров – о себе и все о нем»
Творчество этого человека сравнивают с кругами на воде, которые идут от камня и расходятся далеко-далеко, по всему миру. Гакиль Сагиров – поэт и художник, которого не смогла остановить даже тяжелая болезнь. Читать полностью
Бәхет дәрьясын иңләп
“Җылы сүз — җан азыгы” диеп, белми әйтмәгәндер, борынгылар. Әгәр дә безне җылы сүз, якты йөз белән каршы алалар икән, бигрәк тә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, йөрәккә сары май булып ята инде менә. Минем бүгенге язмам герое да шушы өлкәдә эшләүчеләрдән. Мин аны берничә ел күзәтәм инде: сөйкемле, итәгатьле, ачык йөзле, тәмле телле…
Зөлфия Камышлы авылында, Әгътәс ага һәм Минсылу апа Гайнуллиннар гаиләсендә, 1972 нче елның мул август аенда өч кызның төпчеге булып дөньяга аваз сала. Әти-әнисенең сөекле кызы булып, үзен яратканнарын аңлап (ә яратуны кем яратмый?!) үсә ул. Читать полностью
“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”
Менә, ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде
Озак еллар өлкәбезнең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәгән һәм 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аяк һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган талантлы бу шәхес — сигез китап, күпсанлы рәсемнәр авторы. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, рәссамнарның халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты иде.
Род Кабла-бабая
Родился Салахутдин Мирзасалихович Иваев в 1902 году в с. Мочалеевка Похвистневского района в семье мирского крестьянина и старосты села Иваева Мирзасалиха Садуковича (1876 г.р.) и Бибигайша ханым (она была родом из Уфы). Кроме Салахутдина в семье было еще трое детей: Сягидя (1904 г.р.), Фягиля (1907 г.р.), Фалях (1910 г.р.).
Отец Салахутдина Мирзасалих Садукович был высокорослым, имел богатырское телосложение. Военную службу «на верность царю и Отечеству» прошел с 1896 по 1901 год в Санкт-Петербурге в мусульманском полку Царской охраны. Он имел суровый нрав и был человеком строгих правил, честным и справедливым. Односельчане называли его «Кабла-бабай» (от слова «Кыйбла» или «Кагбатулла» — это направление, куда мусульмане обращают свои взоры при молитве. Кыйбла или «Куб» расположен в г. Мекке Саудовской Аравии, куда мусульмане совершают хадж — паломничество). Читать полностью
“Кем сукыр кешегә кырык адым атларга булыша, аңа җәннәт ваҗиб була”

Намаз укый башлагач бернинди яктылык күрми яшәгән карчык кояш нурларын күрә, кешеләрнең шәүләсен чамалый, төсләрне аера башлый.
Урамда берәр сукыр кешене күрсәм, ирексездән күзләр яшьләнә, бу мизгелдә әбием күз алдыма килеп баса. Ул 1921 елгы ачлыкны, сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган, яшьлеген үги ана янында үткәргән кеше. Сугыштан соң кияүгә чыга. Бабам да сугыш афәтен узган ир була. Ярыйсы гына торып китәләр, бер-бер артлы балалар дөньяга аваз салалар. Әби дүртенче-бишенче булып туган игезәк балаларын тапкач, күрү сәләте начарая, табибка күренергә була. Ул вакытта глаукома авыруы икәнен белмиләр дә. «Тагын бер бала тапсаң, күзең ачыла», – дигән сүзгә ышанып, ул минем әнине дөньяга тудыра һәм шуннан соң гомерлек сукыр кала. Шул хәлендә дә ул тормыш авырлыкларына бирешмичә, сыкранмыйча яшәвен дәвам итә, караңгы дөньяга ияләшеп, бар эшне эшләргә өр-яңадан өйрәнә.
«Самая лучшая мама» / Ана күңеле киң була
Свое 90-летие праздновала жительница села Мулловка Минизиган Шахетдиновна Абрашитова. Корреспонденты районной газеты «Елховские просторы» вместе с заместителем директора «Центра социального обслуживания граждан пожилого возраста» Валентиной Дмитриевной Енилиной отправились к ней с приятной миссией — поздравить с юбилеем и вручить поздравление от Президента России Владимира Владимировича Путина. Читать полностью