
Мидехәт Мисбах улы Хисмәтов
5 октябрь — Бөтендөнья укытучылар көне
Кулыма каләм алып ак кәгазьне өстәлгә салдым да, уйга калдым. Нидән башлыйм икән? Якыннан, бик тә яхшы белгән кешем буларак, аның турындагы язмам бик җиңел генә язылыр кебек иде, югыйсә. Уңышлары өчен куанып, рәхәтләнеп мактыйм әле сыйныфташымны диеп каләм алдым бит мин кулыма һәм сизелми дә үткән, минем өчен бик тә бәхетле, ә аның өчен күз яшьле балачакка кайтып килдем.
Укытучыларга хөрмәтем зурдан минем һәм алар турында язмаларым да байтак. Ә бит минем сыйныфташым да укытучы. Укытучы, директор, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.
Бүгенге язмам героен күпләрегез беләдер. Менә шушы уңышларга ничек ирешкән икән ул?! Әйдәгез, хөрмәтле укучыларым, бергәләп шушы шәхеснең гомер һәм хезмәт юлларын барлыйк әле. Читать полностью →