Авыл яшьләренең җиргә тартылуын, җиң сызганып, икмәк үстерүен күрү — илаһи матур күренеш. Татар авылларының киләчәге нәкъ алар кулында бит.
Елховка районының Тупли авылында яшәүче Әнвәр Шамил улы Йосыпов: Читать полностью
Авыл яшьләренең җиргә тартылуын, җиң сызганып, икмәк үстерүен күрү — илаһи матур күренеш. Татар авылларының киләчәге нәкъ алар кулында бит.
Елховка районының Тупли авылында яшәүче Әнвәр Шамил улы Йосыпов: Читать полностью
Разиня Сагитовна Тухбатшина — учитель технологии в коррекционной школе им. А.З.Акчурина села Камышла. Мастерица на все руки: шьет по заказу шторы, тюли с ламбрекеном, артистические костюмы, изготавливает игрушки, куклы и всевозможные поделки, занимается бисероплетением, карвингом (делает узоры из арбуза и дыни). Она - активистка Камышлинского района, постоянная участница всевозможных выставок, спортсменка-лыжница, занимающая призовые места на районных соревнованиях.
Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның “Бәхет үзәне” дип аталган шигырьләр китабында Гали авылына багышлап язылган шигыре дә урын алган
Кулыма Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның “Бәхет үзәне” дип аталган шигырьләр китабы килеп эләккәч, шатлык-куанычларымның иге-чиге булмады. Ул бит 1961 — 1963 елларда Казан Дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, безнең Похвистнево районының Гали авылында укытучы булып эшләгән иде. Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм үзе дә халык тарафыннан бик тә үз ителүче зыялы шәхес булып истә калган ул. Безнең мәктәптә бары ике ел гына эшләгән Равил ага балаларга бөтен көчен биреп, татар, рус, немец телләрен укыткан. Нәкъ менә шушы Гали авылында ул укучылар йөрәгенә юл табу серләренә төшенә, һәр дәрескә иҗат ялкыны белән керә, үзенең максатына ирешә, шуннан үзенә биниһая шатлык, ләззәт ала. Читать полностью
Наверное, многие согласятся, что главное украшение любой усадьбы — яркий цветник. Для того, чтобы создать красивый сад и огород своими руками, достаточно наличие земельного участка, терпения и фантазии в дизайнерских идеях. Результат может превзойти все ожидания и эстетическое удовольствие — гарантировано. Сегодня мы хотим рассказать о жительнице села Камышла Гульсине Минебаевой, которая с помощью супруга Абузяра Абугалиевича и детей, превратила свой двор и огород в райский сад. Читать полностью
Фашист илбасарларыннан илебезне саклар өчен безнең кечкенә генә Качкын (Таллы) авылыннан да (Олы Черниговка районы) утыз өч ир-егетебез фронтка киткән иде. Шуларның егермесе туган ягына әйләнеп кайта алмады. Кайтканнары да озак яшәмәде, алар үзләренең яшьлекләрен һәм саулыкларын югалтып кайткан иделәр шул.
Җиңүче булып кайтканнарның тик берсенең генә язмышы, гомер юлы турында сөйләп китәсем килә.
Хәлилулла 1921 елда Олы Черниговка районының Таллы авылында Миңлеяр белән Бибигайшәнең тәүге балалары булып дөньяга килә. Аларның Хәлилулладан соң туган тагын алты баласы: өч кызы, өч малае бар иде. Бу ул елларда авылның иң зур гаиләсе булгандыр, мөгаен. Читать полностью
Әхмәт Язит улы Зарипов Латыйп Шәкүров белән бергә (уңнан сулга)
1923 елда Куйбышев (хәзер Самара) өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында бай мулла гаиләсендә Язит Зарипов агай һәм Гыйльмесафа апаны сөендереп, ике игезәк малай якты дөньяга аваз сала. Аларга Әхмәт һәм Мәҗит дип исем кушалар. Беренчесе кечкенәдән уку-язуга бик тә талантлы була — 4 яшендә үк гарәпчә һәм фарсыча укый-яза башлый.
Ләкин бу шатлык күпкә бармый. 1928 – 1932 елларда аларның гаиләсен 3 мәртәбә талыйлар һәм кулак исемен тагып, Язит абыйны төрмәгә илтеп ябалар. 12 балалы гаилә әгъзалары бер-бер артлы үлә башлагач, 1932 елда Гыйльмесафа апа Әхмәтне үзе белән алып, зур кызы Гыйлембикә һәм кияве Латыйп янына Үзбәкстан якларына юл тота. Аларның Мәҗит уллары гына авылда яшәп кала. Читать полностью
Хикмәт шунда, Фәсхетдин ага гади эшчедән инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, ягъни медицинадан шактый ерак торган кеше булуына карамастан, китаптагы геройларның прототиплары белән иңгә‑иң яшәгән кешеләрнең берсе булып чыкты. Аның истәлекләрен тыңлагач, романда сурәтләнгән геройлар ничектер күптәнге танышлар сыман, бик якын булып тоелды.
Фәсхетдин аганың шәхси китапханәсендә «Ак чәчәкләр» романының дистә еллар иң кадерле урында саклануы да шуннан. Аның өчен әлеге роман китапта язылганнар белән генә чикләнми икән шул. Читать полностью
Челно-Вершины районындагы бердәнбер татар авылы — Совет Нурлатында яшәүче Фәттах улы Марат Мәүлетов яшүсмер чагыннан агроном булырга хыяллана. Тик язмыш аны бер уйламаган җирдән физкультура укытучысы итеп куя. Ә аннан соң аны мәктәп мөдире итеп билгелиләр. Һәм, әйтергә кирәк, шушы йөкне үз җилкәләренә нәкъ Марат әфәнде алмаса, мәктәпкә әллә кайчан “оптимальләштерү” җиле кагылган булыр иде, чөнки менә инде ун еллап ул, үзенең укытучылар коллективы белән бергәләп, аны саклап калырга тырыша. Читать полностью
Коляскада утыручы инвалидны күргәч, без: “Аллаһым сакласын инде мондый хәсрәттән”, — дип, аны жәлләп куябыз. Һәм еш кына сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне, күңел төшенкелегенә бирелеп, дөнья ямен күрмичә яшәүчеләр, дип күзаллыйбыз.
Тик коляскадагы инвалид — 25 яшьлек милләттәшебез Радик Шафеев белән танышкач, кайчак мондый фикернең никадәр дөрес булмавына инандым. Дөньяда тагын аның кебек тормыш сөючән, күтәренке күңелле, актив, позитив кеше бармы икән! Читать полностью
Самараның “Прогресс-В” берләшмәсе президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, Самара төбәгенең мәшһүр татары, Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшинны 70 яшьлек юбилее уңаеннан котларга өлкә һәм шәһәр хакимиятләре җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде. Өлкә губернаторы администрациясе аппаратының милли һәм конфессиональ сәясәт департаментының җәмәгать фикере мониторингы идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова юбилярга өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинның котлау адресын тапшырды. Читать полностью
“Сугыш” … Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.
Минем әбием Җәүһәрия Вәлиуллинаның әти-әниләре авылда бик укымышлы нәселдән булганнар. Зәки бабам белән Могыйрә әбием мулла һәм остабикә вазифасын үтәгәннәр, халыкка гыйлем, аң-белем таратканнар. Могыйрә әбием дүрт тел — татар, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән. Дүрт егет, бер кыз үстерәләр алар. Сугыш башлангач та, егетләрнең барысын да сугышка алалар. Читать полностью
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында гомер итүче апам Фәһимә Хуҗиәхмәт кызы Рәҗапова сугыш тәмамланган елны туган, ә без гаиләдә җиде бала идек. Сугыш арты елларында үсүе бик авыр булды безгә. Апам җиде сыйныфны тәмамлау белән эшкә җигелде. Башта авылдан җиде чакрым ераклыктагы тимер юлына канау казырга йөрде. Ә кышлар ул вакытта бик салкын булып, өстебезгә кияргә рәтле кием дә юк иде. Ачлыктан буыннары да тотмаган япь-яшь кызлар иртәдән-кичкә кадәр туң җирне казыйлар иде. Кул-аяклары өшеп-туңып кайткан апамның үзәк өзгеч тавыш белән елаганын әле дә хәтерлим мин. Читать полностью