Минем әбием — әтинең әнисе Маһисорур әби дөньяга тугыз бала китергән. Мин үскәндә аларның алтысы гына — өч кызы һәм өч улы исән-сау иделәр. Шуларның олысы — минем әтием Хөснулла була.
Әбием укымышлы кеше булып, Коръәнне күңеленнән белә иде. Кечкенәдән мине янына утыртып, кычкырып намаз укуын, “Син дә минем арттан догаларны кабатлап бар, намаз укырга өйрән”, — диюе әле дә хәтеремдә. Әбием өйрәткән шул догалар миңа киләчәктә намаз укырга ярдәм иттеләр. Башлангыч мәктәптә укыганда ук әбием белән сәхәргә тора идем. “Ураза тота алсаң, тот, кызым”, — дия иде ул миңа. Читать полностью