Дәүләткол авылы үзенең табигате белән генә түгел, халкы белән дә матур авыл ул. Бу авылда уңган, тырыш, талантлы гаиләләр яшәгән һәм бүген дә андыйлар бар әле анда. Бүгенге язмам шундый гаиләләрнең берсе-Гыйззәтовлар гаиләсе турында булыр. Бу гаиләне күптәннән белсәм дә, гомер юлларыбыз гел кисешеп торса да, моңа кадәр алар турында никтер язмаганмын икән. Зөбәрҗәт апаның 80 яшьлек юбилее турында ишеткәч, мин аларга юл тоттым. Ләкин Зөбәрҗәт апаны Мөдәрис агадан аерып язсам дөрес тә булмастыр, килешмәс тә. Чөнки алар-пар канатлар, бергә-бергә бәхетле гомер кичерүчеләр. Ә гаилә бәхете ул-уртак бәхет. Гомер юлын бер-берсен кайгыртып, саклап, яратып, шатлык-кайгыларын уртаклашып, намуслы, тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә мул тормыш корып, бүгенгесе көнне балалары, оныклары белән горурланып, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып матур гына гомер кичерә Гыйззәтовлар.
Читать полностью →