“Сугыш” … Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт үтсә дә, олы яшьтәгеләр аны хәтерлиләр, аларның күңелләренә авыр вакыйгалар тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән, Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә, алар кабат искә төшәләр.
Минем балачагым тынычлыкта үтә. Әти-әнием дә — тыныч чор балалары. Билгеле, алар укыган вакытта батырлык, туган җир, намус кебек төшенчәләргә мөнәсәбәт башкарак булган. Ә менә өлкән буын вәкилләре, ягъни минем дәү әбиемә, безнең кебек рәхәт тормыш туры килмәгән.