26 октябрь – Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Шәһәр иртә уяна: картлар намаз укырга җыенып йөргән арада балалары эшкә, ә оныклары мәктәпкә җыена. Җылы өйдән чыгып, автобус тукталышына килеп баскан кеше әледән-әле сәгатенә күз сала: аның автобусы графиктан чыкмаган микән? Эшенә соңгармас микән? Юк, чыкмаган, әнә 37нче маршрут автобусы салмак кына тукталыш янына килеп басты. Кабинадан күптәнге танышым Исламнур Гайфулла улы ХАММАТШИН баш кагып исәнләшә. Чиста тәрәзәләре аша көр елмаючы авылдашым белән горурланам мин. Аның үз эшен чын күңеленнән яратуын да, пассажирларыннан иртәрәк уянып эшкә китүен дә, икенче сменада эшләгәндә төн уртасында гына кайтып керүен дә яхшы беләм. Читать полностью