Янәшәбездә тирә-юньдәгеләр сокланырлык гомер юлы узган кешеләр байтак. Шундыйларның берсе – Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте каршындагы ветераннар советы рәисе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, майор-инженер дәрәҗәсендәге Таһир Гобәйдулла улы Мамышев. Иртәгә аңа 95 яшь тула! Читать полностью
Авыл хәлләре: аның үткәннәре, хәзергесе һәм киләчәге турында уйланулар
Советлар Союзы чорында яшәгән кешеләр — эчтәлекле һәм истәлекле гомер кичергән халык. Чиксез авырлыклар аша үткәндә дә, алар белемгә омтылып, якты хыяллар белән, киләчәккә зур өметләр баглап яшәделәр. Читать полностью
Солидный юбилей
6 февраля свой юбилей отметил уважаемый житель села Денискино Гилязетдинов Габделахат Шагитович. Свой 95-й день рождения он встречает в добром здравии, с улыбкой приветствуя пришедших на праздник гостей. Читать полностью
Самарада яшәүче шагыйрә Наилә Хөсәенова: Кешене хурлап, аны начарлыктан аралап булмый
Ульяновск татарларының «Өмет» газетасында Шамил Баһаутдинның «Наилә Хөсәенова: Шигырь язучы хатын белән яшәве авыррактыр» дигән әңгәмәсе чыкты.
Иске Кулаткы районы Иске Мостяк авылында туып үскән, хәзер Самара шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрә, берничә китап авторы Наилә Хөсәенова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Читать полностью
Догаларыбыздан калдырмыйк…
Бүген Альбина Мәхмүтованың арабыздан киткәненә 40 көн
Бүген Самар өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Мәхмүтованың кырыгы.
Альбина ханым һәм Фәрхәт әфәнде Мәхмүтовлар Аллаһының рәхмәтендә булсыннар! Догаларыбыздан калдырмыйк…
Поздравляем юбиляра!
Завтра, 4 февраля, бывшему имаму мечети «Колмаюр» в с. Теплый Стан Андяржану Моварякжановичу Гайнетдинову исполняется 85 лет!
Гайнетдинов Андяржан Моварякжанович родился 4 февраля 1938 года. Когда ему было 3,5 года, его отца призвали на фронт. Моварякжан бабай погиб 1943 году на Курской дуге в Орловской области, в с. Татариново. Читать полностью
Иске Ярмәк авылы социаль хезмәт бүлегенә нигез салучы
Бүген изге күңелле авылдашыбыз Таһир Әхмәтгали улы Рәхимовка 75 яшь тула. Ул авылда олы хөрмәт казанып, аның тарихында тирән эз һәм матур истәлекләр калдырырлык эшләр башкарган шәхесләрнең берсе. Таһир әфәнде - Иске Ярмәк авылының социаль хезмәт бүлегенә нигез салучы кеше дә. Читать полностью
Сөеп-сөелеп яшәүгә ни җитә?..
Тик язлардан тормый гомеркәйләр,
Була аның суык кышлары.
Тик нигә соң әле моңсулану?
Йөрәктә бит яшьлек хисләре.
…Авыл тормышының матурлыгы, яме тырыш һәм хезмәт сөючән кешеләргә бәйле. Янәшәбездә шундый кешеләр булганда алардан үрнәк алып яшибез. Уңган, булдыклы кешеләр безнең авылда күп алар.
Матур табигатьле, болыннар-урманнар ышыклыгында урнашкан, җырларда җырланган Яңа Ярмәк авылындагы иркен, киң, матур Яңа (Новая) урамында бер күркәм йорт утыра. Аның барлык тәрәзәләре дә кояшка карап ясалган. Җәй өй янында, йорт алларында аллы-гөлле чәчәкләр үсәләр. Менә шундый тынычлыкта, үз куллары белән булдырган матурлыкта бик тә уңган, бик тә булган Мифтаховлар гаиләсе яши. Читать полностью
«Невыносимо больно говорить о нем в прошедшем времени…»: не стало Марата Садыкова
«Марат Наилевич не жалел себя, все время торопился успеть, забывая о себе самом. У него были грандиозные планы, он столького не успел…» — говорит главврач РКБ Рафаэль Шавалиев о смерти министра здравоохранения Марата Садыкова. Жизнь главы ведомства оборвалась сегодня под утро, предварительная причина — остановка сердца. В материале «БИЗНЕС Online» друзья и коллеги вспоминают о том, какой след он оставил. Это и работающая как часы 7-я горбольница, которой он руководил 10 лет, и настоящий подвиг, который под его руководством совершила медицина Татарстана в пандемию, и многие тысячи спасенных жизней. Читать полностью
Фәния Шәфигуллина: «Мин журналист түгел…»
Январь ахырында Камышлы авылында туып-үскән шәхесебез, педагог, журналист, фәннәр кандидаты Фәния Шәфигуллинага 95 яшь тулган булыр иде
Ул Самара өлкәсендә танылган, хөрмәткә лаек булган олы шәхесләрнең берсе иде. Бөек Ватан сугышының соңгы елларында Камышлы педагогия училищесын тәмамлаган яшь укытучы район мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучыларын укыта башлый. Аның үткен һәм гадел сүзен, белем бирүдәге уңышларын күреп, Камышлы районы, Балыклы мәктәбе директоры итеп куялар. Читать полностью
Выражаем соболезнования Губернатору Дмитрию Игоревичу Азарову
От имени Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») и себя лично выражаю искренние соболезнования Губернатору Самарской области Дмитрию Игоревичу Азарову в связи с кончиной его отца Игоря Георгиевича на 88-м году жизни. Читать полностью
“Авылыбыз иминлеге хакына халык белән, бердәм булып, киңәшеп эшлибез”
“Кайда туган – шунда кирәк булган”, — дигән рус мәкале бар бит. Похвистнево районы Гали авыл җирлеге башлыгының урынбасары Зәйтүнә Габделхәй кызы Газизуллинага да шушы сүзләр бигрәк тә туры килә! Читать полностью
Хезмәт төбе — хөрмәт
Һәр җәмгыятьнең уңышлыгы — аның җитәкчесенә бәйле. Әгәр дә ул бүгенгене һәм киләчәкне уйлап, акыл белән эш итә икән — димәк аның үзе җитәкләгән коллективның эшчәнлеге дә уңышлы һәм нәтиҗәле була.
Бу уңайдан Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылында яшәүче Әхмәтгали улы Таһир Рәхимовны мисалга китерергә була. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагында эшләгән булса да — аны һәрвакытта мактап телгә алалар. Ул авылда олы хөрмәт казанып, аның тарихында тирән эз һәм матур истәлекләр калдырырлык эшләр башкарган шәхесләрнең берсе. Түбәндә аның белән булган әңгәмәбез: Читать полностью