Сез укытучы хатын-кызны ничек күз алдына китерәсез икән? Мәсәлән, минем өчен ул чиста-пөхтә, тыйнак итеп киенгән, чәчләрен матур итеп җыйган, нурлы йөзле, елмаючан һәм шул ук вакытта җитди карашлы, таләпчән дә булырга тиеш.
Самарның “Яктылык” мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче Әгъзам кызы Румия Исмәгыйлева — нәкъ менә минем шушы таләпләргә туры килә торган мөгаллимә! Читать полностью