(Дәвамы).
Озын юллар — узган еллар
1915 елның 1нче февралендә урта хәлле Хәсән һәм Хәтирә исемле кешеләрнең гаиләсендә бер сабый дөньяга килә. Тәртип буенча унынчы һәм иң азаккы малайга туганына ун көн узгач, аш-су әзерләп, мәхәлләнең ишанын — Лотфыйрахман мулланы дәшеп Коръән табыны уздырдылар. Шәригать ничек куша, барысын да туры китереп Кыяметдин дип исем кушалар һәм күлмәк итәген арттан бәйләп, бар үс дип идәнгә куялар. Бу мәҗлестә катнашкан карт-карчыклар озын гомерле, бәхетле, таза булып үссен дип теләкләр теләделәр. Аларның теләкләре кабул булгандырмы, Аллаһы Тәгалә шулай язгандырмы, озак та үтми Кыяметдин яңгырлы елның шайтан таягы кебек озын буйлы, таза булып үсеп тә китә. Исем кушу мәҗлесеннән соң Лотфыйрахман мулла мәдрәсә шәкертләренә сабак бирергә керә. Мәхәлләнең мәэзине Шакир мулла малае Әсхәт сорап куя: “Хәзрәт мөмкин булса, әйтегез әле, Хәсән абзый малаена нинди исем куштыгыз?”, — ди. Аның соравына хәзрәт тантаналы итеп кулын күтәреп: «Хәсән абзый малаеның исеме “Патша”, — дип шәкертләрне таң калдыра. Дөрестән дә бу гәҗәп сүз түгел, әти-әнисе өчен Кияметдин патшадан да зуррак, кадерлерәк иде. Ул бит гаиләдә соңгы бердәнбер малай. Аңардан алда туган абый тиешле дүрт малай, апа тиешле өч кыз бу дөньяда булган эшләрен озакка сузмыйча, тиз-тиз генә бетереп, бакый дөньяга китеп барганнар. Шулай да кечкенә чакта да, үскәч тә Лотфыйрахман мулла әйткән «патша» кушаматы тагып Кыяметдинне ирештермәделәр, исеменең «этдин»нен алып ыргытып Кыям дип кенә йөреттеләр. Гәрчә әтисе һәм әнисе өчен көтеп алынган малай булса да, ил кырларында кан дәрьялары аккан чорда дөньяга килүенә тормышка үпкәсе бар иде Кыямның. Еллар узган саен, әгәр дә 25-30 еллар соңрак туган булсам, күп кенә кыенлыкларны күрмәгән булыр идем, — дип фикер йөртте ул. Читать полностью →