Бабамның хәрби юлы белән горурланам

YwDHNUtbnA8Сугыш… Нинди куркыныч сүз… Мин Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, фильмнар карап, олы кешеләрнең сөйләвеннән генә ишетеп беләм.

Минем әбием Фәния Нурсәхи кызы үзенең әтисе турындагы истәлекләрен Хәрби диңгез флоты архивыннан алган белешмәләргә таянып язган һәм миңа да сөйләде. Бу сугыш истәлекләре Хәлимов Нурсәхи Җәмин улы турында. Читать полностью

Үткәннәргә бер борылып кара

yadNIhpYNXw

Руфинә ИСХАКОВА

2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Россия президенты В.В. Путин 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте.

Әйе, илебез азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстанда һәм Чечняда, махсус хәрби операциядә гомерләрен ая¬маган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларны һәм офицерларны онытырга беребезнең дә хакы юк. Читать полностью

Күкләребез булсын гел аяз!

Y2gaukdJOqUКотлы булсын Җиңү бәйрәмебез,
Күкләребез булсын гел аяз,
Җиңү килсен җирне нурга күмеп,
Күңелләрдә булсын һәрчак яз.
Читать полностью

Әбием сөйләгәннәр…

5e457d2480af458b9273e3f41184ea8cБөек Җиңүнең 80 еллыгына

«Сугыш чыкты», — дигән начар хәбәр
Килеп җитте безнең авылга.
Күпме аналарны, балаларны
Сугыш салды ачы кайгыга.

Авылымнан күпме ир-ат киткән
Явыз дошман белән көрәшкә.
Бик күбесе аның ятып калган
Сугыш кырларында мәңгегә. Читать полностью

«Бердәмлек»кә – 35 яшь!

БезымянныйМаксатыгызга ирешеп, җиңү яулап,
«Бердәмлек»не 35 ел килдегез саклап,
Төрле ысуллар кулланып, янып-көеп,
Бар төбәкнең татарларын бергә туплап. Читать полностью

Унҗиде яшеннән сугышка киткән

szWcbwKZYHA

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

- Минем карт бабам Гомәр Хәлиулла улы Хәлиуллов 1926 елның 25 декабрендә Ульяновск өлкәсенең Губанкүл авылында туган. 13 яшеннән колхозда эшләгән — җәйләрен сабан сөргән, кышларын колхоз терлекләрен караган. Читать полностью

Чын халык басмасы син!

berdemlek2Бүген, 25 апрельдә, “Бердәмлек” өлкә татар газетасына 35 яшь тулды. 

“Бердәмлег”ем, чын күңелдән котлыйм!
Ташып торсын иҗат байлыгың.
Язмаларың җанга үтеп кереп,
Җиңеләйтсен милләт язмышын. Читать полностью

С.Г.Вәгыйзовның укучысы: «Байтуганның бердәм халкы һәм асыл егетләре хөрмәтенә шигырь иҗат иттем…»

r8tE6lHRfpIБайтуганның егетләре
Тора иле сагында,
Бабайлардан оныкларда
Ага батыр каны да.
Читать полностью

Сабырлыкның, уйлап сөйләгән сүзнең төбе — “сары алтын”

2025-03-26_20-21-40Бәрмәгез таш белән якыннарга,
Тик бәрегез «тәмле аш» белән.
Күңелләрдә булыр шатлык һәм тынычлык,
Мәхәббәтне саклап калалсаң. Читать полностью

Ялгыз әти

8196Тол калган ирләргә багышлана

Аерылгысыз ике аккош кебек,
Һәрчак булдылар бергә.
Әткәемне ялгыз калдырып,
Китте әнкәм мәңгегә.
Читать полностью

Буранлы төндә (Булган хәл)

7561018351397102нче бүлек

Ана белән кыз арасында шундый зур сөйләшү булып узгач, күпмедер вакыттан соң Тәнзилә эшеннән чыкты, авылдан китеп шәһәр хас­таханәсендә табиб булып эшли башлады. Коллектив хезмәткәрләре эшчән, намус­лы кызны бик теләп кабул иттеләр. Тик Исламнурдан гына бер хәбәр дә килмәде. Читать полностью

Буранлы төндә (Булган хәл)

7561018351397101нче бүлек

Урамда күз ачкысыз буран. Ачулы кешедәй ярсып, юлны кар көртләре белән күмә, тә­рәзәләргә бәрә-бәрә хәлдән тайгач, тынып калгандай бу­ла. Ләкин кар бөртекләре җиргә ятып бераз хәл алырга да өлгерми, яңа көч белән кубарылып җил чыга һәм яр­сып-ярсып биюен дәвам итә… Читать полностью

Сабир бабайның сабырлыгы

NcajQ3TdosE1941 елның 22 июне. Халык Сабан туенда ял итә. Шушы көндә канга туймас фашист этләре безнең илгә басып керәләр. Аяусыз сугыш башлана. Бу хәбәр бөтен халыкны кайгыга сала. Безнең авылны да читләп үтми ул кайгы. 176 кеше фронтка китә, 98е яу кырында ятып кала. Бүгенге көндә бер генә исән ветераныбыз да юк. Бу язмам сугыш кырыннан исан-сау кайтып, матур, үрнәк гомер иткән Сабир Ярулла улы Сафиуллин турында. Читать полностью