Арт өйдәге киштәдә.
Күңелсездер сиңа, диеп,
Алып куйдым өстәлгә. Читать полностью
Бөтен яктан бирде Ходаем
Өеп-өеп миңа бәхетне.
Дәрәҗәм бар, торыр йортым
Балалар үстердек икене. Читать полностью
Әткәй белән әнкәемә
Без алты булып туган.
Бер тамырдан алты бөртек,
Алты бөркет — бертуган.
Рәхмәтлебез без аларга
Бу дөньяга туганга.
Рәхмәтлебез бу дөньяның
Рәхәтен татыганга.
Читать полностью
Кая киттең, яшьлек, җилбәзәклек?
Соңгы мәлдә синдә уйларым.
Уйланам да, үкенәм дә кайчак,
Мәңге синдә яши алмадым.
Читать полностью
Гомер үтте, сиксән яшькә җиттем,
Тик язмышым ялгызлыкны бүләк итте.
Йөрәк сыкрап күздә яшьләр йөзә,
Көннәр кыска булып,
Төннәр озынайды,
Йокыларым качты, йөрәк ярсып тибә. Читать полностью
72 ел элек 25 августта бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.
Китапны кулга алдым да мин,
«Җырларым»ны укып еладым.
Магнитофон тасмасыннан табып,
Нәкъ шул җырны кабат тыңладым. Читать полностью
Петр I табып кайткан
Бәрәңгене чит илдән.
Ашыйк әле исән чакта
Төшермичә уң кулдан.
Яз җитүгә чүпләп, сайлап
Утыртамын бакчама.
Аера күрмә, бер Ходаем,
Таба алмабыз акчага.
Әтиемне бик сагынып,
Кайттым туган ягыма,
Йөрәгемә гел кагылып,
Сагыш тигәч җаныма.
Ә син юк шул инде бүген
Кочаклап күрешергә,
Серләремне сиңа тугел,
Хисләрне бүлешергә. Читать полностью
Әгәр дә әткәебез Әнәс Латыйф улы Нуртдинов исән булган булса, бүген - 2016нчы елның 24 августында — аңа 90 яшь тулыр иде… Тулыр иде, бәлки, әгәр дә… Беренчедән, Бөек Ватан сугышы булмаса. 1943нче елны 17 яшьлек егетне фронтка алмасалар һәм ул 8 ел буена үлем белән яшәү арасында йөрмәсә… Икенчедән, 1955нче елны күршеләрдән янгын чыгып бернәрсәсез калмаган булсалар… Әтием барлык авырлыкларны җиңә белде, һәрвакыт ярдәмчел булды, беркайчан да үзен кызганмады-сакламады шул.
2013 елның 20 мартында ул фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте. Шул көнне сыерчыклар кайттылар, ташу төште, тәбигать тә аның белән саубуллашкан кебек тоелды. Читать полностью
Мин курыкмыйм картаерга һич тә,
Каушап калмыйм күрсәм җыерчык.
Елмаямын көзге каршысында,
Күңелем һаман әле — яшь кызчык. Читать полностью
Әй, ашкынып килдем сиңа, тормыш,
Әй, йөгердем синең каршыңа, -
Илаһи төс, нурлы балкышларың
Миңа кебек иде барысы да. Читать полностью