Мәчәләйнең такта яру цехы бригадиры булып 12 ел буе Наил Субеев эшли. Наил Мәгъсутов, Наил Яруллин такта ярдыралар, бүрәнәләрне бура бурау өчен әзерлиләр, заказ буенча мунчалар салалар. Урман эше җиңел түгел ул, күмәк эшләсәң генә, башкарып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә урманга барганда аларга Хәбибулла Хәсәнов һәм Рәис Иваев ярдәм итәләр. Заказларга кытлык юк, кыйммәт булмаган такта-бүрәнәләрне район халкы алып кына тора. Шулай яхшы эшли торган пилорамалар районда икәү генә. Читать полностью
Бәхет юлы такыр булсын
Мәчәләй авылы халкы үзенә юл сала
Мәчәләй авылы Кинельгә агып төшә торган Шарла елгасы буенда урнашкан. Шарлага исә көнбатыштан Коры һәм Мулла елгалары килеп кушылалар. Бу елгалар Мәчәләйне өч өлешкә бүлә. Ә Шарла елгасы, кечкенә елгалар килеп кушылгач, тулы сулы инеш хасил итә һәм, үз нәүбәтендә, авылны зур ике өлешкә бүлә: Аскы һәм Иске урамнар барлыкка килә. Заманында авылдан берничә бистә аерылып чыга — Кинельнең сул як болыннарында Үрнәк бистәсе барлыкка килә. Зур гына Казанка авылы, Яңа Мәчәләй төзелә башлый. Читать полностью
«Яктылык» мәктәбендә пленар утырыш узды
Кичә «Яктылык» мәктәбендә «Гомуми белем бирү процессында татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклау» темасына пленар утырыш узды. Читать полностью
Самарага тарихи десант килеп төште
27 сентябрьдә Самарага Всемирный конгресс татар Бөтендөнья татар конгрессы оештырган туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең фәнни десанты килеп төште. Бу көнне Археология үзәгендә «Самара өлкәсе татарлары: мәдәният, тарих һәм хәзерге заман» дигән темага зур конференция узды, анда илнең төрле төбәкләреннән килгән алдынгы туган якны өйрәнүчеләр катнашты. Читать полностью
Сез иң күркәм кеше икәнсез!
4 октябрьдә «Яктылык» мәктәбендә Халыкара укытучылар көне уңаеннан дублер көне үткәрелде һәм бәйрәм концерты булды. Читать полностью
«Безнең эштә салкын акыл һәм сабырлык кирәк»
5 октябрьдә Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Гөлия Никитина, беренче карашка, ир-атлар гына башкарырга тиешле вазифаны үти. Эзләүне оештыру бүлегендә ул — ун ир-ат коллегасы арасында бердәнбер хатын-кыз. Ләкин без гүзәл затларның хәленнән килмәгән бер генә эш тә булмавына күптән инандык инде. Читать полностью
Рухи бердәмлек, бертөрле караш һәм мәхәббәт кайда?
Өлкә универсаль фәнни китапханәсендә «Гаилә — бердәмләшү ноктасы» дип аталган этноконфессиональ фәнни-гамәли конференция узды
Билгеле булганча, бу ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Шул темага Самара өлкәсендә конференция уздыру турында сүз күптән барды. “Берләшү” гаиләләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Дилфүзә Асанова үҗәтлеге һәм тырышлыгы, татар җәмәгатьчелеге һәм өлкә хөкүмәте ярдәме белән чараны уздыру мөмкин булды: өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте, рус православ чиркәве епархиясе, “Яһүдлар общинасы”, “Төбәк яшьләре ассоциациясе” җитәкчеләре һәм әгъзалары, ниһаять, бергә җыелып, тотрыклы җәмгыять һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән чара уздырдылар. Конференцияне ачу өлешендә мөфти Талип хәзрәт Яруллин, православ семинария ректоры Максим Кокорев, баш раввин Александр Гольденгерш чыгыш ясадылар. Читать полностью
Көзге уңыш ярминкәсе
600ләп предприятие һәм оешмалар Идел буе авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаштылар
Самара өлкәсенең Усть-Кинель бистәсендә үткәрелә торган күргәзмә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче галимнәрне, белгечләрне һәм укытучыларны, эре аграр һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләрен, фермер һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләрен һәм башка регионнардан килгән кунакларны үз тирәсенә ел саен җыя. Бирегә халык тәҗрибә уртаклашу, үз казанышларын күрсәтү, үсеш юлларын билгеләү өчен киләләр. Читать полностью
Картаямыни соң йөрәк…
Кичә «Яктылык» мәктәбендә өлкәннәр көненә багышланган бик матур бәйрәм кичәсе узды. Читать полностью
Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын…
12 сентябрьдә өлкәдә милли туйлар фестивале узды
Ел саен 12 сентябрьдә Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көнен билгеләп үтәбез. Быел да 9 — 15 сентябрьдә барлык муниципаль берәмлекләрдә дә әлеге бәйрәмгә багышланган төрле тематик чаралар уздырылды. Читать полностью
Ярмәк урамында бер өй бар…
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән Раил һәм Халисә Каюмовларның фани дөньяга өч баласы аваз сала: Рәфыйк, Гөлисә һәм Радик. Йорт хужалары картаерга өлгермичә мәңгелек йортка күчәләр. Читать полностью
Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаучы
Денис авылы Мәдәният йорты хезмәткәре Рәгыйдә Минәхтәм кызы Бадыйкованы нәкъ шушы сүзләр белән тасвирлап була. Ул – тарих һәм төбәкне өйрәнү музее мөдире, “Чулпан” татар фольклор ансамбле солисткасы, татар фольклор коллективы җырчысы, иҗади җанлы кеше һәм авылда уза торган бөтен чараларның әйдәп баручысы гына түгел, яраткан хатын, әни һәм әби дә. Читать полностью
В школе «Яктылык» прошла встреча с участником СВО / «Яктылык» мәктәбендә СВОда катнашучы белән очрашу узды
Вчера в школе «Яктылык» г.о.Самара состоялась встреча школьников с Султановым Эльдаром Руслановичем — участником СВО, выпускником школы. Читать полностью