Максатыбыз — халыкка хезмәт итү

S0dCf7DKw58Алар исеменә рәхмәт сүзләре явып тора

“Авыл белән шәһәр аермасы нәрсәдә?” — дигән сорауга һәркем үз күзлегеннән чыгып җавап бирә. Шул җавапларның берсе — шәһәрдә кибетләр, эш һәм ял өчен мөмкинлекләр күп. Әйе, шәһәрдә атлаган саен кибет булса, авылларда бармак белән генә санарлык, ә кечкенә авылда бер кибет эшләсә дә, зур куаныч. Ләкин бүгенге язмам авыл кибетләре турында түгел, Похвистнево шәһәренең “Услада”, татарча әйтсәк, “Ләззәт” кулинария кибете турында. Читать полностью

Милләтпәрвәрлек хисе аның канына сеңгән

HZ5L7ZoS5f8Рәшит Абдуллов 80 яшьлек юбилеен каршылады

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыятен оештыруда катнашкан кешеләрне без зур ихтирам белән искә алабыз, үз вакытында татар милли тормышына җан өргән, традицияләребезне торгызган, татар телен, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен күп көч куйган милли җанлы шәхесләребез алдында баш иябез. Шундый күркәм кешеләребезнең берсе – Рәшит Фатыйх улы Абдуллов. Читать полностью

Кай тарафка юнәлдек без?

-6BYSpgDA7gДинебездән ерагайган татарлар турында

Хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре! Минем йөрәкне күптән инде тырнап торган бер бик борчулы мәсьәлә турында яздым әле менә. Шушы язмамны газета битләрендә бастырып чыгарсагыз, газета укучылар үз фикерләрен дә язып җибәрмәсләр микән? Читать полностью

“Эшемне яратып эшләдем”

QUF2K8F1KhAПочтальон эше авыл кешесе өчен бик тә мөһим ул. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату — һәммәсе дә почта аларның кулы аша уза.

Почта хезмәткәрләре кышкы салкыннарда да, җәйге кызуларда да, көзге һәм язгы яңгырлы көннәрдә дә гел юлда. Авыр сумкаларын күтәреп өйдән-өйгә йөриләр, әле генә табадан төшкән газета-журналларны өләшәләр. Аларның үз хезмәтләрен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышып торабыз, рухи азык туплыйбыз. Почтальон эше моның белән генә чикләнми: пенсияләрне дә алар тарата, коммуналь түлүләрне алар үткәрәләр, өйдән чыга алмаган картларга шикәрен-чәен дә китереп бирәләр…

Читать полностью

Монда тудым, монда үстем, мондадыр тамырларым…

VCJybNUy5SM28 июльдә Рифкать Харисов 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте

Елховка районының Тупли авылында яшәүче Рифкать Вәлиәхмәт улы сугыштан соңгы авыр елларда туып, күп балалы гаиләдә үскән. Бөтен үҗәтлеген, тырышлыгын туплап, лаеклы белем алган һәм гомерен туган авылына хезмәт итүгә багышлаган. Читать полностью

Тарих белән кызыксынучы математика белгече

rKnQCG23dw41 июльдә Камышлы районының Мактаулы гражданины Рифгать Ризатдин улы Фәрзетдинов 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

Кырык еллык стажы булган педагог, Яңа Усман авылында математика фәнен укыткан, шуның белән бергә башта — тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын үтәгән, аннан – директор вазифаларына да керешкән. Читать полностью

Уңганнарга — яшел урам!

MrimvaXy6wEУмартачылык белән тырыш һәм эшчән кешеләр генә шөгыльләнә ала

Игенчеләр өчен дә, умартачылар өчен дә кызу урак өсте бара. Чөнки август аенда урып-җыю эшләре генә түгел, бал аерту чоры да башлана. Бәлки шуңадыр да, нәкъ шушы ай уртасында умартачылар көне билгеләп үтелә. Читать полностью

Төзүчеләр Россиянең тотрыклы үсешен тәэмин итә

8WKf0PR6YpAХезмәткәрләрнең хокук-мәнфәгатьләрен кем яклый?

Һәр ел августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәбез. Гадәттә, “Бердәмлек” битләрендә әлеге бәйрәм уңаеннан төзелеш белән турыдан-туры бәйле кешеләр турында язып чыга идек. Ә менә быел, традициябезне бераз үзгәртеп, шәһәрләребездә һәм авылларыбызда матур-матур архитектура корылмалары торгызучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән танышырга булдык. Чөнки эшчеләргә уңайлы хезмәт шартлары, лаеклы хезмәт хакы, тиешле ял һәм хөрмәт булдырылган очракта гына эш нәтиҗәләре дә куандырырлык була. Читать полностью

Татарлар Ильинкада да татар булып кала

-P2IBmOUUnUГаилә бәйрәме форматы гомерле булырмы?

Күп санлы Сабантуйлары инде үтеп киткән, ә күңел һаман да ниндидер тамаша көтә икән, димәк, аны тотарга да оештырырга кирәк. Әлфия Сөләйманова студиясе һәм “Минем Ильинка” коттеджлар бистәсе җитәкчелеге 28 июль¬дә “ГАИЛӘ fest” бәйрәме оештырганда нәкъ шулай фикер йөрткән, күрәсең. Читать полностью

Тормыш яме – балаларда

7a3zoNocuz4Шәфкатьлелек һәм игелеклелек, ватанпәрвәрлек һәм намуслылык сыйфатлары балага әти-әни, әби-бабайлардан күчеп килә. Гаилә – ул бит мәхәббәт учагы гына түгел, җәмгыять кыйммәтләрен саклаучы ил таянычы да. Нәкъ менә шундый тәртипле гаиләдә генә бала чын шәхес булып җитешә ала.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самараның Крутые Ключи бистәсендә яшәүче Рамил һәм Гөлназ Хәсәншиннарның  гаиләсе шактый зур — дүрт балалары тупырдашып үсәләр. Халкыбыз «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» диме әле? Бу сүзләрнең хаклыгын әлеге гаилә гел исбатлап килә. Читать полностью

Күзәтәмен читтән — дога кылалар

WgERkpR9VGsУл милләткә, дингә һәм иҗатка гашыйк

Билгеле булганча, татарлар, кайда гына китсәләр дә, ислам диненә буйсынып, татар рухын саклап, иҗат итеп яшәргә тырышалар. Бүгенге сүзебез Кошки районында яшәүче Роза Һади кызы Низамова турында. Читать полностью

Камышлыга кил әле!

1XhImZwxa5Y«Кече Татарстан» кунакларга шат

Камышлы районының татар авылларын да күреп кайту идеясе башыбызда “Самара татарская” экскурсиясеннән соң туды. Аңлашыла ки, Самара татарларын өлкә каласының татарлар белән бәйле булган урыннары гына түгел, авыллары да кызыксындыра. Һәр авылның үз атмосферасы, тарихи урыннары, данлыклы шәхесләре, шагыйрьләре һәм язучылары бар. Читать полностью

Күңелле һәм кызыклы

1d0iOgl0S6I3 августта Сызран татарлары Сабан туенда ял итте

Дөрес, милли бәйрәмебезне алдан билгеләнгән көнне түгел, соңгарыбрак үткәрергә туры килде. Ләкин бу шәһәр халкына рәхәтләнеп күңел ачарга бер дә комачауламады. Читать полностью