Печән өсте тик бер вакыт — үзе бер бәйрәм төсле…

GT9-jylCYwU

Быелгы җәй безнең якларда матур килде. Печәне дә уңды, җир җиләге дә тәгәрәп җыярлык иде. Кайсы авылга барып кермә, каршыңа печән төргәкләре төягән машиналар, тракторлар очрый. Руль артында утырган хуҗаларның йөзендә канәгать елмаю күреп, сөенеп куясың.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылы басуында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Салихҗан улы Шәмсетдинов үзе чәчеп үстергән печәннәрне төргәкләргә төреп йөри. Читать полностью

Иманлы булсаң, гаиләң нык була

L9VY8-TzTycАйрат һәм Лилия Кәлимуллиннарда кунакта

Еш кына тату гаиләне җылы учак белән чагыштыралар. Әйтергә кирәк, бу бик тә төгәл чагыштырма, чөнки гаилә никадәр дус, ә нигезе нык булса, аннан килгән җылылык дулкыны да көчле була… Ә менә ничек итеп гаилә нигезен ныгытып була соң? Тормыш иптәшеңне сайлаганда ничек итеп ялгышмаска? Соңгы елларда бик күп яшьләр башта никахсыз да, язылышмыйча да бергә яшәп карыйлар, бу дөресме, юкмы? Менә шундый сорауларга җаваплар эзләп, Похвистнево районы Гали авылына юл тоттым. Читать полностью

Усман Илингинның якты хыяллары

6zWIpmZUiLIСамараның Тарихи мәчете Советы рәисе Усман Илингин 21 июньдә 65 яшьлек юбилеен каршы алды

Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән саллы өлеше өчен Самара өлкәсе губернаторы тарафыннан — Мактау грамотасы, “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең 35 еллык юбилеенда “Фатыйх Мортазин премиясе” белән бүләкләнгән Усман хаҗи бик тыйнак кеше. Бәлки шуңадыр да аның сүзе үтемле, эшләре уңышлы. Аның кебек тыйнак һәм динле кешеләр зур уңышларга ничек итеп ирешә алалар дигән соравыгыз туса, Самараның Тарихи мәчетен барып күрегез. Күзләрне камаштырырлык алтын таҗ сыман балкып тора ул хәзер. Читать полностью

Район горурлыгы бит алар

xeZDLe1sq9oЛитвинов исемендәге Мәдәният сарае каршында яңа колонналар үсеп чыкты

Самараның Киров мәйданында ике яңартылган корылма пәйда булды. Җиңү көне алдыннан куелганы Геройларга багышланган булса, Россия көне уңаеннан куелганы — Мактау тактасы. Читать полностью

Седая древность и вечная молодость народного праздника / Ак сакаллы Сабан туеның мәңгелек яшьлеге

AIJFMKjvZSk

Ипподром, Куйбышев

Самарские татары в 35-й раз собрались на Сабантуй.

В конце мае 1989 года у рынков, заводских проходных, на остановках транспорта и других многолюдных местах города Куйбышева появились короткие и простенькие афиши «24 июня, ипподром, Сабантуй». Тогда организаторы будущего праздника – активисты незадолго до этого созданного  общества «Туган тел» надеялись и верили, что эти несколько слов станут первыми ласточками большого дела, олицетворяющего национальное возрождение и широкое общественное движение за сохранение татарского языка и культуры. Так оно и случилось – в нынешнем году Сабантуй в Самаре проводится уже в 35 раз и имеет все шансы на дальнейшее развитие и долгую жизнь. Читать полностью

Шомлы хәбәр

Авылым минем, син бит бик борынгы,
Тик тарихың гына калмаган.
Утлар чыккан, ачлык хөкем иткән,
Шуңа алар саклый алмаган. Читать полностью

Чишмәле ягым, чәчәк ат!

GsjR-G7L5VkИсаклы татарлары I милләтара фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар

Россия көненә багышлап, Исаклы район үзәгендә “Чишмәле ягым” дип аталган I район фестивале уздырылды. Гөрләп үткән чарада татарлар да актив катнаштылар. Читать полностью

Яшьнәп яшә син, «Туган тел»!

ветераныСамара өлкәсе татарлары беренче милли оешмаларының 35 еллыгын билгеләп үттеләр

31 майда Самараның “Металлург” мәдәният сараенда иртә таңнан эш кайнады: “Туган тел” активистлары юбилей кичәсенә киләчәк кунакларны каршы алырга әзерләнделәр.Төгәлрәк әйткәндә, бәйрәмгә әзерләнү эшләре моннан ике ай элек үк башланган иде инде. Оешма әгъзаларының һәрберсе үзенә йөкләнгән вазифаларны күңел биреп һәм зур тырышлык белән башкарырга тырышты. Атна саен узган утырышларда әзерлек барышы мәсьәләләре кат-кат күтәрелде, бөтен нечкәлекләр исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, тантана бик югары дәрәҗәдә узды. Шул көнне үк, соң гына тәмамланган юбилейдан соң, чакырылган кунакларның интернет киңлекләрендә урнаштырган күпсанлы рәхмәт сүзләре, матур бәяләмәләре моңа дәлил булып тора. Читать полностью

Чүкеч, энә һәм мамык аның инструментлары иде

dDz8UZPC71w65 ел гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган Мәгърүф Гыйльмияров  олуг юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

“Хезмәт юлым мәктәптә үк башланды”, — дип шаярта әңгәмәдәшем. Башкортостан Республикасы Байкыбаш районыТүргәнәй авылының җидееллык мәктәбендә укыганда ук аны укучылар комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул мәктәп оештырган барлык чараларда да актив катнаша. Комсомолга кергән егетне мәктәпнең беренчел комсомол оешмасы рәисе итеп сайлап куялар. Читать полностью

Россиядә үтәчәк 400 Сабантуйның берсе – Мәчәләйнеке

n6m0MDJbHj8Кунакларны җирлек башлыгы бавырсак белән каршы алды

Быелгы Мәчәләй авылы Cабан туен, һәрвакыттагыча, масштаблы итеп, ләкин, террорчыларга каршы тору максатыннан, элеккеге урынында түгел, ә стадионда үткәрергә туры килде. Шуңа да карамастан, бәйрәм бик тә күңелле һәм истә калырлык булып үтте. Читать полностью

Горурланырлык яшьләребез бар

-31B5e8RUOEТуган авылым Гали Сабан туена барган идем

Татарларда Сабан туе элек-электән иң кадерле, көтеп алынган бәйрәм. Ул һәммә милләтләрне берләштерә һәм дуслаштыра торган хезмәт һәм шатлык бәйрәме. Читать полностью

Инкыйлабка кадәр үткән соңгы Сабан туе

wPVcvheExWk110 ел элек, 1914 елның 31 маенда, Самарада милли бәйрәмебез узган

XIX гасыр ахырында, бигрәк тә Беренче рус инкыйлабыннан (революция) соң, Россия империясенең җәмәгать тормышы үсеш ала. 1905 елгы инкыйлаб патша хөкүмәтен диннәргә ирек игълан итәргә, җәмәгать оешмаларының хокукларын киңәйтергә һәм башка күп демократик үзгәрешләр кертергә мәҗбүрили. Читать полностью

Кул эшләре сабырлыкка өйрәтә

zkmMdvBavMY25 майда Кошелев бистәсендәге 7нче санлы мәктәптә Балаларны яклау көненә багышланган дәрестән тыш чара узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Глушкова үткәрде. Читать полностью