Авырлыклар бер дә куркытмаган аны!

avtO0n3d5jsКөчле рухлы кешенең үрнәк булырлык тормыш юлы

Бөек Җиңү көне уңаеннан укучыларыбызны өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең күптәнге активисткасы, Самараның “Заря” мәдәният йортында озак еллар “Юлдаш” клубы җитәкчесе булган Сәрия ханым Мәннанованың әтисе — Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Заһидулла улы Сөнгатул¬линның тормыш юлы белән таныштырып үтәсебез килә. Читать полностью

«Бу — татар, ул сынатмаячак»

fKCqBsuOnX4Геройларның исемнәре онытылмас!

Советлар Союзы халыклары өчен Бөек Ватан сугышы гаять авыр сынау була. Һәм алар, фронтта да, тылда да тиңдәшсез батырлыклар, фидакарьлек күрсәтеп, зур югалтулар кичереп, дошманга каршы торалар һәм бөтен дөньяга Җиңү көнен бүләк итәләр. Читать полностью

«Туган тел” бәйрәменә чакырабыз! 

FJz4tDNHw9o31 майда көндезге сәгать 3тә “Металлург” Мәдәният йортында Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Читать полностью

Якташларыбыз истәлеген саклау – безнең уртак бурыч

bf6-QoJX9GYКвартал саен басылып килүче “Самар татарлары” журналының махсус тематик чыгарылышлар сериясен әзерләү буенча эш төркеменең утырышы узды. Читать полностью

Ир-егетләребез исән-сау кайтсыннар дип…

HLPHMpcjyJsКече Нурлатта волонтерлар штабы эшли

Авыл халкы гомер-гомергә, бер гаиләдәй, тату булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Тирә-күрше өмәгә җыелышу, күләмле эшләрне бергәләп башкару кебек матур гадәтләр әле дә саклана. Туганнарының берсендә олы мәшәкать чыккан икән, башкалары ярдәмгә ашыга. Ә инде ил өстенә афәт килгән вакытта бердәмлек аеруча ныгый. Читать полностью

«Халкым минем» гөрләде!

U_BCddtnh8YГали авылында күркәм фестиваль үтте

27 апрельдә Похвистнево районының Гали авылында 17нче тапкыр «Халкым минем» фестивале узды. Ул район һәм авыл эшмәкәрләренең матди ярдәме белән оештырылып килә. Менә инде җиденче ел рәттән әлеге чара Гали һәм аның халкы өчен бихисап игелекле гамәлләр башкарган мәрхәмәтле, олы йөрәкле авылдашыбыз — Расих Мөҗәһит улы Латыйповның якты истәлегенә багышлана. Әйе, ул Гали үсешенә гаять зур өлеш кертеп калдырды. Әле башкарасы эшләре, планнары да зурдан иде. Әмма, кызганыч, гомере бик иртә өзелде шул… Читать полностью

Гаиләгез бәхетен саклагыз!

LRMmLRCXoI0«Идел» ансамбленең Гаилә елына багышланган концерты узды

Самара халкын моннан 30 елга якын элек (төгәлрәк булсак — 28 ел) үзенә гашыйк иткән коллективыбызның һәрбер концерты тамашачыны таң калдыра. Ә менә 27 апрельдә тәкъдим ителгән «Гаилә җылысы» программасы алдагыларыннан нык аерылып тора иде. Читать полностью

Бәйрәм файда белән узсын!

ayV5F7AfBVc31 майда татар җәмгыяте юбилеен билгеләп үтәчәк

Газетабыз битләрендә инде язганыбызча, 2024 елда Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыятенә 35 ел тула. 1989 елда әлеге милли оешманы булдыру Куйбышев татарлары тормышына яңа сулыш өрә, ә тора-бара өлкәбездә яшәүче башка халыкларга үз милли-мәдәни берләшмәләрен оештырырга этәргеч бирә. Читать полностью

Уйна, гармун, уйна!

S0v5VibGsDk35 ел элек, 1989 елның 16 апрелендә, “Прогресс” заводының Мәдәният һәм техника йортында үзешчән сәнгать осталары катнашында “Уйна, гармун!” концерты узган иде. Читать полностью

«Ләйсән»гә – 20 яшь!

KVsD1ATUpvgБашкорт ансамбле юбилеен билгеләп үтте

Самараның “Ләйсән” башкорт халык бию ансамбленә 20 ел тулды. Шул уңайдан шәһәребезнең “Победа” мәдәният йортында күркәм бәйрәм үткәрелде. Читать полностью

«Яшьлек моңнары» күңелләрне дәртләндерде!

eP6syWpIK5s«Чайка» мәдәният сараенда «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле концерты узды

“Яшьлек моңнары” дип аталган тамашаны ачып җибәргән мөфти Талип хәзрәт Яруллин ансамбльнең җитәкчеләрен, якты дөньядан китеп барган Илгиз Колючевны һәм Альбина Мәхмүтованы искә алды, бүгенге көндә төркемне җитәкләгән Рәшит Гыйззәтуллинга һәм артистларга иҗади уңышлар теләде. Читать полностью

Белем дәрәҗәсен киңәйтү өчен

zHpXabMFVv0Самараның Крутые Ключи бистәсе мәктәбендә татар телен өйрәнүче 1-8нче сыйныф укучылары өчен “СКаТ” телерадиокомпаниясенә һәм Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырылды. Аларны татар теле укытучысы Гөлфия Глушкова һәм бер төркем ата-аналар озата бардылар. Читать полностью

Балаларыбыз иманлы булсын

fYMueVM3KnY14 апрельдә Самараның Җәмигъ мәчете йортында изге Рамазан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме узды

Ураза һәм Корбан гаетләре – бөтендөнья мөселманнары өчен иң зур бәйрәмнәр. Шушы олуг вакыйгалар хөрмәтенә зур чаралар уздыру шәһәребездә матур гадәткә әверелеп бара. Менә быел да мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендәге өлкә Диния нәзарәте инициативасы һәм дистәләгән оештыручылар, иганәчеләр тырышлыгы белән Ураза бәйрәме үткәрелде. Чараны уздыруда ярдәм итүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез санының елдан-ел арта баруы аеруча куандыра. Читать полностью