Хәзерге көндә татар авылларының киләчәген күзаллау мөмкин түгел. Колхозлар вакытында эшләп, лаеклы ялга чыгучыларның терлек асрарга инде исәнлекләре юк. Яшьләрнең бер ише укып, югары белем алгач, шәһәрдә төпләнеп кала, ипотека кредиты богавыннан котыла алмыйча, анда очын-очка ялгап яши. Кайберәүләре, авылда калуларына карамастан, беркайда да эшләми, күп итеп терлек асраучы бай тормышлы авылдашларына да бил бөкми. Ә шулай да, акчаның кадере калмаган бу заманда ничек итеп көн күрергә дә, айлык торак-коммуналь түләүләрне кайдан акча алып түләргә, нәрсә ашап, нәрсә киеп яшәргә кирәк икән соң? Белмим, әллә авыл халкы ялкауландымы, әллә кешеләрнең хезмәткә карата ихтирамы сүндеме? Менә шундый сораулар белән Похвистнево районының Үрнәк авылына барып кердем. Юлның уң ягындагы зур йорт хуҗабикәсе Мәрьям Курмаева гына каршы алды мине. Хәләл җефете Рәис, эше чыгып, районга китеп барган иде. Читать полностью →