Табигатьтә яз хөкем сөрә. Шуңа да хәзер халык күп вакытын йортта, кырда, бакчада үткәрә. Шулай да, яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның концерт белән Похвистневога килүе билгеле булгач, бөтенесе парникларын, бакчаларын ташлап, район Мәдәният сараена агылды. Читать полностью
Татарстанга сәяхәт
Апрель урталарында Самараның 394 санлы балалар бакчасында гадәти булмаган бәйрәм — милләтләр фестивале узды.
- Бүген илебездә милләтара низаглар мәсьәләсе аеруча кискен тора. Балалар — безнең киләчәгебез, шуңа да аларны толерантлык рухында тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйбыз. Бакчабызда ярты елга якын эшләп килгән һәм күп мәдәниятләрне үз эченә алган мәгариф проекты кысаларында бакчаның һәр төркеме аерым бер халыкның көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнде. Аны матур фестиваль белән төгәлләргә булдык. Бүген безнең бакча балалары Татарстан Республикасы, Һиндстан һәм Кытай илләре белән таныштырачак, — дип сөйләде чараны ачканда методист Екатерина Кожайкина. Читать полностью
Милли ашларыбызны тәкъдим итик!
“Ротари-Самара” эшлекле клубы” Самарада һәм өлкәбездә төрле хәйрия акцияләре һәм чаралар үткәрә һәм аларның иганәчесе дә булып тора.
Бүген “Ротари-Самара” эшлекле клубы “Самара өлкәсенең традицион кухнясын барлау” проектын тәкъдим итә. Аның максаты — күпмилләтле регионыбызда яшәүче халыкларның милли ашлары һәм ризыклары рецептлары язылган китап нәшер итү. Анда гаиләләрдә сакланып килгән борынгы рецептлар да, вакыт агышында барлыкка килеп, традицион ашамлыкларны әзерләүгә зур йогынты ясаганнары да керәчәк. Өлкәбездә яшәүче халыкларга гына хас булган ризыкларны, башка бер җирдә дә пешерелмәгән ашларны яңадан кайтарасы, саклап каласы иде. Эшче группа оригиналь рецептларны табарга һәм бергә туплап, 2016 елның ахырына кадәр китап итеп бастырып чыгарырга дигән ныклы карарга килде. Читать полностью
Бу ял күңелдә җылы хәтирә булып калды
Быел без, “Яктылык” мәктәбенең 4 — 11 сыйныф укучылары, Красный Яр районында урнашкан “Космос-2” лагеренда ял иттек. Ял дип әйтүе дә дөрес түгелдер. Без анда укыдык та, дәваландык та, төрле спорт һәм мәдәни чараларда да катнаштык. Кыскасы, күп вакытыбызны ата-аналар, әби-бабайлар белән түгел, дуслар, сыйныфташлар белән уздыру мөмкинлеге иде бу. Читать полностью
Яңа Ярмәк авылында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм үткәрелде (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Каһарманнарның даны мәңгелек
Кичә, 9 майда, өлкәбезнең татар авылларында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинглар узды. Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында да күркәм бәйрәм үткәрелде. Авыл уртасындагы һәйкәл янында үткән чарага сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде.
Читать полностью
Без һәм “Яңа вакыт” исән — татар яши әле…
Оренбург өлкәсе татарларының “Яңа вакыт” газетасының 25 яшьлек юбилей кичәсенә чакыру алгач, моны бик теләп кабул иттек. Оренбурглылар самаралылар һәм ульянлылар үткәргән һәр юбилейларыбызда катнашып киләләр бит. Ә менә безгә Оренбург күршеләребезгә кунакка бер дә барырга туры килгәне юк иде әле. Читать полностью
Тормышны икегә бүлгән Кинел күпере…
…Нинди кеше булып сакланырбыз
Исәннәрнең тирән хәтерендә?…
Гакыйль Сәгыйров.
Аның яшелле-каралы чуар яулыгы астыннан көмештәй чал чәч бертекләре күренеп тора. Йөзендә — буразналар. Картлыкныкы гына түгел, ә авыр тормыш, сагыш, кайгы-хәсрәтләр сызган буразналардыр. Ул күзләрен өй тәрәзәсеннән ерак офыкка текәп, бәлки, уй-хыяллары белән яшьлегенә кайтадыр, Ленинград фронтындагы ачы җилләрне исенә төшерәдер. Читать полностью
Россиядә үз батыры булмаган гаилә юктыр
Күптән түгел миңа Татарстан башкаласы Казанда булырга туры килде. Меңъеллык тарихы булган шәһәр, чыннан да мәһабәт һәм үзенчәлекле. Бөтен җирдән татар бизәге, татар сөйләме, татар рухы бөркеп тора. Казан Кремле, Кабан күле, Сөембикә манарасы… Атамалары гына да нинди матур, чын безнеңчә бит.
Экскурсия планына Җиңү паркы да кертелгән иде. Анда барып кергәч үк уйларың Бөек Ватан сугышы чорына, ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгына әйләнеп кайта. Андагы Геройлар аллеясе мине тетрәндерде. Солдатлар кебек рәткә баскан барельефларның һәрберсе астында язылган “Герой…”, “Герой…”, “Герой…”, сүзләрен укып, һәрберсенең йөзенә текәлеп карыйсың. Нәрсә ул кешене утка ташлаган, нинди көч үз-үзен җиңәргә мәҗбүр иткән, ник ул үзен, гаиләсен, газиз әнкәсен, атасыз калачак балаларын жәлләмичә утка кергән, Ватаныбыз өчен тормышын биргән?… Бихисап батырлар арасыннан никтер минем күңелемдә Галләм Морзахановның йөзе, исеме уелып калган иде. Читать полностью
Дан җырлыйбыз батыр ирләргә (Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур ГАФУРОВА шигыре)
Ут астында туган батырлык
Бөек Ватан сугышы елларында Советлар илендә яшәүче әби-бабаларыбызга чыдамлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтергә туры килгән. Минем бабамның бабасы — Гайфулла Шәрифуллин да шулар санында.
Ул 1909 елда Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсе, Иске Шалты авылында туа. Сугышка кадәр ул тимерче булып эшләгән. Ә 1941 елның августында Абдуллино районы комиссариаты чакыруы буенча хәрби хезмәткә алына һәм сугышның беренче көннәреннән ут эченә барып керә. 1943 елда бабама сержант исеме бирелә, шул ук вакытта аны партия сафына да кабул итәләр. Читать полностью
Сезне Идел буенда көтәбез! / 1 мая в Самаре на набережной реки Волга состоится праздник «Самара профессиональная»
Быел Самарада 1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме бик үзенчәлекле булыр дип көтелә. Өлкә профсоюзлар Федерациясе аны “Һөнәрле Самара” исеме астында үткәрергә тәкъдим итте.
Бәйрәм чаралары Идел буеның икенче чиратында 11 сәгатьтә башлана. Анда төрле буын Самара халкы өчен тематик һәм күңел ачу мәйданчыклары оештырылачак. Читать полностью
Үкенүдә ни файда
Тормыштан алынган яхшы танышларымның берсеннән ишеткән гыйбрәтле хәл турында “Бердәмлек” газетасы укучыларына җиткерәсем килгән иде. Язмамда геройларымның исемнәре генә үзгәртеп бирелә. Бәлки, бу язма әле тормыш юлларын яңа гына башлап җибәрүче яшьләребезгә дөреслекне табарга ярдәм итәр. Уйланырлык нәрсәләр, һичшиксез, бар биредә.
“Мәхәббәтсез һәркем бәхетсез”, — диләр халыкта. Ләкин бу хис кемгәдер галәм киңлегенә кадәр очып менәрлек канатлар бүләк итсә, икенчеләрне, киресенчә, күктән җиргә ташлый. Мин дә җаным-тәнем белән сөйгән кызым Сылукайны бер көндә югалтырмын дип уема да китермәгән идем. Читать полностью
Балалар фестиваленә — 20 ел! (ФОТОСУРӘТЛӘР) / Сәләтле балалар йолдызлыгы
Самарның Киров Мәдәният Сараенда 20 нче тапкыр өлкә Балалар фестивале гөрләп узды. Быел ул губернабызның 165 еллыгына, бөек шагыйрьләребез — Муса Җәлил тууның 110, Габдулла Тукай тууының 130 еллыгына багышланды.
Бәйрәмне шәһәребезнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Аңа Самар өлкәсе хөкүмәте, өлкә татар мөхтәрияте, эшкуарлар – Тәлгат Хуҗин, Илйас Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Илдар Галиев, Мәүлет Низамов булыштылар. Читать полностью