Физкультура белән дус булыйк

Илсөяр ха­ным Фәрдиева ире Рәшит белән.

Илсөяр ха­ным Фәрдиева ире Рәшит белән.

Кайсы гына ата-ана баласының сәламәт булуын теләми икән? Шәһәрдә төрле спорт сарайлары, фитнес заллары булса, авыл җирендә күп урыннарда балаларга спорт белән шөгыльләнергә мондый уңайлыклар юк диярлек.

- Балаларның сәламәтлеген саклауга һәм үстерүгә физкультура дәресләре дә ярдәм итә, — дип сөйли Камышлы районының Балыклы авылында 28 ел буе (ә аның хезмәт стажы 34 ел тәшкил итә) физкультура дәресләрен укытучы Илсөяр Фәрдиева. Читать полностью

Тарихны бөртекләп барлаучы зат

дубинАбдулла Дубин – кызыклы шәхес. Гаять тә акыллы жур­налист, коллекционер, дөресрәге, филокартист (үткәннәребез турында открыткалар җыючы) һәм телевидение тарихына кереп калган тәҗрибәле диктор. Ул 1961 – 1984 елларда Татарстан телевидениесендә эшләде. Безнең өлкәдә татар тапшыруларын чиктәш Лениногорски телеканалы аша төньяк районнарда яшәүче милләттәшләребезгә дә карау мөмкинлеге бар иде. Нәкъ шул вакытларда самаралылар диктор Абдулла Дубинны үз итеп, яратып өлгерделәр дә инде.

Телевидениедән киткәч, җәй җитеп, Иделдә теплоходлар йөри башлауга (ә ул шул турист маршрутларында һәр сезонда йә методист, йә экскурсовод булып эшли) Самарадан узып барышлый, безнең “Бердәмлек” газетасы редакциясенә дә кереп китмичә түзә алмый. Читать полностью

Солдатта булган, диләр

Диндаровлар гаиләсе.

Диндаровлар гаиләсе.

Армиягә барырга вакыты җиткән яшьләр арасында “хәрби хезмәткә яраксыз” дип язылган ялган белешмә сатып алып, армиядән калу очраклары бул­галый. 27 яшенә кадәр армиядән качып йөрүчеләр дә байтак ул. Шулай бе­рәүләр армия хезмәтеннән качып ятканда икенчеләре, чын ир-егетләр, газиз Ватаны алдындагы бурычын үтәүгә җитди карыйлар.

Хәрби яңалыкларга күз салсаң, мондый хәбәргә игъ­тибар итәсең: “2014 елның 1 январеннән сәбәпсез хәр­би хез­мәткә бармый ка­лучылар дәүләт һәм муни­ципаль оеш­маларга эшкә алын­маячак. Андый егет­ләргә: “Хәрби хез­мәттә булмаган”, — дип язылган бе­лешмә биреләчәк”. Тагын әле: “Сәбәпсез армия хезмәтеннән качып йөрүчеләргә каршы административ яисә җинаять эше ачылып, җавапка тарты­лырга мөмкин. Аларга ике ел төрмә яный”, — дип тә әйтелгән. Читать полностью

Яшь гаиләне өй туе көтә

гилязовыКамышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Илнар белән Алия Гыйлаҗевлар яңа өй төзи, дигән сүзне ишеткәч, аларның үзләрен күреп сөйләшергә, өйләрен үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым.

Йорт хуҗасы эштә булып чыкты. Өйдә Алия күршедә яшәүче әнисе Гөлсирә ханым белән гәпләшеп утыралар иде. Килеп керүгә йорт уртасында балкып торучы өр-яңа өйгә игътибар иттем. Читать полностью

“Эшләр барысы дә яхшы, теләгәнеңне сайлап ал”

Гөлнара Насыйрованың тегү дәресе.

Гөлнара Насыйрованың тегү дәресе.

Өлкән сыйныф укучыларына профессия сайлауда булышу ниятеннән Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә “Профориентация дәресләре” үткәрелә башлады.

Беренче дәрескә “Волгопродмонтаж” оеш­масының генераль директоры урынбасары, Киров район Советы депутаты Рифкать Хуҗин килгән иде. Ул үзе турында сөйләгәндә нинди эш сайлап алырга икән, дип озак уйлануы турында әйтеп үтте. Читать полностью

Асия ШӘЙМАРДАНОВА: «Очрашырга сәбәп бар»

DSC_0503Мин, заманында “Ялкын­лы яшьлек” ансамбленә йөр­гән кеше һәм «Туган тел» оешмасы әгъзасы буларак та өлкәбезнең татар җәмгыятьләре уздыр­ган чаралардан калга­ным юк. Менә, Аллага шө­кер, унбишенче Сөмбелә бәй­рә­мендә катнашырга да насыйп булды. Читать полностью

Шагыйрь васыятен үтәп…

Иске Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәкчесе (сулдан уңга) Рәфисә Минебаева, “Яктылык” мәктәбе укытучысы Нурзидә Фәйзуллина һәм Гакыйль Сәгыйров турындагы китапның авторы һәм мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин.

Иске Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәкчесе (сулдан уңга) Рәфисә Минебаева, “Яктылык” мәктәбе укытучысы Нурзидә Фәйзуллина һәм Гакыйль Сәгыйров турындагы китапның авторы һәм мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин.

Үткән атнада Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә каһарман якташыбыз, кү­ренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тәкъдир итү чарасы узды.  Читать полностью

Рухи хезмәте өчен

Вагиза награждение4 ноябрь — Халыклар бер­дәмлеге көне уңаеннан Са­мараның “Экспо-Вол­га” күр­гәзмә үзәгендә губернатор Николай Меркушкин ветераннарны һәм хезмәт алдынгыларын кабул итте һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.

Унынчы тапкыр үткәрелүче бәйрәмне ул “Әһәмиятле һәм милләтара бәйрәм, — дип бәяләде. — Аның әһәмиятенә төшенә башладык кына әле. Халыклар бердәмлеге көне безгә уртак тарихыбызны барлау, күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәт­ләрен, рухи байлыгын саклау эшендә бик булыша. Самара өлкәсе — күпмилләтле регион. Туган илебез алдындагы уртак бурычларны үтәү өчен без бердәм була алсак, илебезнең авторитеты күтәреләчәк, халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты үсеп китәчәк”, — дип сөйләде губернатор. Читать полностью

Төбәкчеләр җыены татар тарихын барлый

тобэкчелэр форумы

Самара делегациясе әгъзалары Шамил ГАЛИМОВ һәм Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ (сулдан уңга таба).

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Шиһабетдин Мәрҗани исе­мендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бө­тенроссия татар төбәкләре тарихын өйрә­нү­челәр җыенын уздырды. Тарих институты галиме Дамир Исхаков сүзләренчә, моңа ике сәбәп бар: Читать полностью

Һәйкәл булып кайтты даныгыз!

памятник

Һәйкәл һәрвакыт чәчәкләргә күмелгән.

Мин үзем тумышым буенча Челно-Вершины районының Хөсәен (Благодаровка) авылыннан. Хәзерге көндә Татарстанның Азнакай шәһәрендә яшим һәм вахта ысулы буенча Себердә эшләп йөрим. Тик барыбер туып-үскән җир сагындыра, гел үзенә тартып тора. Читать полностью

Литература на национальных языках: история и современность / Милли телдә язылган әдәбият кирәкме?

IMG_408910 ноября 2015 года по инициативе Самарского Дома молодежи состоялся телемост на тему «Год литературы в России. Нужна ли литература на национальных языках?». В работе телемоста приняли участие четыре площадки: Дом дружбы народов Самарской области, Самарский Дом молодежи, Самарский государственный университет, Поволжский строительно-энергетический колледж. Читать полностью

«Знаешь ли ты Ислам?» / Ә син Ислам динен беләсеңме?

555 156Региональное Духовное управление мусульман Самарской области, медресе «Нур» г. Самары  при содействии Самарской Соборной мечети и поддержке Правительства Самарской области провели седьмую областную детскую викторину на тему «Знаешь ли ты Ислам?». Читать полностью

Иң кадерле кешебез

docs.mail.ru

Тәнзилә әниебез онык­чык­ларының берсе белән.

Безнең әниебез Тәнзилә Нуретдинова 1932 елда Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туа. 1941 елда аның әтисе сугышка китә, ә әнисенә көне-төне колхоз кырларында эшләргә туры килә. Тугыз яшьлек Тәнзилә җилкәсенә бөтен йорт эшләре, кечкенә сеңелләре Наҗия белән Саманияне карау бурычы төшә. Ул шул сабыйларның берсен җитәкләп, икенчесен арбага утыртып мәктәпкә укырга барырга да өлгерә әле.

Шундый авырлыкларга карамастан, дүртенче сыйныфны гел “5” билгеләренә генә тәмамлый ул. Аннары әниебез кырларда көлтә дә бәйләгән, сабанчы булып та эшләгән. Читать полностью