
Рәйсә Каюм кызы РӘФЫЙКОВА оныкчыклары (уңнан сулга) Сабир, Данияр, Дамир, Камилә, (икенче рәттә) Марат һәм Әмир белән.
Әниебез Рәйсә Каюм кызы Рәфыйкова тумышы буенча Башкортостанның Эстәрлебаш районының Бүзәт авылыннан. Бик тә авыр, бик тә аңламаслык утызынчы еллар була бу. Каюм бабабыз белән Мөбарәкҗамал әбиебез, бәхет эзләптер инде, Оренбург өлкәсенең Яңа Муса авылына күченеп киләләр. Биредә Шәрифулла уллары һәм Рәйсә кызлары янына Каюм белән Мөбарәкҗамалның бер-бер артлы тупырдашып торган тагын дүрт малае — Сәгыйтҗан, Газизҗан, Рузит һәм Рәшит туа. Бәхет табылгандырмы, белмим, тик балалары күп булса да, әти-әниләре аларга артык нужа күрсәтмиләр.
Үсеп буйга җиткәч, әниебез Орск шәһәренә барып урнаша. Шунда ул булачак ирен очрата. Читать полностью