Хаҗ — ислам диненең бишенче баганасы ул. Мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Безнең Похвистнево районы Гали авылыннан да ел саен 8 – 10 кеше, Аллаһыга тапшырып, шушы изге сәфәргә чыга. Читать полностью
Саимә МОРЗАХАНОВА: «Рәхмәт барысы өчен дә»
Похвистнево районында эшләп килгән “Подбельский” дәвалану үзәгендә көн саен өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 40 — 50 кеше килеп, сәламәтлекләрен яхшырта. Тиешле ярдәм алу өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган, реабилитацияләү курсы дәвамында тәрбияләнүчеләрне ашату-эчерү дә каралган.
Безнең Гали һәм күрше чуваш Рысайкино авылыннан да елына ике мәртәбә егермеләп кеше шушы үзәктә бушлай (хөкүмәт хисабына) дәвалану ала. Читать полностью
«Иҗади җәүһәрләр» санында
17 — 18 октябрьдә татар һәм рус телендәге “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлауга ике ел тулып узды
Яше зур булмаса да, эше зур аның. Сайт Самара татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Анда милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, артистлар һәм иҗади коллективларыбызның хезмәте халыкка җиткерелә. Читать полностью
Исәнлек – зур байлык
24 октябрь — автомобиль һәм шәһәр транспорты хезмәткәрләре көне
Машина йөртүче кешеләрнең ярты гомере руль артында, шушы игелекле хезмәтне башкарып үтә.
Әмирҗан Ибраһимов бүген Похвистнево районының Яңа Мансур авылы табиб офисында “Ашыгыч ярдәм” машинасында эшли. Әгәр аның шушы авылның күмәк хуҗалыгындагы хезмәтен дә кушып санасаң, руль артында эшләвенә 45 ел килеп чыга. Читать полностью
Самарада икенче татар мәктәбе булырмы?
Үткән атнада Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм күптән түгел Самараның һәм өлкә шәһәрләренең район советларына депутат итеп сайланган милләттәшләребез очрашты. Читать полностью
Ринат Бикташевның “Рәссам юлы”
8 октябрьдә Тольяттиның сәнгать музеенда (Ленин бульвары, 22нче йорт) якташыбыз, күренекле рәссам Ринат Бикташевның рәсемнәр күргәзмәсе ачылды
Красный Яр районының Кызылсу авылында туып үскән бу талантлы милләттәшебез 1982 елда Куйбышев инженер-төзүчеләр институтын тәмамлый һәм Тольяттиның архитектура идарәсенә яшь белгеч буларак эшкә килә. Аннан ул “АвтоВаз”да эшләп ала, ә 1987 елдан Ставрополь районының баш архитекторы итеп билгеләнә. Ринат әфәнде — СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россиянең мактаулы төзүчесе. Ул бик күп картиналар авторы да.
Читать полностью
Мин сине күрми түзә алмыйм!
Спектакль карагач
Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрын, аның соңгы вакытларда сәхнәгә куйган спектакльләрен самаралылар бөтенләй белмиләр дисәм, бу бик үк дөрескә туры килмәс иде. Чөнки театр артистлары хәзер ел саен диярлек Самарада булырга һәм үзләренең берәр яңа спектакльләрен күрсәтергә тырышалар. Менә быел да үткән якшәмбедә алар яңа премьералары — Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” дип аталган комедияләре белән самаралыларны куандырырга вәгъдә иткәннәр иде. Читать полностью
Затия әби – гаиләбезнең нуры ул
Рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Ул миллионнарның гомерен койган, ничәмә-ничә буынның бәхетен урлаган.
Карт бабам Насыйбулла Габайдуллинга 1941 елда нибары 17 яшь кенә тулган була. Мәктәпне тәмамлап, якты киләчәккә зур планнар корган егетның хыялларын 22 июньнең иртәсе челпәрәмә китерә. Насыйбулла 1941 елда фронтка алына, икенче Белоруссия фронты составында Берлинга кадәр барып җитә. Читать полностью
Состоялось очередное заседание Совета СОТО «Туган тел» / Самарада быел да “Нардуган” бәйрәме үтәчәк
Вчера, 21 октября 2015 года, состоялось очередное заседание Совета Самарского областного татарского общества «Туган тел». Читать полностью
Дөнья бүтән сугыш күрмәсен
Еллар узган саен сугыш афәте тагын да ныграк булып безнең хәтерләрдә саклана.
Канкойгыч бу сугыш меңләгән, миллионлаган гаиләләрне сагыш дәрьясына ташлады, безнең Денис авылыбызның 235 кешесе дә яу кырыннан яңадан әйләнеп кайтмады. Тормышыбыз бүгенге кебек матур булсын өчен, алар ятып калды.
Авылыбыз уртасына куелган һәйкәлнең мәрмәр ташына һәлак булганнарның исемнәре язылган, һәм без аларны онытмыйбыз. Читать полностью
Бәхет була төрлечә
Камышлы районының Чулпан авылында яшәүче Әхтәм белән Алсу Сафиуллиннарның өйләре матур табигать кочагында урнашкан. Тирә-якта киң болын җәелеп ята, ерактагы мәһабәт таулар да үзләренә тартып, игьтибарны җәлеп итеп тора. Ә аларның капкасын ачып кергәч, биредә үзеңне әкияти дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең. Читать полностью
Батыр туганнарым белән горурланам
Бөек Ватан сугышы афәтен һәр гаилә кичергән: күп аналар тол калган, улларын һәм кызларын югалткан. Сугыш тирән яра калдырып, йөрәкләргә әрнү салган.
Шенталы районының Денис авылында яшәүче Шакир бабам Газизовка сугыш башланганда тугыз яшь кенә була әле. Тик ул илгә кара кайгы килгән бу көнне дә, әтисе Закир Газизов фронтка киткән көнне дә бик яхшы хәтерли. Читать полностью
Җирдә эшләү шатлык китерә
Камышлы районының Иске Усман авылында яшәп, игенчелек белән шөгыльләнүче Рамил Нурсәхи улы СӨЛӘЙМАНОВ белән әңгәмә
- Рамил әфәнде, син ник авылда калырга булдың?
- Үземне белгәннән бирле басуда мин. Әтием яшьли вафат булгач, малай чагымнан ук колхозда механизатор булып эшләгән икетуган абыйларым янында кайнаша идем. Алар мине эшкә өйрәттеләр дә инде. Механизация училищесын тәмамлап, һөнәр үзләштерүем дә ярап куйды. Колхозыбыз таркалганчыга кадәр механизатор булып эшләдем. Аннан соң туган тиешле абыемның фермер хуҗалыгында булыша башладым. Тәҗрибә туплагач, аерым эшләп карарга булдым. Читать полностью