Сабырсызланырга һәм өметсезләнергә кирәк түгел

1409034100_9469-fbpost“Бердәмлек” газетасын да, аның айлык “Кыйбла” дини кушымтасын да яратып укып баручылар бездә байтак. Кайберәүләр “Кыйбла”ның еллык тупламаларын саклап та торалар икән әле. Андагы файдалы һәм кызыклы язмаларга кире әйләнеп кайтып, үзләренең фикерләрен белдерүчеләр дә табылгалый.

2012 елның 29 октябрендә дөнья күргән “Кыйбла” санында басылган “Сабырсызлар һәм өметсезләр бәласы” дип аталган язма нәкъ шундыйлардан. Анда бер ханым инде картаеп баручы һәм еш авыручы әнисенең аны: “Ул миңа бозым ясады”, — дип гаепләве һәм каһәрләве турында язган иде. Моңа җавап итеп, без Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, өлкә Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең фикерләрен дә бастырган идек. Ә менә хәзер бу хакта үзенең уй-фикерләре белән 90 яшен тутырып килүче, бүгенге көндә Кләүле район үзәгендә яшәүче Әфидә апа КАЮМОВА уртаклашты. Бу безгә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле булып күренде һәм без аларны укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью

Без халык өчен тырышабыз

Руслан Хамадиев

Руслан Хамадиев

18 октябрь – Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне

Тырышып, җиренә җит­керелеп башкарылган һәрбер эш зур хөрмәткә лаек. Ул хезмәт зурмы, кечкенәме, иң мөһиме — кешеләргә файдалы булсын. Самараның “Перекресток” кибет челтәрендә ит эшкәртүче булып хезмәт иткән Руслан Хамадиевның да һөнәре шундыйлардан. Ул кибеткә китерелгән итне категорияләренә аерып бүлә, карбонат, шашлык өлешләрен, аш пешерү өчен җыелмалар әзерләп, итне сатуга чыгара. Читать полностью

Сәламәт тәндә-сәламәт яшәү рәвеше

сагида

Сәгыйдә ханым һәм Расих әфәнде МИНҺАҖЕВЛАР оныклары Альбина белән.

Авыл хатын-кызлары Җир шарында яшәүчеләрнең чирегеннән артыгын тәшкил итә. Алар азык-төлек җитештерүдә, авыл районнарының тотрыклыгын булдыруда зур роль уйныйлар. Моннан тыш, хатын-кызларга балалар тәрбияләү, өлкәннәрне һәм авыруларны карау да йөкләнгән бит әле.

1995 елда хатын-кызларның Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Пекинда үткәрелгән 4нче конференциясе карары нигезендә 15 октябрь, 2008 елдан башлап, һәр елны Авыл хатын-кызларының Бөтендөнья көне буларак билгеләп үтелә.

Без бүген “Бердәмлек” газетасында укучыларыбызны авылларыбызның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүче хатын-кызларыбызның берсе белән таныштырабыз. Читать полностью

Авыл кешесен ниләр көтә?

421ac68c9f4a43fccf586f60a7f90a21“Бердәмлек” газетасында (№39, 26 сентябрь 2015 ел) Эльмира Шәвәлиеваның “Авыл халкы яклауга мохтаҗ” дип аталган язмасын укыгач, бераз уйланып йөрдем дә үз фикерем белән уртаклашырга булдым.

Авыл халкы гомер-го­мергә гел төрле үзгә­решләр кичереп яши. Революциядән соң бичара авыл кешесенең гомер буе ата-бабаларыннан мирас буларак күчеп килгән җир кишәрлекләре таланып алынган, хәлле­рәкләре сөрген­нәргә сөрелеп, актыккы көннә­рендә гаиләләре белән хушлаша алмый, каты газаплар кичереп, шунда һәлак булганнар. Ә кайберәүләр бөтен гаиләләре белән авылдан куылганнар. Читать полностью

Татар хатыны ниләр генә күрмәгән…

SONY DSC

Бу хәл үткән гасырның 32-33нче елларында, бер татар авылында була. Ул вакытта кызлар егетләр белән сөйләшергә дә батырчылык итмәгәннәр. Кияүне әти-әниләре эзләгән яисә алар кияүгә димләп чыкканнар.

Авылның иң чибәр кыз­ларының берсе – Гискамалны да мондый язмыш урап узмаган. Озын толымлы, зифа буйлы чибәр кызга тирә-якта усаллыгы белән дан тоткан авылдашы Хөснетдин күз төшерә. Гискамалның әти-әнисе моны ишеткәч: “Егет бик тә усал, андый-мондый хәл килеп чыкмагае”, — дип тизрәк кызларына хәллерәк гаиләдән кияү эзли башлый. Читать полностью

Очраклы очрашулар булмый ул

Миңнетаһир абзый һәм Наилә апа МАМЫШЕВЛАР (гаилә архивыннан).

Миңнетаһир абзый һәм Наилә апа МАМЫШЕВЛАР (гаилә архивыннан).

Таһир абзый Мамышев белән беренче мәртәбә мин туганым Саррач Иваев өендә Мәрьям җиңгәчәйне искә алу мәҗлесендә таныштым. Матур итеп “Йәсин” сүрәсен укуы белән минем игътибарны үзенә җәлеп итте ул. Читать полностью

«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

jrvfujyhgrw9 октября в самарском Доме журналиста состоялась презентации книги «Гакиль Сагиров – о себе и все о нем»

Творчество этого человека сравнивают с кругами на воде, которые идут от камня и расходятся далеко-далеко, по всему миру. Гакиль Сагиров – поэт и художник, которого не смогла остановить даже тяжелая болезнь. Читать полностью

“Сөмбелә”гә рәхим итегез! / XV татарский праздник «Сембелэ» (праздник урожая)

Афиша Сембелэ-2015“Сөмбелә” бәйрәме 1 ноя­брь­дә Самара шәһәренең Киров мәйданындагы Мә­дәният сараенда сәгать 12дә башлана.

Җәйге хезмәткә йомгак ясап, татар халкы элек-электән  Сөмбелә бәйрәмен уздырган. Советлар заманында бераз онытылып торган бу матур йоланы 2000 елда Россиядә беренче булып Самараның “Туган тел” оешмасы башлап җибәрә һәм быел ул шәһәребездә 15нче мәртәбә үткәрелә. Үзенә карата бу кечкенә юбилей. Шуңа да быел  “Сөмбелә”не оештыручылар аеруча кызыклы үткәрергә планлаштыра. Биредә Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган “Ак каен” фольклор ансамбле, чараның махсус кунагы-Татарстанның атказанган җырчысы Резедә Шәрәфиева чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәм кысаларында фотокүргәзмәләр, авыл хуҗалыгы уңганнарын бү­ләкләү, төрле бәйгеләр үткәрү ка­ралган. Читать полностью

Сыерларны сагынырга калмасак иде

фарит и зайтуна

Фәрит Мор­заханов әнисе Зәйтүнә апа белән. 

11 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате  хезмәткәрләре көне

Берәүләр җир сөреп, ик­мәк үстереп көн күрсә, Похвистнево районының Яңа Мансур авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Хәбибулла улы Мор­заханов терлек асрый. Мин аңардан бу эшнең серләре турында сораштым. Читать полностью

Җәмигъ мәчетендә Корбан мәҗлесе / 2015 елгы Корбан тантаналары

SAM_3029 (1)Бу көннәрдә һәр җирдә диярлек Корбан мәҗлесләре бара. Шуларның берсе Самараның Җәмигъ мәчетендә дә булып узды.

Соңгы елларда биредә Корбан чалу, Корбан мәҗлесләрен үткәрү бер матур гадәткә әйләнеп китте. Мәчет йортында Корбан чалу өчен яхшы итеп җиһазландырылган махсус урын булдырылган. Краннардан биредә чиста су агып тора, ә пычрагы канализация челтәренә җибәрелә. Корбан чалу белән яхшы әзерләнгән егерме кеше шөгыльләнә. Читать полностью

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

Китапның тышлыгы; грант сертификаты; Гакыйль Сәгыйров.

Китапның тышлыгы.

Менә, ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде

Озак еллар өлкәбезнең Кошки районы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында яшәгән һәм 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аяк һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган талантлы бу шәхес — сигез китап, күпсанлы рәсемнәр авторы. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, рәссамнарның халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты иде.

Читать полностью

Саклану чаралары үзебезнең кулда

хайруллина6 октябрьдә страховкалаучылар көне билгеләп үтелде

Россиядә Дәүләт страхов­калаучылар оешмасының эше гади халык өчен файда­лымы дигән сорауларымны мин Кләүле муниципаль районының страховка компаниясе хезмәткәре, бүгенге көндә Камышлы районындагы Яңа Усман авылында яшәп, шушы хезмәтне башкаручы Рәхимә Фәйзерахман кызы Хәйруллинага бирдем. Читать полностью

«Самая лучшая мама» / Ана күңеле киң була

2Свое 90-летие праздновала жительница села Мулловка Минизиган Шахетдиновна Абрашитова. Корреспонденты районной газеты «Елховские просторы» вместе с заместителем директора «Центра социального обслуживания граждан пожилого возраста» Валентиной Дмитриевной Енилиной отправились к ней с приятной миссией — поздравить с юбилеем и вручить поздравление от Президента России Владимира Владимировича Путина. Читать полностью