Илдә чыпчык та үлми

Анвар Юсупов

Йосыпов­лар гаиләсе.

Авыл яшьләренең җиргә тартылуын, җиң сызганып, икмәк үстерүен күрү — илаһи матур күренеш. Татар авыл­ларының киләчәге нәкъ алар кулында бит.

Елховка районының Тупли авылында яшәүче Әнвәр Шамил улы Йосыпов: Читать полностью

Бәхет үзәне хуҗасы…

Равил Сайфутдинов

Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның “Бәхет үзәне” дип аталган шигырьләр китабында Гали авылына багышлап язылган шигыре дә урын алган

Кулыма Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның “Бәхет үзәне” дип аталган шигырьләр китабы килеп эләккәч, шат­лык-куанычларымның иге-чи­ге булмады. Ул бит 1961 — 1963 елларда Казан Дәүләт университетын тәмам­ла­ган­нан соң, безнең Похвистнево районының Гали авылында укытучы булып эшләгән иде. Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм үзе дә халык тарафыннан бик тә үз ителүче зыялы шәхес булып истә калган ул. Безнең мәктәптә бары ике ел гына эшләгән Равил ага балаларга бөтен көчен биреп, татар, рус, немец телләрен укыткан. Нәкъ менә шушы Гали авылында ул укучылар йөрәгенә юл табу серләренә төшенә, һәр дәрескә иҗат ялкыны белән керә, үзенең максатына ирешә, шуннан үзенә биниһая шатлык, ләззәт ала. Читать полностью

Сискәндереп искә төшә ул еллар

300px-Location_Of_Bolshechernigovsky_District_(Samara_Oblast).svg

Олы Черниговка районы.

Фашист илбасарларыннан илебезне саклар өчен безнең кечкенә генә Качкын (Таллы) авылыннан да (Олы Черниговка районы) утыз өч ир-егетебез фронтка киткән иде. Шуларның егермесе туган ягына әйләнеп кайта алмады. Кайтканнары да озак яшәмәде, алар үзләренең яшьлекләрен һәм саулыкларын югалтып кайткан иделәр шул.

Җиңүче булып кайткан­нарның тик берсенең генә язмышы, гомер юлы турында сөйләп китәсем килә. 

Хәлилулла 1921 елда Олы Черниговка районының Таллы авылында Миңлеяр белән Бибигайшәнең тәүге балалары булып дөньяга килә.  Аларның Хәлилулладан соң туган тагын алты баласы: өч кызы, өч малае бар иде. Бу ул елларда авылның иң зур гаиләсе булгандыр, мөгаен. Читать полностью

Без күргәннәрне күрмәсеннәр иде

шакуров и зарипов

Әхмәт Язит улы Зарипов Латыйп Шәкүров белән бергә (уңнан сулга)

1923 елда Куйбышев (хәзер Самара) өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында бай мулла гаиләсендә Язит Зарипов агай һәм Гыйльмесафа апаны сөендереп, ике игезәк малай якты дөньяга аваз сала. Аларга Әхмәт һәм Мәҗит дип исем кушалар. Беренчесе кечкенәдән уку-язуга бик тә талантлы була — 4 яшендә үк гарәпчә һәм фарсыча укый-яза башлый.

Ләкин бу шатлык күпкә бармый. 1928 – 1932 елларда аларның гаиләсен 3 мәртәбә талыйлар һәм кулак исемен тагып, Язит абыйны төрмәгә илтеп ябалар. 12 балалы гаилә әгъзалары бер-бер артлы үлә башлагач, 1932 елда Гыйльмесафа апа Әхмәтне үзе белән алып, зур кызы Гыйлембикә һәм кияве Латыйп янына Үзбәкстан якларына юл тота. Аларның Мәҗит уллары гына авылда яшәп кала. Читать полностью

Галилеләр казанлыларны гаҗәпләндерде

pohvistnevskiy_raion_8_fermПохвистнево районының Гали авылына әледән-әле мәртәбәле кунаклар килеп тора. Күптән түгел авылыбызда Казанда нәшер ителүче берничә басманың баш мөхәррирләре кунак булып китте.

Лилия Заһидуллина (“Акчарлак” газетасы), Гөлүсә Закирова (“Гаилә һәм мәктәп” журналы) һәм Илдар Миргалимов (“Мәгариф” журналы)  иң элек Гали авылының мәктәбе белән таныштылар. Аннан соң алар авыл буйлап сәяхәткә киттеләр.  Читать полностью

“Реформаның максаты – нәтиҗәле җирле үзидарә системасы булдыру”

Фото Н.И.Меркушкина

13 СЕНТЯБРЬ — САМАРАДА ҺӘМ ӨЛКӘБЕЗДӘ РАЙОН СОВЕТЛАРЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ КӨНЕ

Самара өлкәсе халык мән­фәгатьләрен яклаучы җирле үзидарә системасы ре­фор­масының соңгы этабына ке­решә. Бу үзгәрешләрнең асылы нидән тора һәм кеше тормышына нинди йогынты ясый ала? Бу турыда Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин үзенең интервьюсында сөйләде.

- Николай Иванович, җирле үзидарә системасын үзгәртеп кору нигә кирәк булды? Нигә ул нәкъ менә хәзер генә баш­ланды?
Читать полностью

Спасти и сохранить / Туган телне саклап калыйк дисәк…

24

На казанский семинар-совещание кураторов национального образования не удалось собрать полноправную делегацию от районов Самарской области.

В конце августа, в канун нового учебного года, в Казани прошел традиционный семинар-совещание кураторов национального образования, руководителей общеобразовательных учреждений с татарским этнокомпонентом и преподавателей татарского языка и литературы. Его каждый год организовывает Министерство образования и культуры Республики Татарстан. Читать полностью

Аңлаешлы реформа

загруженное (2)13 СЕНТЯБРЬ — САМАРАДА ҺӘМ ӨЛКӘБЕЗДӘ РАЙОН СОВЕТЛАРЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ КӨНЕ

Бу язмадан сез сайлаулардан соң шәһәр һәм районнар белән кемнәр җитәкчелек итәчәге һәм яңа системаның өстенлеге нидән гыйбарәт булуы турында укый аласыз. Читать полностью

Без, без, без идек, без өч кенә каз идеек

pic_full1Самара өлкәсе полициясе дә, Татарстаннан калышмаска тырышып, кибетләрдән, складлардан, поезд һәм самолет белән килүче чит ил кешеләренең чемоданнарыннан санкциягә эләккән товарлар эзли башлаган.

Татарстанның Апас районында тапталган каз түшкәләре интернетта иң күп каралган һәм чәйнәлгән темага әверелде. Россиянең күпчелек матбугат чаралары, интернет-блогерлар, социаль челтәрдәге кешеләр инде дүрт атна буе бу теманы чәйни. Роликны күрмәгән кешеләр өчен аңлатам: Апастагы бер кибеттә Венгрия этикеткасы тагылган өч каз түшкәсен табып алганнар һәм прокурор исеменнән аларның түшкәләре өстендә приговор укып, зур трактор астына салып таптаганнар. Читать полностью

Җир ашата да, яшәтә дә…

жатва

Рәсемдә: (сулдан уңга) “Каюмов” крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчылары Ра­ил Хәсәншин, Фәһим Әхмәтҗанов, Ришат Га­рифуллин.

Игенченең сабырлыгын сынагандай күк йөзендә ка­барып торган кара кучкыл болытлар йөзә. Бер карыйсың, кояш болытлар астына кереп кача, ә бераздан ул ялтырап, көлеп карый башлый. Менә шундый тотрыксыз һава шартларына карамастан, Ка­мышлы районы Иске Яр­мәк авылының Илшат Каю­мов җитәкчелегендәге  крестьян-фермер хуҗалыгы ба­суларында кызу эш кайный. Бер-бер артлы тезелгән ком­байннар ашлык суктыра. Бун­керларыннан ашлыкны машиналарга тутырганда мин комбайнчылар белән та­ны­шып, сөйләшеп алырга да өлгер­дем.

Аларны рәсемгә төшереп торганда фермер үзе дә килеп җитте. Читать полностью

Самарцы вернулись с Дней татарской молодежи (ФОТОГРАФИИ, ВИДЕО) / Дуслары күп кешенең күңеле дала кебек киң

oJLCZ4kgiEg

31 августа в Молодежном центре «Волга» под Казанью завершился XXV фестиваль «Дни татарской молодежи» (ДТМ). Самарские делегаты, принимающие активное участие в общественной и культурной жизни татарского народа нашего региона, вернулись с ДТМ, получив огромный стимул для дальнейшей деятельности.

Читать полностью

Чит ил кунаклары – Галидә

30599_900Милләтебезнең рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уңган-булганлыгын якыннан күрергә теләүчеләрне гел Гали авылына кунакка алып киләләр. Ә авыл халкы өчен кунак каршылау — шатлык кына ул. Чит төбәкләрдән килгән канкардәшләребез бе­лән аралашкан саен күңел­ләрдә яңадан-яңа ачышлар туплана, аларның яшәеш-көнкүрешләрен белү авыл кешесен рухи яктан баета. Читать полностью

Разыграли кубок Камышлинского района / Камышлылылар ат үрчетүгә тартыла

Обладатель кубка Марат Мусин на своей Голубке

Обладатель кубка Марат Мусин на своей Голубке

Несмотря на пасмурный день в Камышле состоялись традиционный открытый конноспортивные соревнования на кубок Камышлинского района «Большой летний приз-2015». Организаторами и партнерами зрелищного мероприятия стали администрация района, ООО «Газпромтрансгаз Самара».

Конноспортивные состязания – не только зрелищный вид спорта. Это значимая и неотъемлемая часть историко-культурного наследия татарского народа, способствующая приобщению людей к здоровому образу жизни. Мероприятие имеет большой объединяющий, просветительский, воспитательный потенциал. Камышлинцы очень любят это грациозное животное, как незаменимого помощника в хозяйстве и верного друга. Не зря на гербе Камышлинского района присутствует лошадь, как символ мужества, мудрости и возрождения. Читать полностью