Гомер үткән саен һәр кеше үткән тормыш юлына борылып карый, чагыштыра, уйлана. Миңа Кошки районының Яңа Фәйзулла авылында яшәүче Рәис һәм Гөлсем Гыйльметдиновлар белән нәкъ шул турыда сөйләшергә туры килде. Читать полностью
Самарада – Россия көне / Самара отметит День России масштабным мероприятием, в рамках которого будет организована работа национальной площадки
12 июньдә Самараның Куйбышев мәйданында Россия көненә багышланган зур бәйрәм булачак. Бер үк сәхнәдә легендар “Ария” рок-төркеме, җырчы Валерия, Кристина Орбакайте, атаклы Иосиф Кобзон һәм башкалар чыгыш ясыячак. Концерт 18 сәгатьтә башланып, 22 сәгать 30 минутта бәйрәм феерверкы белән тәмамланачак. Читать полностью
Өлкә буйлап атлый Сабан туе/Иске Ярмәктә халыкның сагынып, сөенеп көтеп алган Сабан туе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Узган ял көннәрендә өлкәбезнең татар авылларында халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме – сабантуйлары башланды. Иң беренче булып алар Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево районының Гали авылында узды. Читать полностью
Язның бер көне ел туйдыра…
Ирем Габделәхәт белән Похвистнево районының Яңа Мансур авылына баруыбыз иде. Күк йөзендә шәфәкъ нуры кызарып, җиргә эңгер-меңгер төшеп килгән вакыт. Якында гына трактор гөрелтесе ишетелде. Ни күрик, артына чәчү агрегаты таккан трактор иген чәчә. Менә аның янына әрҗәсенә орлык төягән йөк машинасы килеп туктады. Без дә бу уңган хезмәткәрләр белән танышу, сөйләшү, хәл-әхвәл белер өчен юлыбызны туктатып, машинабыздан чыктык. Читать полностью
Җиңү бәйрәме — берләштерүче көч
Хәтер парадыннан соң туган уй-фикерләр

Һәйкәл янына чәчәкләрне җирлек башлыгы Идрис Муллабаев һәм хезмәт ветераны Сәйфиулла Сафиуллин куялар.
9 Май -хәтер бәйрәме, шатлык бәйрәме, сугыш кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу бәйрәме. Ул гасырлардан-гасырларга күчеп, мәңгелеккә сакланыр, Аллаһы теләсә. Илебезнең ныклыгы, халкыбызның батырлыгы аркасында ата-бабаларыбыз җиңүгә ирешкән. Сугыш тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, туган-үскән илебезне сөю тойгысы сүрелми, дошманнардан саклау теләге бетми. Ул — мәңгелек.
9 майда Похвистнево районының Гали авылында бәйрәмгә җыелган халыкның күңелендә шушы хисләр кайнады. Кызганыч, ветераннарыбыз бик аз калды инде. Быел арабызда алар дүртәү генә. Шуларның берсе — Низаметдинов Әсгать абый бәйрәмгә килә алмады, авырып киткән иде. Ә 95 яшьлек Мидхәт абый Саниев, Хәлиулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла Фәйзуллин бәйрәмебезне бизәп, түрдән урын алдылар. Читать полностью
“Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш”
Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан Самара өлкәсе делегатлары Казаннан алып кайткан тәэсирләре һәм уй-фикерләре белән уртаклашалар.
Читать полностью
Без сезне яратабыз һәм көтәбез!
22 майда өлкәбезнең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә быел унберенче сыйныфны 21 бала тәмамлый. Аларны олы юлга озатырга Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, шәһәр Думасы депутатлары Минәхмәт Хәлиуллов һәм Вячеслав Гришин, Самара шәһәренең мәгариф бүлеге вәкиле Юлия Хәлиуллина, ата-аналар, әби-бабайлар һәм башка мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Читать полностью
Яңа тәрәзәле булам дисәң, оекбаш бәйлә…
Бу хатны сезгә Выселки авылында яшәүче 87 яшьлек Мәгълүмә әбиегез яза.
Балаларым үсеп җитеп, читкә таралдылар, иремнең бакыйлыкка күчүенә 25 ел тулды инде. Шуңа күрә ялгызым гына көн күреп ятам.
Беркөнне миңа бер ир кеше килеп: “Әби, сиңа яңа тәрәзәләр куячакбыз”, — дип тәрәзәләремне үлчәп китте. Мин аптырап: “Дөрес сүз микән бу?” - дип, икенче көнне үк авыл советына юл тоттым. Читать полностью
Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык…
Минем әнием Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина Камышлы районының Иске Ярмәк авылында, унике балалы гаиләдә туып үскән. Аның бала чагы бик авыр — Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Мәктәпнең өченче сыйныфын тәмамлагач, ул аз гына булса да ярдәмем тисен дип, әнисенә ияреп, кырга утауга йөри башлый, аннан фермада сарыклар караша, сыер саварга да өйрәнә.
Читать полностью
Хөсәенем– яшел бишегем
Авылыбызның тарихы унсигезенче гасырга барып тоташа. Татарстанның бүгенге Чирмешән районындагы Ел-ховой авылына 25 ел буе сол-датта хезмәт иткән Хөсәен исемле ир кайтып төшә. Ул вакытта закон буенча, сол-даттан кайтучыларга җир бүлеп биргәннәр. Николай пат-ша указы нигезендә Хөсәен Чистай өязе, Сиделькино авылының Тархан елгасы буендагы тау итәгеннән җир сайлый. Урман да ерак түгел, туфрагы да уңдырышлы. Читать полностью
Дәваландык та, ял да иттек
Кеше гомере йомгак кебек, тәгәрәп китә дә сүтелә. Гомер көзе бик тиз килеп җитә һәм пенсиядә яшәүче кеше зур дөнья белән элемтәсен югалта башлый. Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр, моны аңлап, еш кына авыл пенсионерларын бергә җыеп, алар белән төрле чаралар үткәрәләр. Ветераннар мондый ялларны көтеп алалар. Читать полностью
Гали авылында Сабан туе – 30 майда!
Гали авылы Сабан туе 30 майга билгеләнде һәм ул иртәнге сәгать 11дә башлана.
Бәйрәм программасында төрле спорт ярышлары – көрәш, гер күтәрү, милли уеннар һәм ат чабышлары үткәрү каралган. Тамашачыларны танылган татар җырчылары Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Закир Шаһбан, Татарстанның Балык бистәсе районы үзешчәннәре катнашында зур концерт көтә. Сабан туе программасын Казан артистлары ирле — хатынлы Рафаэль һәм Динә Латыйповлар алып барачак. Килегез, кызык булачак! Читать полностью
Мәктәбебезнең горурлыгы алар!
Бүген, 22 майда, мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлый
Камышлы районының Яңа Усман унберьеллык мәктәбе укытучылары Гөлсем Нәгыймулла кызы Әхмәтова белән Алсу Сәлимҗан кызы Мохтарова турында иде сүзем.
Гөлсем Богырыслан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Оренбург өлкәсенең Северный районы мәктәпләренең берсендә эшләп ала, ә инде аннан туган авылына кайтып, кайчандыр үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлый. Ә авыл егете Мияссәргә тормышка чыккач, ул гомерлеккә биредә төпләнеп кала. Читать полностью