“Рәхмәт” сүзе эшләргә көч бирә”

12 май – шәфкать туташлары көне

загруженное

Нурания Кә­зим кызы тормыш иптәше Марат һәм игезәк кызлары Аланна һәм Элинна белән.

Камышлы районы Дәүләткол авылында туып үскән Нурания Кәзим кызы Мортазина бала чагыннан ук шәфкать туташы булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Шенталы медицина училищесында укый һәм Шенталының теш табибы кабинетына шәфкать туташы булып урнаша. Шул көннән бирле инде егерме ике ел вакыт үтеп киткән, ә Нурания ханым элек  профессиясенә ничек бирелгән булса, бүген дә аңа тугры булып кала: Читать полностью

Сандугачлы яшьлек таңы

9Xhbdb4bOgUСамараның “Berlusconi-bar” төнге клубында “Яз кызы-2015” бәйгесе уздырылды

Самарада урта һәм олы яшьтәге милләттәшләребез өчен төрле чаралар әледән-әле үткәрелеп тора. Ә менә яшь­ләр ничектер гел читтә кала. Бәлки  заман таләпләренә туры килерлек чаралар җитеп бетмидер, дип, мин кызык­лырак чара үткәрергә, сандугачлы яшьлек таңында үзебезгә бер бәйрәм ясарга ният иттем.

Самараның интернет сайтларында “Яз кызы-2015” бәйгесе уздырылуы игълан ителгәч, егермеләп татар һәм башкорт туташлары катнашырга теләк белдерделәр. Читать полностью

Кайгы-хәсрәт күрмәгез!

айрат гаряев

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Айдар Гәрәев.

Янгын — иң куркыныч хәл­ләрнең берседер. Мон­дый халәттә юга­лып калмаска, янгын сүндерү бүлегенә шалтыратырга кирәк. Бу турыда Камышлы районының 120 санлы янгыннан саклау бүле­гендә каравыл бүлеге җитәкчесе булып хез­мәт итүче Айдар Наил улы Гәрәев гел ка­батлап тора. Ул сөй­ләгәннәр һәркемгә дә кызыклы булыр, дип уйлыйм.  Әлбәттә, сүз аның балачагыннан ук башланды… Читать полностью

Фронттан шигырьләр

загруженное (3)

Абдрахман Хөснетдин улы Баткаев

Бу шигырьләрне редакциягә гомер буе Куйбышев тимер юлында эшләп пенсиягә чыккан Шамил Летфулла улы Баткаев алып килде. Аларның авторы  Абдрахман Хөснетдин улы Баткаев — Шамил әфәнденең бабасы. Пенза өлкәсе, Каменский районы, Кикино авылында яшәүче сигез бала атасын Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград фронтына алалар. Кышкы чатнама суыкта аның  аяк бармаклары туңа һәм госпитальгә эләгә. Ярты ел буе хатынын, балаларын күрергә тилмереп яткан кешенең эчке халәте, сугыш башлаган дошманга карата нәфрәте шигъри юлларда чагыла. Абдрахман аганың ике олы улы да фашистларга каршы сугыша. Олы малае Абдулла хәбәрсез югала, ә Летфулла (Шамил Баткаевның әткәсе) япон сугышыннан исән-сау кайтып, 2005 елга кадәр яши. Читать полностью

Өченче көн тоташ кар ява…

загруженное (1)

Тупли авылыннан Насыйбулла Ибраһим улы Хәкимов

Егерме ел әрни бу яра,

Өченче көн тоташ кар ява…

Радиалгычтан Илһам Шакировның шушы җыры яңгыраган саен зур әтием моң тыңлаган булып, уйга тала. Еш кына күзләрендә яшь бөртеге бөреләнә дә акрын гына агып төшә. Ләкин зур әти моны сизми. Ә мин, яшүсмер бала, бу хәлне беренче тапкыр гына күзәтмим. Ник елый соң зур әтием?

Әтиемнең бертуган абыйсын, Насыйбулла Ибраһим улы Хәкимовны, мин башкача атый да алмыйм, шул хәтле якын ул миңа. Бүген, инде бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә, бу сорауга җавапны мин үзем дә аңлыйм һәм бу турыда газета укучыларына да сөйлисем килә. Читать полностью

Онытылмас ул авыр еллар

жиганшинаХатын-кыз нечкә хисле, йомшак холыклы иркә зат, дип әйтергә яраталар. Ай-һай, алай микән? Камышлы районы,  Яңа Усман авы­лында яшәүче Сания Ба­рый кызы Җиһаншина сөйлә­гәннәрне тыңлыйк әле.

- Без яшь чакта заманалар бик авыр иде бит, — дип башлады сүзен Татарстанның Лениногорск районындагы Яңа Иштирәк авылында туып үскән Сания апа. — Колхозда эшләгәндә акча түләү дигән нәрсә юк иде. Эшләгән хезмәт көннәрен язып баралар да, көзен, уңышлар җыелып беткәч, шул эш көннәре исәбенә икмәк белән түлиләр иде. Читать полностью

Буыннар чылбырын өзмичә сакларбыз

загруженное

Гайфулла бабай Хамматшин Яңа Ярмәк авылында туа.

Әтиемнең әнисе — яраткан Тәнзилә әбием белән икәүләшеп гаилә альбомын карарга яратабыз. Минем сабый, әтиемнең яшүсмер вакытта төшкән фотосурәтләре арасында иске, аклы-каралылары да бар. “Бу — минем олы апаларым, ә болары — Газизнур белән Исламнур абыйларың”, — дип аңлата әбием, сурәтләрдәге кешеләргә күрсәтеп. Бу яшь кенә егет-кызларда бүгенге олы туганнарыбызны тану миңа кыенрак.

- Ә менә монысы — әтием Гайфулла, синең дәү бабаң була, — ди Тәнзилә әби, бер бабай рәсемен кулы белән сыпырып. Ул еш кына миңа аның турында сөйли. Читать полностью

Гакыйль Сәгыйров турында китап дөнья күрәчәк

Рәфгать Әһлиуллинга сертификат тапшырганда.

Рәфгать Әһлиуллинга сертификат тапшырганда.

Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.

Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте. Читать полностью

Память, бесконечная в пространстве и времени / Мулла авылында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә яңа һәйкәл ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_0305 (1)Шестого мая в селе Мулловка Елховского района открылся новый воинский обелиск. Он установлен по инициативе и на средства уроженца села, ныне директора самарской строительной компании «ЭЛРИ» Шамиля Хисамутдинова.

По этому случаю здесь состоялся большой праздник. На церемонию открытия памятника собрались участники (в Мулловке в живых остались только три) и ветераны Великой Отечественной войны, представители Правительства Самарской области, руководители района, жители села, а также его уроженцы, проживающие ныне в Самаре, Тольятти, других местах, многочисленные почетные гости. Читать полностью

Уңышлар һәм ихлас күңелле укучылар телим

нуранияБүген, 25 апрельдә кадерле “Бердәмлек” газетасының туган көнендә, газета хезмәткәрләре генә түгел, аның укучылары өчен дә зур бәйрәм. Мин бүгенгедәй “Бердәмлек”тә беренче язмам “Әти-әни хакы — Тәңре хакы” дип аталган мәкаләм чыкканны хәтерлим. Шуннан соң бер-бер артлы башка язмаларым да дөнья күрә башлады. Мин аларның барысын да җыеп барам. Читать полностью

“Илһам”лы Алсу

Алсу казань2Казанда Та­тарстан Респуб­ликасының мәгариф һәм фән ми­нистр­лыгы, Татарстан Рес­пуб­ли­касының Язучылар бер­леге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесен йом­гак­лау һәм җиңүчеләрне бү­ләк­ләү тантанасы узды­рыл­ды.

Бәйгедә Россиянең төрле почмакларыннан килгән ши­гырь, проза һәм драма әсәр­ләре язучы 715 бала катнашты. Шуларның берсе — безнең якташыбыз, “Яктылык” мәктәбенең 5нче «Б» сыйныфы укучысы Алсу Абдерәхимова иде. Читать полностью

Замечательный подарок мочалеевцам в честь 70-летия Великой Победы / Мәчәләй ветераннарының исемнәре мәңгеләштерелде

DSC_0407Замечательный подарок в честь 70-летия Великой Победы подготовил своим землякам-мочалеевцам Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев, член Бюро Исполкома Всемирного конгресса татар, президент Самарской региональной творческой общественной организации «Дуслык» («Дружба»). По его проекту и финансовой поддержке издана книга «Подвиг огненных лет» о фронтовиках и тружениках тыла в годы войны — мочалеевцах.

Главный редактор и составитель книги — Идеал Мусинович Галяутдинов, советник президента «Дуслык», ветеран Вооруженных Сил, полковник в отставке, почетный гражданин города Нурлат РТ. Ранее, в связи с 60-летием Победы под его редакцией уже была издана книга о фронтовиках- нурлатовцах «Гордость земли Нурлатской». Читать полностью

Ак әбекәй Шакирә

шагалиеваКамышлы районы Яңа Усман авылында гомер итүче Шакирә Шагалиева — хөрмәткә лаеклы ак әбиләрнең берсе. Тугызынчы дистәне ваклаган әбекәйнең тормыш юлы күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Әтисе Закирны Богырысланга эшкә алгач, гаиләләре белән Бозбаштан  шәһәргә күченгәндә Шакирә икенче сыйныфны гына тәмамлаган була әле. Читать полностью