Дары исе татыган имам

шияповыПохвистнево районы Яңа Мансур авылында яшәүче Исхак Хәсән улы Шиһапов, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, механизатор булырга ниятли. Эшкә җибәрелгән Сосновка авылында аңа озак кына эш бирмичә аптыраталар. Шуннан ул армиягә китеп бара.

Көнбатыш Украинаның Станислав өлкәсендә хәрби уку үткәннән соң, аны әле Литва башкаласы Вильнюста командирлар мәктәбендә дә укыталар. Ул сержант дәрәҗәсендә 3240 санлы частька беркетелә һәм туп-туры сугышка килеп керә. Бу вакытта сугыш Украинада бара. Читать полностью

“Бердәмлек” күңелгә нур өсти

22-400x290Мине “Бердәмлек” газета­сының тугры укучысы дип атарга ярый. Аның һәр санын көтеп алам һәм беренче битеннән ахырына кадәр йотлыгып укыйм. Соңгы битендә күп итеп котлаулар басылуына һәрвакыт хәйран калам. Бу бик яхшы, димәк, минем кебек газетаны яратучыларның саны күп.

“Бердәмлек”не кулыма алган саен бер вакыйга искә төшә. Үткән гасырның сиксәненче елларында минем ике туган абыем Галимҗанның кызы Мөнирә Камышлы районының Дәүләткол авылы егетенә тормышка чыккан иде. Мин аларның туена кода булып бардым. Мәҗлес ахырында кодаларыма шунда ук чыгарган шигыремне укып күрсәттем. Аның соңгы юллары болай яңгырый: Читать полностью

Югалтканны торгызып булмый…

Мәчет картлары Минсәхи ага Вәли­әх­мәтов белән Минсәгыйть ага Лотфуллин.

Мәчет картлары Минсәхи ага Вәли­әх­мәтов белән Минсәгыйть ага Лотфуллин.

Ни аяныч, оптимальләштерү дигән ямьсез күренеш әле дә булса дәвам итә. Ел саен авыллар күзгә күренеп таркала тора.

Моңардан чыгу юлы бармы икән соң?! Бу турыда кем дә булса беләме? Менә шундый күңелсез уйлар йөрәгемне бимазалап торган көннәрнең берсендә миңа Камышлы районының кечкенә генә Бозбаш авылында булырга туры килде. Читать полностью

«Идел» татар халык эстрада ансамбленең зур концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ) / «Идел» яме – язгы яңарышта

1-DSC_036718 апрельдә Самар шәһәренең «Заря» Мәдәният йорты бинасында  «Идел» татар халык эстрада ансамбленең зур  концерты узды. 

Ике сәгатьтән артык барган бу тамашада җыр артыннан җыр яңгырады, биюләр алмашынып торды.

Коллективның җитәкчесе — танылган гармунчы Мидхәт Әминов кайчандыр дусты Рөстәв Вәлиев тарафыннан бүләк ителгән музыка уен коралларында уйнады.  Һәркайсыннан йөрәккә үтеп керердәй моң чыгарды ул. Гармуннарның кечкенәләрен дә, зурларын да өздереп сайратты музыкант. Шулай ул төрле зурлыктагы гармуннарында төрледән-төрле көйләр уйнап, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәтте.

Читать полностью

“Җиңү безнең белән”

1-300x280Якташыбыз Разия Букинаның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Самараның Ленин урамын­дагы яшүсмерләр китап­ха­нәсендә милләттәшебез Ра­зия ханым Букинаның “Җиңү безнең белән” (“Победа с нами”) дип аталган яңа китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде. Читать полностью

Олы йөрәкле әниебез

АСИЯ хакимоваЧелно-Вершины районы Якты Күл авылында туып үскән әниебез Асия Вәлиәхмәт кызы Хәкимова — бик олы тормыш юлы үткән кеше. Аның яшүсмер чагы Бөек Ватан сугышы вакытына туры килә. Шул чор балалары кебек үк әниебез дә олылар белән беррәттән колхозда эшли. Ә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт арбасына җигелә.  Өч улы да сугышта һәлак булгач, кайгыдан Әсма әбиебез сукырая, шуңа күрә Асиягә колхозда да, өйдә дә хатыннар эшен дә, ирләр эшен дә берүзенә башкарырга туры килә. 1948 елда аның фидакарь хезмәте “За доблестный и добросовестный труд в годы Великой Отечественной войны” медале белән билгеләнә. 18 яшьлек кызга бу зур шатлык була инде. Читать полностью

Яши әле, яши Әбдекием!

getImageТатар Әбдекие авылының Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулган. Карты-яше, бала-чагасы, иң матур кием­нәрен киеп, Татарстанның халык артисткасы Бәширә Насыйрова төркеме концертын карарга җыелган.

Менә сәхнәгә гармун кү­тәреп яшь кенә егет чыгып басты да өздереп уйнап җибәрде. Аңа салкын чишмә чылтыравын, сандугач сайравын хәтерләткән тавышлы җырчылар кушылып җырлады. Арада сәхнәгә сүз осталары да чыгып, җырчыларга ял итәргә мөмкинлек бирделәр. Аларның шаяруларыннан көлә-көлә, моң­лы җырлар тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп ял иттек. Читать полностью

Тарихта эзебез ярылып ята…

IMG_709918 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм музейлар көне

Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Самара татарлары тарихына бәйле вакыйгаларны һәм исемнәрне мәңгеләштерү буенча берничә ел инде зур эш алып бара.

Андый урыннар  өлкә үзә­гендә генә дә ике дистәгә якын. Бу элеккеге мәчетләребез һәм татар мәктәпләре урыннары да, танылган дин әһелләре, галимнәр, мәгърифәтчеләр, эшкуарлар һәм илебезнең данын күтәргән шәхесләребез яшәгән йортлар да… Читать полностью

«Безнең бурыч»лар түләнгән көн

IMG_2193Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда XIX төбәкара “Татар балалары җырлый” фестивале үткәрелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараны өлкә мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре мәгариф бүлеге, Халыклар дуслыгы йорты һәм татар милли мәдәни оешмалары ярдәмендә Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе оештырды. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре фестивальгә кадерле кунаклар буларак чакырылган иде. Читать полностью

Казан артистлары “кыздырды”!

1-DSC_08855 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Казан артистларының “Зур концерт”ы тулы залда гөрләп узды

- Минем буем кечкенә булганга күрә залны “кыздырырга” чыгарып җибәрделәр, көнләшеп торсыннар әле, көчлерәк алкышлагыз, — дип тамашачыларны көлдерде сәхнәгә беренче булып чыккан “Татар җыры-2013” бәйгесе лауреаты Илназ Гарипов. Һәм ул  чынлап та үзенең “Яратам!” дигән җыры белән залны “кабызып” җибәрде. Читать полностью

Иҗат — сер ул, кеше — үзе дә сер…

BU_uuSpXOrM1Бәлки, исегездәдер, без, өлкәбезнең татар авыллары мәк­тәпләрендә укучы бер төркем кызлар һәм егетләр, туксанынчы еллар башында “Бердәмлек” газетасы редакциясе чакыруы буенча кышкы каникуллар вакытында бер атнага якын Самарада журналистика серләрен үзләштерү белән шөгыльләнгән идек. Кайберәүләребез шуннан бирле газеталарга язу өстендә күбрәк эшли башлап, мәктәпне тәмамлаганчы “Бердәмлек” белән тыгыз элемтәдә яшәде, “Яшь журналистлар” клубы дигән рубрика астында байтак кына язмаларыбыз да “Бердәмлек”  битләрендә дөнья күрде.
Читать полностью

Сталин аңа Куйбышев шәһәренең Нагорный урамында җир биргән

загруженное (1)Бөек Ватан сугышы вакытында фашист илбасарларын илебездән куып чыгаруга Рәй­сә әбиемнең әтисе Шакир бабамның да өлеше кергән.

Шакир Исмәгыйль улы Сафин 1913 елның 10 авгус­тында Ульян өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында дөньяга килә. Туган авылында үсеп, 18 яшен тутырган егетне 1931 елда Кызыл Армия сафларына алалар. 4 еллык хезмәтен Сахалинда үтәгәннән соң ул туган якларына әйләнеп кайта. Читать полностью

Мөселманнар ярдәмләшеп яшәргә тиеш

new-18713-2012-01-10Пәйгамбәребез: “Аллаһы­ның коллары арасында шундый кешеләр бар ки, алар пәйгамбәрләр дә, шәһитләр дә түгел, әмма аларның дәрәҗәләренә пәйгамбәрләр дә, шәһитлар да кызыгыр. Болар — мөселман булып, бер-берсен Аллаһы хакы өчен яратучылар”, — дип әйткән.

Безнең Мәчәләй авылында да бүген андый кеше бар. “Восток”  авыл хуҗалыгы җитәкчесе  Ринат Зәйнулла улы Искәндәров авылыбыз өчен бик күп яхшы эшләр башкара. Ул гел халык арасында, бөтен проблемаларыбызны ишетеп, белеп тора. Кемгә ярдәм кирәксә, булыша, күбрәк кар явып үтсә, урамнарыбызны чистарттырып тора. Шундый ипле, тәрбияле кеше — бер генә начар сүз дә ишетмәссең үзеннән. Читать полностью