Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары белән халкыбызның күңелен яулап алган шагыйрь Роберт МИҢНУЛЛИН Похвистнево районының Гали авылында әдәби кичә уздырды. Читать полностью
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары белән халкыбызның күңелен яулап алган шагыйрь Роберт МИҢНУЛЛИН Похвистнево районының Гали авылында әдәби кичә уздырды. Читать полностью
12 АПРЕЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ АВИАЦИЯ ҺӘМ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ
Россия космонавтикасы нигезенә бихисап конструкторларның, галимнәрнең, космонавтларның, ракета-космос тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрнең сәләте, зур хезмәте һәм батырлыгы салынган. Арада милләттәшләребез дә байтак.
Мин үзем дә бит ракета-космос төзү эшенә 45 ел гомеремне бирдем. Хезмәт юлым 1963 елда Михаил Васильевич Фрунзе исемендәге мотор төзү заводының конструктор бюросында башланган иде. Югары белемем булмаса да, конструктор булып эшләргә, ә кичләрен авиация институтының кичке бүлегендә укырга туры килде. Читать полностью
Моннан ун ел элек без, Самара башкортлары, беренче мәртәбә “Карга туе” дип аталган милли бәйрәмебезне үткәргән идек. Ул Самараның Халыклар дуслыгы йортында барлыгы 50 — 60 кеше катнашында узды. Хәзер инде ул халкыбызның көтеп алган зур бәйрәменә әверелде һәм без аны зурлап үткәрәбез.
Быелгы “Карга туе” бәйрәме дә Тимерьюлчыларның Мәдәният йортында шыгрым тулы залда үтте. Без милләтебезгә кагылышлы берничә юбилейны, истәлекле датаны да берләштереп, “Карга туе”нда үткәрергә булдык. Читать полностью
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы редакциясе! Төрле басмалар битендә сугыш чоры балалары турында язмаларны укыгач, мин дә бик күп хәсрәтләр кичергән апам Фирзәнә Хәйбуллова турында аның яраткан “Бердәмлек” газетасына язарга булдым.
Ул 1929 елда Кошки районы Моисеевка авылында гади крестьян гаиләсендә туа.
Әтисе озак чирләп ятканнан соң терелә алмый, үлеп китә. Озак та тормый әниләре дә бакыйлыкка күчкәч, Фирзәнә абыйсы һәм сеңелесе белән ятим калалар, туган-тумачалар, күрше, тирә-юнь ярдәме белән көн күрә башлыйлар. Фирзәнәгә бу вакытта бары 12 яшь була. Ул олы апаларга ияреп, колхоз эшләренә йөри, үсә төшкәч, көлтә бәйли, ашлык суктыруда да катнаша. Үзләренең эше өчен авыл халкына колхоздан берни дә бирелми, чөнки авыр сугыш елларында бөтен ил кебек: “Барсы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен” дигән лозунг астында яшиләр. Читать полностью
Маннур Саттаров – фронтовик-шагыйрь, 1941-45 елларда сугышта булган, батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән кеше. Маннур абыйга 2014 елның 29 ноябрендә 94 яшь тулды. Яшенең зур булуына да карамастан, ул гел йөреп тора. Аның әле автобуска менеп барганын күреп каласың, әле ул, шоферларның котын алып, бөтен кагыйдәләрне бозып, зур юл аша йөгереп чыга, әле “Идел-пресс” ашханәсендә, пешекче кызларга шаян сүзләр әйткәләп, ашарга ала. Гомумән, “Идел-пресс”ка ул көн саен диярлек килеп, бөтен редакцияләргә кереп, шигырьләрен укытып, кайсыларын бастырырга калдырып чыгып китә иде. Иде дим, чөнки соңгы вакытта күзгә-башка чалынмый. Әмма без аңа чылтыраткалап, хәлен сораштырып торабыз. Соңгы чылтыратуыбызга шифаханәдән җавап бирде, “хәлем яхшы, ял итеп ятам әле”, диде.
Кара син гомер агышын! Әле генә студент егетләр Шамил Сатдаров, Мидхәт Галимуллин, Илгиз Колючев, Камил Шамкаев һәм Әхмәт Нәфыйгин Куйбышевта татар ансамбле оештырып йөриләр иде. Күз ачып йомарга да өлгермәделәр, менә инде аларның гөлҗимеше – “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле үзенең 45 яшен бәйрәм итә. Читать полностью
Безнең яратып укый торган “БЕРДӘМЛЕК” газетабыз шушы көннәрдә үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте. Мин дә бу бәйрәмгә бик теләп бардым, чөнки үземне аның тугры укучысы дип саныйм, 20 ел буе язылып, укып киләм бит аны.
Әгәр шушы газетабыз булмаса, нишләгән булыр идек икән? Ана телебезне дә, тарихыбызны да оныткан булыр идек, татар дөньясында нинди вакыйгалар булуын да белмәс идек… Ә “Бердәмлек” аша без данлы, танылган, абруйлы милләттәшләребезнең тормышы белән танышабыз, милли оешмаларда нинди чаралар уздырылуы турында белеп торабыз. Менә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. “Бердәмлек” үзенең битләрендә бик аз санда калып баручы ветераннарыбызның һәрберсе турында материаллар язарга, илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән вакытта аларның күргәннәре турында бөтен өлкә татарларына да белгертергә ниятли. Читать полностью
Похвистнево районының Гали авылында менә инде җиденче тапкыр «Халкым минем!» фестивале уздырылды. Бу турыда “Бердәмлек”тә өлкәбезнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе урынбасары Айсылу Абдиева язып чыккан иде инде. Гомере буе “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә җырлап, үзешчән сәнгать дөньясында кайнап, бу өлкәдә профессиональлек туплаган ханымның чарага үз карашы булса, Гали авылы хәбәрчесе Саимә апа МОРЗАХАНОВА аны үз күзлегеннән күреп яза. Бүген сезгә Саимә апабызның язмасын тәкъдим итәбез.
Читать полностью
Самараның “Победа” Мәдәният йортында “Бердәмлек” газетасының 25 еллык юбилеена багышланган кичә үткәрелде
Чираттагы юбилеебыз алдыннан бәйрәмне зур итеп үткәрергәме, әллә редакция коллективы белән тыйнак кына чәй эчү дә җитәме дип уйланып, фикер алышып йөргән көннәрдә эшкуар, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинны үзенең офисына чакырып алды да, юбилейны үткәрү, һичшиксез, кирәк дип, икеләнүләребезгә чик куйды. “Ак байларыбыз ярдәмнән калдырмаслар, акча җыярбыз да, өч мең тиражы булган, 25 ел буе халыкка хезмәт иткән газетабызның юбилеен гөрләтеп уздырырбыз”, — диде ул. Читать полностью
Начальник Управления министерства внутренних дел России по Самаре полковник полиции Дмитрий Блохин поздравляет с подписанием важного соглашения руководителя фирмы «Волгопродмонтаж» Талгата Хузина
В Самаре начали претворять в жизнь Федеральный закон «Об участии граждан в охране общественного порядка», подписанный Президентом России Владимиром Путиным.
По поручению начальника Главного управления министерства внутренних дел России по Самарской области генерал-лейтенанта полиции Сергея Солодовникова, состоялся ряд встреч руководства самарской полиции с трудовыми коллективами различных предприятий города Самары.
Так в строительной фирме «Волгопродмонтаж», расположенной в Кировском районе, состоялась встреча, в ходе которой людям, работающим в данной организации, было предложено вступить в ряды добровольных народных дружин. Читать полностью
Азат Туктаров грантка откан акчага сатып алган яңа “Беларусь” тракторы янында.
Урамда яз. Йорт түбәләренә эленгән боз сеңгеләреннән тып-тып итеп тамчылар тама башлады. Тиздән кар бөтенләй эреп бетеп, кырлар чәчүчене каршы алыр.
Терлекчелектә дә хәзер иң мәшәкатьле вакыт. Кошки районының Яңа Фәйзулла авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Азат Тәлгать улы Туктаров мине эш урынында каршы алды. Читать полностью
Исәнмесез, кадерле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Менә сезнең 25 еллык юбилеегыз да килеп җитте. Чын күңелдән олы бәйрәмегез белән котлап, уңышлар һәм алсу таңнардай тыныч, гүзәл киләчәк телим үзегезгә.
Мин “Бердәмлек” газетасына күптәннән язылып киләм һәм аның яңа санын алган саен Нурания Абзалованың материалларын эзлим. Мин бит аның язмаларын бик яратып укыйм. Җирдән ургып чыккан көмеш сулы чишмә сыман гөрләп тора аның мәкаләләре. Күпме гыйбрәт анда! Читать полностью