
Самара нәшрият йортында «Бердәмлек»нең беренче саны чыккач (сулдан уңга) — бүлек мөдире Идеал Галәүтдинов, җаваплы секретарь Шамил Галимов, баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин, мастер Нина Осипова, хәреф җыючылар Оксана Подопригора һәм Нина Грунина, корректор Әминә Шәмсетдинова.
“Бердәмлек»кә — егерме биш яшь! Чирек гасыр! Ничек тиз үтә бу гомер дигәннәре! Эш кызыклы, ә тормыш вакыйгаларга бай булганда көн артыннан көн үткәнен сизмисең дә икән. “Бердәмлек”кә эшкә урнашканда минем дә яшем чак кына утыздан узган иде. Ә хәзер… хәзер инде “Бердәмлек”кә дә 25 яшь!
Газетабыз турында: “Бу әле тернәкләнеп, аякка басып килүче басма гына”, — дип әйтеп булмый. Ул укучылар, башка матбугат чаралары арасында абруй казанып өлгерде, уз укучысын, юнәлешен, телен тапкан басмага әверелде. Интернеттагы “Матбугат.ру”, “Самар татарлары”, “Дуслык” сайтларында безнең мәкаләләр эленә башлагач, Самара өлкәсендә генә түгел, аларны Россиянең, хәтта дөньяның төрле почмакларында да укый башладылар. Уку гынамы! Мәкалә астына әллә ниләр язып үз фикерләрен, ачуларын, хуплауларын белдереп торалар. Бу инде ике яклы элемтә дип атала, һәм шуның белән кызыклы да. Интернетта автор гына түгел, укучы да үз фикерен әйтә ала хәзер.
Читать полностью