Нәфкать Нигъ­мәтуллин тамашачы күңеленә тагын бер сукмак салды

nafnafҮткән атнаның якшәм­бе­сендә “Татарстан – Яңа гасыр – планета” телевизион ка­налы көндез дә, кичен дә Та­тарстанның халык артисты, популяр татар җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллинның былтыргы концерт программасын тулысынча диярлек күрсәтте. Самарада әле бер атна элек кенә ул үзенең яңа программасы белән чыгыш ясаган булса да, без бөтен гаиләбез белән телевизор алдына җыелып, тагын бер кат рәхәтләнеп яраткан җырчыбызны карадык. Читать полностью

В самарской школе №85 открыли мемориальную доску в память о погибшем афганце-татарине / Әфган сугышы батыры истәлегенә

11-DSC_0634В рамках военно-патриотического воспитания в образовательных учреждениях Самары устанавливаются мемориальные доски в память участников афганской войны, а также воевавших в «других горячих точках». Сегодня, 2 февраля 2015 года, в школе №85 прошла торжественная линейка, посвященная открытию мемориальной доски в честь выпускника учебного заведения, воина-афганца Альберта Равильевича Халиуллина.

В школу пришли представители администрации городского округа Самара,  руководители ветеранских организаций, ветераны локальных войн и конфликтов, родственники, друзья и одноклассники Альберта Халиуллина. Читать полностью

“Самара буйлап археолог белән” дип аталган күргәзмә ачылды / Открылась передвижная выставка «По Самаре с археологом»

03

Самара каласы 5 мең ел элек Хазар каганаты астында булган. Моны шәһәр тирәсендә табылган каберлекләр раслый. Шәһәребезнең Samar исеме да шуннан киләдер, бәлки, дип уйлыйлар галимнәр.

Самараның Алабин исемен­дәге музеенда “Самара буйлап археолог белән” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул бу җирләрдә моннан йөз мең еллар элек яшәгән халыкларның тарихына һәм археологик казылмаларга багышлана.

Читать полностью

Нас объединила идея создания в селе Татарский Байтуган музея автора «Алифба» / Сәләй Вагыйзов музее туплана

 Музей "Элифба" (Музей татарского букваря) открыт в Арском педагогическом колледже, где работали авторы "Элифбы" С.Г.Вагизов и Р.Г.Валитова

Музей «Алифба» (Музей татарского букваря)  в Арском педагогическом колледже, где работали авторы «Элифбы» С.Г.Вагизов и Р.Г.Валитова

Идея создания в селе Татарский Байтуган Камышлинского района музея автора учебника для детей «Алифба» Салея Вагизова находит добрый отклик у многих жителей сельского поселения Байтуган, его уроженцев и гостей.

С пониманием отнесся к нашим намерениям Глава Администрации района Рафаэль Багаутдинов, по инициативе которого под музей был приобретен в селе дом самого Вагизова, создана рабочая группа, чёткий алгоритм действий которой направлен на решение вопросов по открытию сельского музея. Читать полностью

Гали авылы мәктәбе укучысы Әлфия ЛАТЫЙПОВА: «Минем яраткан укытучыма 60 яшь тулды»

скачанные файлы7нче сыйныфта гына укуыма карамастан, минем укы­тучыларым шактый күп. Аларның бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларымны да хөр­мәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәх­мәтлемен.

Кем турында гына язсам да, аларның һәрберсен мактап бетерерлек түгел. Ләкин мин инглиз теле укытучысы Фәния Абдулла кызы Мөхәммәдиева турында язарга булдым. Фәния апа (без аңа шулай эн­дәшәбез) тумышы белән Новокуйбышевск шәһәреннән. Ул Куйбышев (хәзерге Самара) педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлап, 1978 елда Похвистнево районына юллама буенча эшкә килә. Читать полностью

Биек йортлар төзегән ветеран

9 мая в школе 001

Минсәгыйрь Газизов

Вакыт үтә тора.  Картларыбыз  мәңгелеккә күчә тора, ә яшьләрнең алар белән исән чакларында сөйләшергә вакытлары җитми. Без дә элек хәзерге яшьләрдән бер дә аерылмый идек. Бүгенге көндә ата-ана, бабай-әби, абзый- апаларыбыз исән булса, без алардан бик күп нәрсәләр турында сорар идек. Тик терсәкне тешләп булмый шул, соңга калдык инде.

Мин бу язмамда Бөек Ватан сугышы елларында үскән бер яшь малай турында язарга ниятләдем. Ул Яңа Усман кырларында эшләгән, Куйбышев шәһәрендә торак йортлар һәм Металлург заводын төзүдә каткашкан. Мин язмамда “төзи” сүзен кулланам, чөнки төзү  сүзендә данлык, горурлык бар. Читать полностью

73 яшьлек хезмәт ветераны Минсалих НАСРЕТДИНОВ: «Батам тирән уйларга…»

294408Минем бу шигъри юлларымны милләттәш­ләребез кисәтү буларак кабул итсәләр, уйлансалар иде.

Хуҗасыз калган йортларның

Байтагы җимерелгән,

Эшсез яткан авыл халкы

Төрле якка сибелгән. Читать полностью

Гали авылы мәктәбе укучысы Гүзәл ГОЗӘЕРОВА: «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…»

77808257_7“Хәтерлим мин әле бү­генгедәй…” дигән җырны белмәүчеләр юктыр, мөгаен. Һәркем  үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, та­ләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, кулыма чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хә­терлим.

Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан җитәкләп, укытучыбыз Ләйлә Фәрит кызы Гозәерова матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Читать полностью

Сине бәхетле итәсем килгән иде, балам…

tata-si-fiica2Сәлимҗанның хатыны Кәримә үлгәч, аның бердәнбер якыны булып кызы Җәмилә калды. Шул көнне өзелеп-өзелеп елаган баласын күкрәгенә кысып, ата кеше: “Кызыбызны бәхетле итәрмен” — дип, үз-үзенә сүз бирде.

Беренче вакытта бик авыр булса да, тормыш үз юлына кайтты. Җәмиләсе үсеп җитеп, мәктәпне уңышлы гына тәмамлады, югары уку йортына укырга да керде. Читать полностью

7 областной шахматный турнир памяти Салиха Шарафутдинова прошел в селе Старое Ермаково / Традициягә әверелгән турнир

cff2660406be55eaca71f3dbf984c5ebОбластной шахматный турнир, посвященный памяти Салиха Шарафутдинова, стал уже традиционным. Седьмые по счету состязания прошли 17 января.

Участники, а их в этот раз было 40 представителей Самарской области, в том числе международный гроссмейстер Арсений Алавкин, мастер ФИДЕ Олег Безман и кандидат в мастера спорта, международный арбитр Геннадий Осташевский, всегда с большим желанием приезжают в село Старое Ермаково.

Читать полностью

Бәхетле картлык

РӘСЕМДӘ: Габделбарый ага уллары (сулдан уңга) Равил һәм Ринат белән.

Габделбарый ага уллары (сулдан уңга) Равил һәм Ринат белән.

Кеше гомере бигрәк тиз үтеп китә икән. Минемчә, ул берничә кисәккә бүленә: балачак, яшүсмер еллары, аннан соң гаилә кору, балалар тәрбияләп үстерү мәшәкатьләре. Шул арада карыйсың, балаларның балалары — оныклар инде үсеп, үзләренә оя кора башлаганнар!.. Тикмәгә генә:

Күрми калдым, белми калдым 

Яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырламыйлардыр шул.

Әнә, авылдашыбыз Хәниф улы Габделбарый ага Сафинга да 85 яшь тулган.  Читать полностью

Күңел бит ул диңгез кебек, бер чайкала, бер тына…

Хамматнур абый һәм Сәгыйдә апа туган­нары белән.

Хамматнур абый һәм Сәгыйдә апа туган­нары белән.

Гомернең бер көне дә кабатланмый. Һәр көн үзенең миз­гелләре, куанычлары, шат­лык-кайгылары белән әкрен генә мәңгелеккә тарих бит­ләренә языла бара. Һәр­кайсыбызның кү­ңелендә гомер­леккә уелып кал­ган көннәр, тормышыбызда ти­рән эз калдырган кешеләр бар.

“Күңел бит ул диңгез кебек, бер чайкала, бер тына.  Нинди генә кыенлыклар килсә дә сабыр булыгыз, кайгыларга бирешмәгез”, — дип өйрәтә иде безне әниебез. Ә хәзер бу сүзләрне еш кына без Байтуган авылы имамы Хамматнур абыйдан ишетәбез. Читать полностью

Яңа мәчеткә манара күтәрелде, гөмбәз куелды…

DSC05936Кышның берникадәр салкын һавасы да беркемне дә куркытмаган. Исаклы район үзәгендә салынучы яңа мәчет бинасына манара күтәрү һәм гөмбәз кую тантанасына шактый күп халык җыелган иде бу көнне. Араларында биредә яшәүчеләр дә, Самарадан, башка шәһәр һәм районнардан килүчеләр дә бар иде. Тантана күрше Камышлы районының Иске  Ярмәк авылы мәхәлләсе имамы Ризван хәзрәт Яруллин әйткән моңлы азан тавышы белән башланып китте. Аннан Исаклы районы башлыгы Валерий Дмитриевич Ятманкин тантанага җыелучыларны шу­шы зур вакыйга белән кот­лады. Аңардан соң Камышлы, Кләүле, Исак­лы районнарының имам-мөх­тәсибе Габдулла хәз­рәт Мөхәммәткәрим сүз алды: Читать полностью