Камышлының яңа мәктәбендә уку бигрәк рәхәт

DSC05614Ниһаять, җәйге каникуллар үтеп, яңа уку елы башланып китте. Күп авылларда мәктәп биналарына ка­питаль ремонт ясалган, ә Камышлы авылы укучылары 2001 елда төзелә башлап, быел, ниһаять, аякка бастырылган яңа мәктәп бусагасын атлап керделәр. Миңа аның җитәкчесе Айсылу Хәлил кызы КАЮМОВА белән очрашып, бу мәһабәт бина белән якыннан танышу бәхете насыйп булды.

Айсылу Хәлил кызы урамнан ук каршылап, мине яңа бинага “сәя­хәткә” алып китте. Бу мизгелдә аның шатлыгы эченә сыймый иде. Читать полностью

Ике халыкның уртак язмышы

репрессия30 октябрьдә россиядә репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләнеп үтте

Самарада нәшер ителүче “Социальная газета» еш кына Анатолий Мухортов исемле авторның публицистик язмаларын бастырып тора. Мин аларны бик яратып укыйм, чөнки үзенең авылы, туганнары, авылдашлары тормышы турында ничектер төсләргә бай һәм җылы итеп яза белә ул. Бигрәк тә христиан бәйрәмнәре, рус халкының гореф-гадәтләре турындагы мәкаләләре шул элеккеге елларга алып кереп китә.  Шундый вакытларда минем әнием сөйләгәннәр искә төшә…
Читать полностью

Мул уңышлы көзге бәйрәм / Умеем трудиться и отдыхать!

Самара шә­һә­р татар милли-мәдәни ав­то­но­мия­се рәисе Рифкать ХУ­ҖИН һәм аның директоры Ли­нар СА­БИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Самара шә­һә­р татар милли-мәдәни ав­то­но­мия­се рәисе Рифкать ХУ­ҖИН һәм аның директоры Ли­нар СА­БИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә -

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.

Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык  бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар.  Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган. Читать полностью

Автобус йөртүче дә кәефне күтәрә ала

водитель26 октябрь – Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Шәһәр иртә уяна: картлар намаз укырга җыенып йөргән арада балалары эшкә, ә оныклары мәктәпкә җыена. Җылы өйдән чыгып, автобус тукталышына килеп баскан кеше әледән-әле сәгатенә күз сала: аның автобусы графиктан чыкмаган микән? Эшенә соңгармас микән? Юк, чыкмаган, әнә 37нче маршрут автобусы салмак кына тукталыш янына килеп басты. Кабинадан күптәнге танышым Исламнур Гайфулла улы ХАММАТШИН баш кагып исәнләшә.  Чиста тәрәзәләре аша көр елмаючы авылдашым белән горурланам мин. Аның үз эшен чын күңеленнән яратуын да, пассажирларыннан иртәрәк уянып эшкә китүен дә, икенче сменада эшләгәндә төн уртасында гына кайтып керүен дә яхшы беләм. Читать полностью

Эшләгәнең — кешегә, өйрәнгәнең – үзеңә / Убрался у себя — предложи соседям

субботник

Радик ГАЗИЗОВ, Вадим КОРОБОВ һәм Линар САБИРОВ .

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә шимбә өмәләре елына ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрелә. Үткән шимбәдә анда чираттагы көзге өмә уздырылды

Иртәнге сәгать тугызларда мәктәп тирәсе гөр килә иде инде. Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары, өлкән сыйныф укучылары һәм мәчет волонтерлары, көрәк-тырмалар белән коралланып, мәктәп йорты, якындагы балалар бакчасы һәм йортлар тирәләрен яфраклардан һәм чүп-чардан чистартуга керешкәннәр. Читать полностью

Мәдрәсәдә корбан ашы

галиГали авылы мәдрәсәсендә Өлкәннәр көненә багышлап инде икенче ел Корбан ашлары уздырыла. Быел  әлеге мәҗлесне авылдашыбыз Зәйтүнә Гыйльфанова, аның кызы Лилия һәм кияве Илфат Гарифуллиннар үткәрделәр. Мәдрәсәдән дә бер корбан өстәлеп, 3 корбан табынын бергә үткәрергә насыйп булды. Читать полностью

Здесь тыл был фронтом / Гала-концертта очрашырбыз!

14e259adfcd2082a2f5029edad74bdc8Камышлинская программа под названием «Здесь тыл был фронтом» стала не набором отдельных номеров, а целостным театральным представлением

18 сентября в Самаре открылся второй губернский фестиваль самодеятельного народного творчества «Рожденные в сердце России», приуроченный к 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.

Читать полностью

Һаваларда оча ике аккош

3

Ринат СИТДЫЙКОВ һәм Венера ЯМАЛЕТ­ДИНОВА.

Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел”  татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Бу язмабыз  оешманың рәисе Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ һәм аның урынбасары Венера Миннехатип кызы ЯМА­ЛЕТДИНОВАның мил­ли-­мәдәни дөньябызда ирешелгән уңышлары һәм уңыш­сызлыклары турында.

Татарсызлык… Татар дөнья­сында килеп чыккан бу хәлне ничек аңлатып була икән? Милли йөзеңне җуеп, олы юл чатында аунап ятумы бу? Әллә инде бар булмыш татарлыгыңны югалтып, үлем тигәнәсенә тәгәрәп китүме? Россия киңлекләрендә милләтсез җаннарның исәбен-хисабын кемнәр белеп бетер­гән? Читать полностью

Турист сукмаклары Муром шәһәрчегенә барып җитәрме?

Ширяеводагы Поп тавы янында экскурсия.

Ширяеводагы Поп тавы янында экскурсия.

Быел «Самара Җәясе» милли паркы үзенең утыз еллык түгәрәк датасын бил­геләп үтә. Шул уңайдан жур­налистлар өчен пресс-конференция һәм Самара Җәясе буенча сәяхәт оештырылды

Самара Җәясе — безнең өл­кәнең генә түгел, Россиянең дә иң матур урыннарының берседер. 127186 гектар җирдә үсә торган меңләгән төр үсемлекнең 12се тик Жигули тауларында гына бар, кайбер җәнлекләр дә биредә борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр. Шулай ук Себер урманнарында һәм Азия далаларында яшәүче хайваннар һәм кошлар да Идел буенда икенче йорт­ларын тапканнар һәм биредә үзләрен бик яхшы хис итәләр. Аларның күбесе Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Читать полностью

Увековечим имена земляков-соплеменников / Татар исемнәре уеп язылачак

увековечимСамарская областная татарская национально-культурная автономия (СОТНКА) выиграла грант Министерства культуры Республики Татарстан на изготовление и установку 4-5 мемориальных досок, увековечивающих память  выдающихся земляков-соплеменников.

Так, по мнению директора СОТНКА, историка-краеведа Шамиля Хайдаровича Галимова, памятные доски необходимо установить по адресам: Читать полностью

Авылларыбызда дин учаклары сүнмәс / Татар халкына, туган авылына, Аллаһы рәхмәтенә багышланган юл

каримов

“Шәһри казан” газетасында хәбәрче Дилбәр Гарифул­линаның Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән “Яшь имамнан да мескен кеше юк” дигән әңгәмәсе дөнья күргән иде. Анда дин әһеле: “Татарстанда булган мәчетләрнең 70 процентында имамлык вазифасын яшьләре җитмештән арткан бабайлар алып бара. Олы яшьтәгеләрнең мондый олы вазифаны алып барырга көчләре дә, белемнәре дә җитеп бетми. Ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, чөнки аларга анда яшәү һәм эшләү өчен шартлар юк”, — дип, авыл мәчетләре алдында торган проблемаларны да атап узган.

Ә менә безнең өлкә авыллары мәчетләре бүгенге көндә нинди шартларда яши икән соң? Бу сорауны без Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә бирдек. Читать полностью

Кабул итеп алыгыз

Kazimir Malevich - Two Men Pulling a Handcart

Казимир МАЛЕВИЧ рәсеме.

Тоткынлыктан хатлар

Самара өлкәсе төрмәләренең берсендә тоткынлыкта яшәүче авторыбыз М.И. Кәрим турында 2013 елның 27 августында чыккан 18нче саныбызда “Мине аңларлармы икән?” дигән язма бастырган идек.

Менә кулыбызга аның тагын бер хаты килеп эләкте.  Хәер, аны хат дип атарлык та түгел, ул пөхтә итеп кулдан төпләнгән дәфтәр. Анда проза да, шигырьләр дә бар. Бу язмаларны төрмәдән урау юллар белән яхшы кешеләр алып чыкканнар һәм безнең редакция хезмәткәренә китереп тапшырганнар. Детектив маҗара, дияргә дә була. Читать полностью

Туган телем — татар теле (Милли мәсьәлә)

туган телем -татар телеБу елның июнь башында Дәүләт Думасы депутатлары Гаджимет Сәфәргалиев һәм Григорий Балыхин “Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы Законга үзгәрешләр кертү” мәсьәләсен күтәреп, аның проектын эшләп чыгарганнар һәм фикер алышуга куйганнар иде. Читать полностью