Камил акыл һәм камил тормыш / В Железнодорожном районе Самары чествовали ветерана

Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидулла Галимуллинга 90 яшь тулу уңаеннан Самараның Железнодорожный (Тимерьюл) районындагы социаль ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәрләре аны котларга килгәннәр.

Социаль ярдәм күрсәтү ида­рәсе хезмәткәре Эллина Карасик сөйләвенчә, бабай Оренбург өлкәсендәге күп балалы бер гаиләдә туып үскән. Сугыш вакытында Куйбышевның авиация заводында самолет детальләре ясаган, кичен авто­мобиль техникумында укып йөргән, шуннан армия хез­мәтенә алынып, Сахалин якларында хәрби фәнгә төшенә башлаган. Соңрак шактый ук сугыш тәҗрибәсе туплаган егетне Уфаның пехота училищесы җитәкчесе итеп билгелиләр. Читать полностью

Тырышлыгыбыз халык өчен

загид сафинӨлкәбезнең Сок елгасы буенда урнашкан бердәнбер Камышлы татар районы  көннән-көн чәчәк ата, матурлана, аның көнкүреш шартлары яхшыра бара. Без Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһид Әбделхак улы САФИН белән очрашып, нәкъ шул турыда сөйләштек. Хәзер шушы сөйләшүебезне хөрмәтле укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
Читать полностью

Туган якның тарту көче

садриевы 1.1012 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Садриевлар гаиләсе Яңа Мансур авы­лында иң уңганнардан санала. Бер-берсен яратышып өйләнешкән Миргазиян белән Вәлимә бермәлне бәхетләрен читтә Таҗикстан якларына китеп эзләп карыйлар. Тик торган җирләре, эшләгән урыннары яхшы булса да, барыбер туган туфракның тарту көче үзенекен итә, алар авыру әтиләрен карарга Яңа Мансурга әйләнеп кайталар. Читать полностью

Разия ӘЮПОВА: «Калфак чигү дә кыйблабызны барлау ул»

Разия апа

Разия ӘЮПОВА (сулда) һәм Гөлнара НАСЫЙРОВА Казанда мастер-класс вакытында.

Мин үзем яшьтән чигү чигеп үстем, әле дә вакытым булганда тиз генә утырам да, үземә ошаган берәр нинди чигүне чигеп куям. Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс үткәрәчәген белгәч, түзмәдем, барсын да үзем барып күрәсем, өйрәнәсем килеп китте. Югыйсә, яшем дә бар бит инде, чигү чигәргә һәвәслегем дә, тиешле тәҗрибәм дә җитә кебек. Мин әйтәм: “Яшьләрне дә алып барырга кирәк, күрсеннәр, өйрәнсеннәр”. Ә инде мин үзем барсам, яңа гына эшли башлаган Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасында бу эшне җәелдереп җибәрергә җиңелрәк булачак. Читать полностью

Наиль Калимуллин: “Родной земле желаю процветания!” / «Байком-сервис» үсештә

7941e03dfc6517ad019fbbdd8c3625cdНаиль Калимуллин по-сыновьи любит свой родной Байтуган, за его роскошную природу, замечательные поля, которые летом колосятся  зелеными коврами хлебов, щебет жаворонка, цветущие белым облаком сады, нарядные леса, невысокие горы.

Читать полностью

Булдыралар чуваш дусларыбыз!

чуваш керешеШенталы районының Четырла авылында туып үскән бертуган Виталий һәм Николай Сидоровлар призына чуваш милли көрәше буенча алтынчы тапкыр инде регионара ярышлар уздырылды. Быел бәйгедә катнашучылар саны буенча рекорд куелды. Самара өлкәсенең Шенталы, Исаклы, Камышлы, Челно-Вершины, Кошки, Приволжски районнарыннан, Новокуйбышевск шәһәреннән, Чувашстан, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан һәм Мәскәүдән көрәшчеләр килгән иде.
Читать полностью

Аллаһыга якынаю көннәре

313074_1000

Самараның Җәмигъ мәчете алдында гает намазын укучы  мөселманнар.

Быел Корбан гаете ял-шим­бә көненә туры килде. Шуңа да шәһәр һәм авылларыбызда мәчетләр иртәдән үк халык белән тулган иде. Самараның өч катлы дүрт мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчетенә генә сыймыйча, гаеткә килү­челәр аның алдындагы киң мәйданны да тутырдылар.

Сәгать алтыда бергәләшеп иртәнге намаз укылды. Гадәттә гает көнендә намазларны өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үзе үткәрә иде. Бу юлы, аның Мәккәгә хаҗга китүе сәбәпле, бу вазифа Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм мәзин Илнур хәзрәт Сабировка тапшырылган иде. Читать полностью

“Җиңүле май” акциясендә катнашырга чакырабыз / Примите участие в областной акции «Победный май»

med_gallery_3019_19_4381942015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез

Шушы зур бәйрәм уңаеннан Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы һәм Самараның универсаль фәнни китапханәсе “Җиңүле май” дип аталган акция уздыруны тәкъдим итте. Читать полностью

Сездән дә изгерәкләр бармы?

хат килдеМенә тагын Өлкәннәр көне үтеп китте. Бу бәйрәм аларга шатлык-куанычлар гына алып килгәндер, дип ышанабыз.

Өлкәннәр авыр заманнарда яшәсәләр дә, күңел ма­тур­лыклары артканнан-арта гына бара. Вакыт кына алар­ның чәчләренә ак карлар яудыра, иңнәренә авыр йөк өя. Менә бу фотосурәт төше­релгәнгә дә егерме ике елдан артык икән инде. Әбисе һәм бабасы кулында утырган кызым Зөһрә хәзер үзе әни, ире Ринат  белән балалары Алсуны үстерәләр. Читать полностью

Атказанган мөгәллим

5 октябрь – Укытучы көне

учитель

Татарстан­ның атказанган укытучысы Мин­рахман ХӨСӘЕНОВ (гаи­лә ар­хивыннан).

Минрахман Хөсәеновның кече Ватаны — Денис авылы. Аның бабасы умартачы булган, әтисе гомере буе такта ярган, ә менә Минрахман укытучы һөнәрен үз иткән.

Ир-атның үтәгән төп хез­мәтләренең берсе — илне саклау диләр. 1961 елны Хө­сәенов тә армия сафларына алынып, Германия Демократик Респуб­ликасының Советлар Сою­зы гаскәрләре группасында хезмәт итә. Аңа, гаскәри һәм сәяси хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен, отличник исеме бирелә. Читать полностью

Бездә бәйрәм бүген

5 октябрь – Укытучы көне

Рузалия ФаткуллинаПохвистнево районы Яңа Мансур авылының унберьеллык мәктәбендә Рузалия Мөҗәһит кызы Фәткуллина менә инде утыз ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңгы ун елда ул әле мәктәп җитәкчесе урынбасары вазифаларын да башкара. Без аның белән очрашып әңгәмә кордык. Читать полностью

МӘККӘГӘ хаҗ кылырга

Хадж 1

РӘСЕМДӘ: хаҗ сәфәренә киткән бертөркем Самара өлкәсе мөселманнары.

Иртәгә, 4 октябрьдә, Корбан бәйрәме. Бу көннәрдә Сәгүд Гарәбстанының Мәккә шәһәренә бөтен дөньяда яшәүче миллионлаган мөсел­ман халкы җыелды. 26 сентябрь төнендә Самараның Җәмигъ мәчетеннән дә 91 кеше автобусларга утырып, хаҗга бару өчен, Казанга китте. Аларны догалар укып, үзенең хәер-фатихаларын биреп, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин озатып калды.
Читать полностью

Именно от сельчан зависит продовольственная безопасность губернии / Районның иң алдынгысы

З В областном конкурсе «Лучший оператор машинного доения коров» Зульфия Гинятуллова показала хороший пример

На кошкинской ферме ООО «Племзавод «Дружба» добросовестно выполняет нелегкие обязанности высококлассный оператор машинного доения Зульфия Фаттаховна Гинятуллова. Она хорошо знает цену большому молоку. Работает на ферме она уже 27-й год,   успешно справляется  с группой закрепленной за ней коров. В прошлом году она стала единственной «семитысячницей» в Кошкинском районе!  Надой на одну фуражную корову в ее группе составил 7244 кг! Читать полностью