Самараның «Яктылык» мәктәбендә балалар һәм ата-аналар өчен ифтар мәҗлесе узды. Читать полностью
Учитель школы «Яктылык» Рахима Хайрова — победитель городской общественной акции «Женщина года-2024»
Учительница татарского языка и литературы МБОУ Школа «Яктылык», методист образовательно-культурного центра Института Каюма Насыри в Самаре Рахима Хайрова стала победителем городской общественной акции «Женщина года-2024″ в номинации «Специалист образования и науки». Читать полностью
Олыларга курорт монда
Похвистнево районының Мәчәләй авылы бик матур урында урнашкан. Курорт дип атасаң да була. Кешеләре генә менә картаеп бара. Шулай да авыл картларын «привилегированныйлар» дип әйтеп була. Аларга төрле яктан хөрмәт. Берсе дә игътибарсыз калмый. Читать полностью
Сабир бабайның сабырлыгы
1941 елның 22 июне. Халык Сабан туенда ял итә. Шушы көндә канга туймас фашист этләре безнең илгә басып керәләр. Аяусыз сугыш башлана. Бу хәбәр бөтен халыкны кайгыга сала. Безнең авылны да читләп үтми ул кайгы. 176 кеше фронтка китә, 98е яу кырында ятып кала. Бүгенге көндә бер генә исән ветераныбыз да юк. Бу язмам сугыш кырыннан исан-сау кайтып, матур, үрнәк гомер иткән Сабир Ярулла улы Сафиуллин турында. Читать полностью
Туган телеңне белү дошманга каршы торырга ярдәм итә
«Яктылык» мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Мегаполиста туган телләрне саклау» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Читать полностью
Иҗтимагый эшкә башы белән чумган Залия
«Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фон¬дының яңа башкарма директоры билгеләнде
2024 ел декабрендә бу вазыйфага Залия Динмухаметова кереште. Ул бирегә ничек килүе, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, яшьләр белән берлектә эшләү, милли тормыш сыйфатын яхшырту юллары һәм Фонд алдында торган бурычлар турында сөйләде. Читать полностью
Рифат Кыямов «Чемпионнар мирасы»на өлешен кертте
Самара өлкәсендә генә уздырылучы уникаль турнир Россия төбәкләре һәм Казахстан спортчыларын икенче тапкыр бер рингка җыйды. Әлеге ярышлар 12 — 20 яшькәчә көрәшчеләргә профессиональ спортка аяк басу өчен этәргеч булып тора.
Читать полностью
Күңелләрдә яз булсын!
Самараның Революционная урамындагы Кулинария кибетенә үткән ел ахырында илле ел тулып узган иде. Хезмәткәрләренең күпчелеге һәм генераль директоры хатын- кызлар булганлыктан, юбилейны 8 Март тирәсендәрәк уздырырыга карар кылдылар… Читать полностью
Әниләргә җылы котлаулар
Кичә «Яктылык» мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Читать полностью
Үткән гомер аккан су кебек…
26 февральдә Иске Ярмәк авылы зоотехнигы, 90нчы еллар башында колхоз рәисе булып эшләгән Ринат Рәфгать улы Кәримовка 70 яшь тулды
Алдан ук очрашу турында сөйләшеп куелганлыктан, Ринат Рәфгатович мине капка төбендә үк каршы алды. Кунакчыл һәм аралашучан кеше булуы әллә кайдан ук күренеп тора. Шундук җылы һәм җитешле өенә алып керде, хатыны Гөлфия әле генә куе итеп пешергән чәй янына үзе өлгерткән камыр ашларын тезде. Шуннан сөйләшеп тә киттек… Читать полностью
Иле һәм балалары хакына
Украинада барган канлы сугыш чорында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне аеруча мөһим чарага әверелә. МХОдә катнашучы авылдашларыбыз да исән-имин кайтсыннар дип, мәчетләрдә һәркөн Коръән укыйбыз, яу кырларында ятып калганнарны догадан калдырмыйбыз. Читать полностью
Еллар һәм юллар гизеп килгән туфрак
Камышлы районының Яңа Усман авылында Самара дәүләт университетының «Сокол» эзләнүчеләр отряды әгъзалары белән кызыклы очрашу булды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан Исмәгыйль Гаффан улы Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланган иде. Читать полностью
Бәхет өчен күп кирәкме?!
Похвистнево районы, Яңа Мансур авылында яшәүче Насыйх һәм Мөгаззәмә Гарифуллиннар парлы тормышларының 65 еллыгын билгеләп үттеләр
Яшәү — мизгел, сөю — мәңгелек, диләр. Дөрестән дә шулай бит. Кеше гомер баскычыннан югарырак менгән саен яшьлек еллары, сөйгән яры белән кулга-кул тотынышып, гаилә дип аталган кечкенә дәүләтләрендә сабыйлар үстерүе, сөенә-сөенә беренче оныкларын кулларына алып яратулары һәм инде, гомер көзенә килеп кергәч, тормышта ирешкән уңышларына кинәнеп, бу гомернең юкка узмаганына нәтиҗә ясар чак та килеп җиткәнлеген аңлап ала. Читать полностью