Өлкәбездә милли һәм дини гореф-гадәтләрне, ана телебезне саклап калу һәм үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Милли-мәдәни мирасыбызны яшь буынга тапшыру, бүгенге көн активистлары башлаган эшләрне дәвам итәргә лаеклы алмаш тәрбияләү бурычы көн кадагында. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге менә инде 30 елдан артык бу юнәлештә бик актив эшчәнлек алып бара. Бүлекнең бүгенге җитәкчесе Фәрзанә Фәрхәд кызы Мәхмүтова «Яшьләр көне» уңаеннан татар яшьләренең иҗтимагый эшчәнлеге һәм планнары белән таныштырды.
Читать полностью
Чын дуслык шундый була!
Бүгенге язмам озак еллар дәвамында сыналган чын дуслык турында
Март аенда классташым Гөлнур белән Рәшит Гыйльметдиновлар Димитровград шәhәре кафесында гаилә дуслары Халидә Әхмәтҗанова рухына багышлап мәҗлес үткәрделәр. Алар, шушы нәселнең барлык туганнарын җыеп, мул өстәлләр корып, “Ясин” укыттылар. Безнең вакытта сирәк очрый торган хәл бит бу, дип уйлап куйдым. Сәбәбе нидә икән соң? Читать полностью
«Мулла-обманщик» или «Как в советское время в Куйбышеве боролись с исламской идеологией и религиозными служителями» / Имамның вәгазьләре халык күңелендә

Ибрагим Ганиев
Сегодня, 30 июня 2023 года, исполняется 55 лет со дня смерти Ибрагима Ганиева – известного мусульманского религиозного деятеля, первого имама мечети на у. Малый Тупик,127
Как в советское время в Куйбышеве боролись с исламской идеологией и религиозными служителями
Недавно в газетном хранилище Самарской областной универсальной научной библиотеки (СОУНБ) я обнаружил материал, о существовании которого давно знал. Дело в том, что двадцать лет назад, в 2002 году, мы в газете «Азан», в первый раз в национальной печати, готовили статью, посвященную 100-летию со дня рождения Ибрагима Ганиева – самого видного мусульманского религиозного деятеля Куйбышевской области послевоенного периода. Наш основной источник информации — его дочь Дания апа Шамсутдинова тогда подробным образом рассказала все, что она знала о жизни и проповеднической деятельности своего отца. Вспомнила она также о том, что как-то в областной газете был опубликован очень гадкий фельетон, главным героем которого стал «самозванный мулла» Ганиев. После чего отец был очень огорчен и недоумевал: за что, ведь он никому ничего плохого не делает, домашние сборы людей закон не запрещает, это личное дело каждого.. Читать полностью
Гает көненә багышлап
Туган авылымны һич
онытмыйм,
Урамнарын, Янга буйларын.
Мәңгелеккә йөрәгемдә минем,
Яшь гомерем, бала чакларым. Читать полностью
Яшьләр һәм эшкуарлар берләшә
20 июньдә Самараның Җәмигъ мәчетендә, өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов рәислегендә, региональ Диния нәзарәте каршындагы Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Аның эшендә региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, милли-мәдәни татар оешмалары вәкилләре, эшкуарлар һәм актив яшьләр катнашты.
Читать полностью
Бөтенхалык Сабан туе
17 – 18 июньдә Ульяновскида XXII Федераль Сабан туе үткәрелде. Исегезгә төшереп үтәбез, Федераль Сабан туе Ульяновскида дүртенче мәртәбә узды һәм, һәрвакыттагыча, бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйрәмгә Россиянең 52 регионыннан 60 меңнән артык кеше килгән. Самара өлкәсе делегациясе иң зурларының берсе булгандыр: өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр автономияләре, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Камышлы һәм Похвистнево районнары, Сызран һәм Новокуйбышевск милли оешмалары вәкилләре бар иде.
Читать полностью
Бәйрәмле халык — бай халык
11 июньдә Камышлы районы үзәгендә Сабан туе гөрләп узды. Авылга керә торган асфальтның уң ягындагы матур акланда үткәрелгән бәйрәм театраль тамашадан башланып китсә, сул яктагы ипподромда ат ярышлары кыза торды.
Читать полностью
Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә
Менә тагын Сабан туйлары җитте! Күптән көтеп алынган ямьле мизгелләргә коронавирус дигән афәт тә, айлар буе коеп яуган яңгырлар да киртә була алмый икән, илләребез — тыныч, мәйданнарыбыз киң генә булсын! Читать полностью
Килегез сез минем авылыма!
11 июньдә Шенталы районының Денис авылы, бик куп кунаклар кабул итеп, район күләмендә гаять зур Сабан туе уздырды Читать полностью
Сәламәтлеккә ни җитә?
19 июнь — Россиядә медицина хезмәткәрләре көне
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бүгенге әңгәмәдәшем – терапевт, гомуми практика табибы Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин.
Бер гасырлык үрнәк тормыш
1941 — 1945 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын үз күзе белән күргән, катнашкан кешеләрне хәзер бармак белән генә дә санап чыгарга да буладыр. Кайдандыр тарихыбызны икенче төрле итеп күрсәтә торган псевдотарихчылар, аналитиклар килеп чыгалар, тарихыбызны бозып күрсәтергә тырышалар. Россия патриотларының максаты шул: халык күңеленә чын дөреслекне илтеп җиткерү, фашистларның, бандерачыларның мәкерле планнарына чик кую. Советлар иле таркалгач баш калкыта башлаган милләтчеләр Украинаны әнә нинди хәлгә төшерде бит. Безнең илебез миллионлаган корбаннар бәһасенә азатлык яулады һәм, башкача беркайчан да дошманны илебезгә кертмәс өчен, аяусыз көрәш алып барачак.
Читать полностью
Безнең Галимҗан Хөсәенов
27 июньдә танылган футболчы, Куйбышевның “Динамо”, “Крылья Советов” футбол клубларында канат чыгарып, Мәскәүнең “Спартак” клубында ныгыган, данлы карьерасыннан соң балалар тренеры булып эшләгән Галимҗан Хөсәеновның тууына 85 ел тула. Аста тәкъдим ителгән мәкалә газетабызда 5 ел элек, тууына 80 яшь тулган көнне басылып чыккан иде. Бу юбилеенда да, бераз гына үзгәртеп, Татарстан һәм Самара татарлары журналисты Минвагыйз абый Зәйнетдиновның язмасын тәкъдим итәбез.
Читать полностью
В гостях у ветерана / Мөнәвәрә апада кунакта
