Бөек һәм затлы тормыш кичергән бабам

MG_8008Бабам вафат булуына менә инде 5 ел да үтеп киткән. Кулыма бабамның җыентыгы (альбомы) эләкте. Бу җыентыкта бабай һәм әбинең яшь чактагы фотосурәтләре генә түгел, ә гәҗитәләрдә алар турында язылган мәкаләләр. Ә аларның саны бикхисап! Шул язмаларны укып бабам турында күп мәгълүмат белдем һәм бабам турында язарга исәпләдем.

Гый­зам бабай Камышлы районының Иске Ярмәк авылындагы иң актив шәхесләрнең берсе булган. Ул үз авылына күп изге эшләр күрсәткән, гомере буе халык белән аралашып, халыкка хезмәт итеп яшәгән кеше, ә Мәрзия әбием – аның бердәнбере, ышанычы, терәге, киңәшчесе булып гомер кичергән.

1925 елның 26 июнендә Иске Ярмәкнең ярлы крестьян гаиләсендә Гыйзам җиденче бала булып дөньяга килә ул. Авылда 7 сыйныфны тәмамлый. Теләге һәм сәләте зур булса да, төрле сәбәпләр аркасында аңа укуын дәвам итәргә туры килми.

Биредә узган ачлы-ялангачлы балачаклары, юктан да ямь табып узган яшүсмер еллары – алар өчен иң якты хатирә булып сакланганнар. Аларның йөрәкләрендә тирән эз калдырган ачы сугыш хәсрәтен күрү, окоплар казу, насыйп була.

Әнә шул 1941 елның салкын кышында, аякка чабата киеп, Идел елгасының уң як ярында окоп казыган­да Гыйзамның күзе Мәрзиягә төшә дә инде.

1942 елның февраленә чаклы яшүсмер Гыйзам ачлы-туклы көенә төрле авыр эшләр башкара. Бигрәк тә туң җир казулар интектерә.

Алар шулай ук айлар буена урман кисәләр.

Гыйзам яшьли трактор йөртергә өйрәнеп, соңрак колхоз эш­ләрендә көне-төне эшли. Бу авыр эшләрне 16-17 яшьлек кызлар, егетләр, картлар һәм бала-чагалар башкарганын уйласаң, тәннәр чымырдап китә. Мин бәләкәй чакта ул еллар турында әбием безгә сөйли иде:

- Без, олы буын кешеләре, сугышның ачысын татып күрдек. Әлегә хәтле күп еллар үтсә дә, күңелдәге төерләр таралып бетмәгән. Мин үзем Бөек Ватан сугышы елларында, дусларым белән зур кыенлыклар күрдем. Кышның зәмһәрир суыкларында үзем кебек яшь кызлар белән мине Павловка станциясе янында окоплар казырга җибәрделәр. Туйганчы ашарга булмады, аякларыбызга тула оек белән чабата, осләребезгә тузып ямалып беткән бишмәтләр киеп туң җирне казыдык. Ач-ялангач килеш үсмер кызлар үзләренә гомерлек чирләр алдылар бу суык кышта. Бетләр тенкәбезне корытты.

Авылдаш кызларым сугыштан соң да колхозда хезмәт иттеләр. Хәзер аларның күбесе гүр иясе инде, шулай да без, исәннәр, аларны күз яшьләре белән искә алабыз, сәдакаларыбыздан, догаларыбыздан калдырмыйбыз. Сугыш елларында, окоп казыганда иңгә-иң терәлеп җылынган дус кызларым белән мөнәҗәтләр дә чыгарган идек. Бүген дә шул юлларны күңел түремдә йөртәм.

Әбием окоп казучы кызлар арасында иң кечесе булган. Үз башыннан үткәргән шул вакыттагы кыенлыкларга багышлап  шигырь язган:

Җәен кышын яшел тора

Нараткай дигән агач.

Без авылдан чыгып киттек

Бәхеткәйләр булмагач.

Ах, авыр да окоп казу,

Бик арыйбыз кич белән

Көннәр үтә туң җир казып,

Сагындыра кич белән.

Авыр эштән күлмәк чери,

Чабаталар да туза.

Безнең яшьлек гомеребез

Бигрәк заяга уза.

Бу шигырьне җыр итеп тә җырлаганнар.

Сугыш үзенә ир-егетләрне суыра торгач. чират Гыйзам бабайга да килеп җитә. Исән-сау, таза, яшәү дәрте, көче ташып торган егет, сугышта үлеп калуын аңлап, туганнары белән бәхилләшсә дә, аннан кулсыз кайтачагын күз алдына да ки­термәгәндер.

42 елның декабрендә хәрби комиссарияттан повестка килә.

Ульян өлкәсе Сенгилей шәһәрендә яшь солдатлар курсын тәмамлый, аннары Инза шәһәрендә кече командирлар (сержантлар мәктәбе) курсларында укый.

Белорусс фронтының 81нче укчы дивизиясенең 601 укчы полк составына җибәрелә. Белоруссия, Украина фронтында сугышта катнаша. Белоруссиянең Гомель шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнаша.

1944 елның 25 гыйнварында, Белоруссиянең Жлобин шәһә­ре өчен барган дәһшәтле сугышларда сержант Сәлахов каты яралана. Аны сугыш­чан дусты, якташы, Чулпан авы­лыннан Кави углы Мингали гос­питальгә озата. «Бәлки, җирдә озак ятсам, кан күп югалтып үлгән дә булыр идем,  – дип искә ала ветеран. – Ә менә мине үлемнән алып калган Мингали үзе сугышта һәлак булды, кай­та алмады», – дип көрсенеп сөйли иде бабам.

Госпитальдә аңа катлаулы операция ясыйлар. Алты ай буена Тамбов, Алма-ата хәрби госпитальләрдә дәвалангач, “Сугышка яраксыз!” дигән язу белән 19 яшьлек гарип егет 44 елның июлендә туган авылы Иске Ярмәккә кайтып төшә.

Гыйзам бабай сул җиңенең бушлыгына озак күнегә алмаганын бик еш искә ала иде.

Үзендә рухи көч табып, төшенкелеккә бирелмичә, тиз арада ул авыл эшләренә җигелә. Кыр эшләре бетүгә ул фермага эшкә килә. Шунда Мәрзияне очратып, сүз ката һәм алар аралашып китәләр. Ярты ел чамасы очрашып йөргәч, туй ясыйлар.

 Шул гомер эчендә баштан ниләр генә узмаган да, ниләр генә кичерелмәгән. Төп йорт­тан мунча кадәр генә өйгә чыгу, шунда бераз яшәп йортны зу­райту, каралты-кура кору, бәхет­сезлек килеп чыгып, ул йортларның янып бетүе, авылдашла­ры, колхоз ярдәме белән яңа урында яңа өй салулар. Гыйзам ага кулсыз булганлыктан, авырлыкның калын ба­шы Мәрзия әбигә төшә. Нужаны бергә җигелеп тартканга гына, тормыш авырлыклары җиңелеп бара.

Гел кеше арасында эшләгәнгә, рухи яктан көчле һәм аралашучан булганга, Гыйзам үзенең физик кимчелегенә көрсенми. Мәрзиягә өйләнгәч, трактор бригадасында хисапчы булып эшләгән чагында, 1946 елның язында Камышлыда 6 айлык бухгалтерлар курсла­рын тәмамлап кайта һәм кол­хозда бухгалтер ярдәмчесе булып эшли башлый, ә инде 1949 елда аны колхозның баш бух­галтеры итеп билгелиләр. Иң кыен чорда хуҗалыкта хисап эшен алып бару җиңел бул­мый. Беренче өч балсының бер-бер артлы үлүләре аларны хәсрәт дәрьясына чумдыра.

Мәрзия әби фермада хи­сапчы булып эшләвен ташлап, төрле эшләргә күчә, чөнки га­иләдә ун ел эчендә бер-бер артлы дүрт бала туа, аларны карау, йорт тирәсендәге эшләр аның җилкәсенә төшә. Гыйзам һәрвакыт җаваплы урыннарда хезмәт итә. 1953 елдан 1962 нче елга чаклы Ярмәк балалар йорты бухгалтеры, аннан соң 1977 елга кадәр Коминтерн исемендәге колхозның баш бухгалтеры булып эшли.

 Өлкәдә беренчеләрдән булып яңалык – “журнальная система учета” ысулы кертә. Бу Коминтерн исемендәге колхозда исәпнең торышын кискен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Байтак колхозлардан аңа тәҗрибә өйрәнергә киләләр. Күп тапкырлар ул районда да, өлкәдә дә иң яхшы бухгалтер булып таныла.

Лаеклы ялга чыккач та, бабам тик тормый. Сугыш инвалиды булуына карамастан, җаваплы эшкә алына, си­гез ел газ участогы мөдире булып эшли.

Авылдашларын газ балоннары белән тәэмин итә. Ә аның бу вазифаны ничек башкаруын ярмәклеләр яхшы беләләр. Биредә тәртип урнаша, аңлашмаулыклар тәмам бетә, иң мөһиме, халыкны газ балоннары белән тәэмин итүдә өзеклекләргә чик куела.

Кайда гына булмасын, нинди генә эшне үтәмәсен, үз вазифасын зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкару Гыйзам бабайның гадәтенә әверелә. 1987 елда Иске Ярмәктә сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы төзелгәч, аны ветераннар оешмасы рәисе итеп бертавыштан сайлылар.

 Оешма һәм аның советы планлы эшли башли. Гыйзам бабай ветераннарга, аларның мөмкинлекләренә һәм сәләтләренә карап, йөкләмәләр бирә белә, аларның үтәлешен вакытында тикшерә. Яшь буынны патриотик һәм хезмәткә мәхәббәт рухында тәрбияләү бурычларын да истән чыгармый ул. Ярдәмчесез калган картларны һәм карчыкларны утын белән тәэмин итү, алар өчен авылда махсус йорт (интернат) төзү, ветераннарның өйләренә телефон кертү кебек мәсьәләләрне хәл итүдә дә аның өлеше бик зур булган.

Авылның, авыл халкының социаль көнкүреш шартларын үстерүгә көч куя. 1992 елда авылның көнчыгыш өлешендә гипсоблоктан кибет салуны булдыра. Бу – Гыйзам бабайның күп еллар моны юллап йөрү нәтиҗәсе. Еракта урнашкан кибетләргә барып йөрергә вакыты булмаган яки хәле җитмәгән пенсионер картларга һәм карчыкларга зур уңайлык килә.

Күп еллар элек билгесез сәбәпләр аркасында Иске Ярмәк авылы мәчете нигезенә кадәр яна. Озак еллар картлар аерым бер йөртка гыйбадәткә йөриләр. Манаралы мәчет булмау аларның күңелләренә тыңгы бирми. Картлар яңа мәчет салу турында хыяллана. Авыл советына мәрәҗәгать итеп, мәчет төзер өчен җир-урын алына. Ә бу изге эшне оештыруга Гыйзам бабай алына. Капиталь төзелеш бүлеге аша килешүләр, проект-смета документлары булдыру эшләрен башкара.

Уфада урнашкан Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния Нәзарәте белән элемтәгә кереп, төзелешкә ярдәм итәргә ризалыкларын ала. Мәчет төзүдә авыл халкы зур матди ярдәм күрсәтә.

Өендә ярты сүздән аңлаучы, киңәшчесе, терәге Мәрзиясе булмаса, аңа актив тормыш позициясендә булу бик читен булыр иде. Гаиләдә тынычлык, дүрт балага төпле тәрбия бирү күбесенчә Мәрзиясе җилкәсендә бара. Аңа ышанганга күрә дә, Гыйзам бабай җәмәгать эшләрендә актив катнашып яшәде дә.

Галләм углы Гыйзам Сәлахов түбәндәге дәүләт бүләкләренә ия була:

“Хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен” беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Жуков”, “Германияне җингән өчен” медальләре, Мактау кәгазләре, “Фронтовик 1944-1945” исеме һәм күп данә юбилей медальләре.

 

Оныгы Гүзәл Әмирова

«Бердәмлек».

Просмотров: 1713

Комментирование запрещено