“Бердәмлек”нең язмышы укучылар кулында

24 сентябрьдә миңа өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте уздырган татар матбугат чаралары конференциясендә катнашырга туры килде. Анда Халыклар дуслыгы йортындагы милли китапханәдә сакланучы татар китаплары, Самара өлкәсендә чыгып килүче “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары, “Самара татарлары” журналы, “Дуслык” сайты турында сүз барды.

Әйе, хөкүмәт ярдәме җитәрлек булмагач, без, олы буын кешеләре, яратып укый торган “Бердәмлек” газетасына кыенга туры килә. Мин редакциягә еш килеп йөрим һәм елдан-ел аның хезмәткәрләре саны кимүен күреп торам. Яхшы тормыштан түгелдер инде. Менә редакциянең яшь хәбәрчесе Миләүшә Газимова да “Сәлам” газетасына эшкә киткән икән.

Бу газетаны мәчет һәм өлкә милли-мәдәни автономиясе чыгара. Быел аңа ярдәм өлкә хөкүмәтеннән дә, татар байларыннан да килгән, дип сөйлиләр. Ә аңарга язылучыларның саны 200гә дә җитми бит әле. Шулай да “Сәлам”не зур тираж белән бастырып, татар мәктәбендә, мәчетләрдә, кибетләрдә бушка тараталар.

“Бердәмлек” газетасы 23 ел буе уңышлы гына эшләп килә. Аның Россия, Татарстан, Самара өлкәсе татарлары арасында абруе зур. Биредә язылган материаллар төплелеге, тел байлыгы, проблеманы күрә белүе белән аерылып тора. Шуңа күрә аңа язылучылар саны да кимеми, ел фасылына карап 3400 — 3600 әбүнәчесе бар. Хәер, яхшы гына уйлап карасаң, бу безнең өлкәдә яшәүче 126124 татарның 2,7 процентын гына тәшкил итә бит. Коточкыч хәл! Татар милләтенең руслашып баруын менә шуннан күрәбез инде.

Бу хәлдән чыгу өчен милләттәшләребезгә “Бердәмлек”кә даими язылып торырга киңәш итәр идем. Чөнки саф татар телендә чыгучы шушы газетабыз да булмаса, өлкәдә руслашу процессы тагын да тизләшергә мөмкин. Балаларыбызга, оныкларыбызга телебезне саклап калу, туган телдә укый-яза белү кирәклеге турында сөйләп, моның өчен “Бердәмлек”кә язылып тору кирәклеген аңлатсак, колак-ларына бер кермәсә — бер керер иде, бәлки.

Киләсе ярты елда да “Бердәмлек”нең тиражын төшермик, туганнар. Язылучылар санын күбәйтеп, газетаның халыкка кирәклеген исбатлыйк.

Гомәр СӘГЫЙРОВ 

Просмотров: 1389

Комментирование запрещено