Быелгы “Сөмбелә” бәйрәме программасында яңалык. Афишаларга: “Камышлы авылы үзешчәннәре Туфан Миңнулинның «Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасын алып киләләр”, дип язылган. Бу куелышның режиссеры – яшь белгеч Гүзәл ИСЛАМОВА. Без аның белән очрашып, кызның ничек театр дөньясына килеп керүен, беренче тапкыр спектакль куюдан алган тәэсирләре, киләчәккә планнары турында әңгәмә корабыз.
- Гүзәл, син серле театр дөньясы белән ничек таныштың?
- Туган авылымның хәзер инде 93 еллык тарихы булган театры спектакльләрендә мин мәктәп елларында ук катнаша башлаган идем. 10нчы сыйныфта укыганда театрыбызның режиссеры Гүзәлия апа Шакирова Данил Салиховның “Язмыш” һәм Әнгам Атнабаевның “Законлы никах белән” пьесаларында миңа рольләр тәкъдим итте. Нәкъ шушы спектакльләрдәге рольләрем мине иҗат мохитына алып кереп китте дә инде. Мин театрга гашыйк булдым.
Уйнавымны күргән авылдашларым: “Гүзәл, Казанга театр бүлегенә укырга бар әле. Сәхнә — синеке, шушы юлны сайлый күр”, - диделәр. Шулай мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлегенә барып кердем.
Анда Шенталы районы Денис авылы кызы Алия Галиуллина белән бергә укырга туры килде. Тиздән без дуслаштып киттек һәм туган ягыбызга бергә кайтып йөрдек.
Казанда укыган вакытта театрны тагын да ярата төшеп, дөрес юл сайлаганыма инандым. Ә укуымны тәмамлагач, авылыма кайттым. Күптән түгел мине Камышлы халык театрының икенче режиссеры итеп билгеләделәр. Олылар труппасын элеккечә Гүзәлия апа Шакирова җитәкләсә, яшьләрнекен мин үзем тупладым.
- Үткән елда син Бөтенроссия “Авыл кызы” татар милли бәйгесендә катнашып, Гран-при алган идең. Бу бәхетле мизгелләреңне дә искә төшереп үтик әле.
- Миңа бу бәйге турында авылдашларым телефоннан хәбәр иттеләр. Аның максаты — һәр татар авылының кабатланмас җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен, анда гына пешерелүче аш-су серләрен һәм, әлбәттә, авыл кызларының милли йөзен күрсәтү иде. “Гали авылында бәйгенең сайлап алу туры уза, кайт, катнашып кара”, — дип чакырдылар. Мин бик теләп риза булдым һәм алдыма зур максатлар куймыйча, бары тик үземне сынарга гына бардым.
Дөрес, сайлап алу турын үтеп, Казанда узачак йомгаклау тантанасына юллама алу минем өчен зур бәхет булды. Финалда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 15 кыз көч сынаштык. Монда да мин бәйгенең иң югары исеменә һәм бүләгенә лаек була алдым.
- Татар кызына хас булган күркәм сыйфатларың ата-ана үрнәгендә тәрбияләнгәндер инде.
- Әлбәттә, мине һәм сеңелем Гөлназны тәрбияләү өчен әтиебез Раил һәм әниебез Лилия күп көч һәм тырышлык куйдылар. Алар сәхнәгә менүемне дә хуплап: “Гүзәл, син булдырасың, сәләтләреңне барла һәм үстер”, — дип, көч биреп тордылар. Югары уку йортында түләп укыганда да әти-әни ярдәменнән мәхрүм булмадым. Рәхмәт яусын үзләренә!
- Син Туфан Миңнулинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен нигә сәхнәләштерергә булдың?
- Чөнки бу комедия — диплом эшем. Мин аны авылдашларым соравы буенча Камышлы район Мәдәният йортында икенче тапкыр куйдым инде. Беренче юлы да, икенчесендә дә зал шыгрым тулы иде.
Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” пьесасына remake язарга туры килде. Моннан дүрт дистә ел элек язылган пьесаның тарихи җирлеге нык үзгәргән бит инде. Яңа куелышта пьесадагы маҗаралар Камышлы авылы кызлары һәм егетләре белән була. Җырларның да яңаларын сайладык.
Үзешчән артистларыбызның һәммәсенә дә үз роле, типажы килешеп тора. Алар сәхнәдә үз-үзләрен уйныйлар сыман. Диләфрүз ролен мин үзем башкарам, Саҗидәне Иске Усманнан Гүзәл Нуретдинова, ә аның тормыш иптәше Ленар Нуретдинов Галим ролендә. Ленарның уенын камышлылылар аеруча яраттылар. “Бигрәкләр дә килештереп уйный инде!” - диләр.
Артистларыбыз арасында мәктәп укучылары да, студентлар да, эшчеләр дә бар. Мәсәлән, Җәмил ролен 11нче сыйныф укучысы — Альберт Минатдинов, Амурны һәм Исмәгыйльне — студент егетләр Руслан Кәбиров һәм Ринат Инсапов, Шәкүрне физкультура укытучысы Илшат Шәкүров башкаралар.
Мин һәрвакыт актерларымны дәртләндереп җибәрер өчен: “Спектакльне шәп итеп куя алсак, Казанга кадәр барып җитәрбез әле”, - дип шаяра идем. Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигәненә туры килгән, күрәсең. Татарстанның Бөгелмә районында уздырылган “Идел-йорт” төбәкара театр коллективлары бәйгесенең сайлап алу турында катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадык. Хәзер инде Казанда уздырылачак финалга әзерләнәбез.
Спектакльне камышлылылар да яратып карады, “Идел-йорт” бәйгесе хакимнәренә дә ошады, хәзер инде Самара тамашачыларының бәяләмәсен көтәбез. Сөмбеләгә рәхим итегез!
Әңгәмәдәш – Римма НУРЕТДИНОВА.
Просмотров: 1296