Мөселман дөньясындагы иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете. Шушы көннәрдә меңләгән милләттәшләребез корбан суеп, итен ярлыларга таратып, туганнары белән кунакка йөрешеп, бергәләп Коръән сүрәләре укып, Аллаһыга буйсынуларын белдерәләр. Бу бәйрәм тамырлары белән пәйгамбәрләр яшәгән заманга барып тоташа бит.
- Корбан гаете башка кешеләргә якынаерга, ярлыларны шатландырырга, туганлык җепләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. Бу бәйрәмне бергә үткәреп без Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз һәм аның ризалыгын алабыз, - дип сөйләде гает вәгазендә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин. Ул бәйрәмнең нәрсәдән башланып китүен дә исебезгә төшерде. - Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә картлык көнендә сорап алган улы Исмәгыйльне бүләк иткән. Малай өти-әнисен шатландырып үсеп җиткәндә генә Ибраһим улын корбанга китерү кирәклеге турында төш күрә. Ул Аллаһы Тәгаләнең шушы таләбен улына аңлатып бирә, һәм Исмәгыйль корбан булырга ризалык белдерә. Бу Ходай Тәгалә тарафыннан Ибраһимның буйсынучанлыгын тикшерү булган икән. Аллаһы Тәгалә улын корбан итәргә алып баручы Ибраһим каршына сарык тәкәсе чыгарып, корбанга аны чалырга рөхсәт икәнлеген аңлата.
Вәгазьдән соң Самараның Җәмигъ мәчетенә җыелган 10 меңгә якын халык бергәләп намаз укыды. Мәчет бинасына сыймаганнарына урамда уңайлыклар булдырылган иде. Ә намаздан соң мөселманнарны бәйрәм белән котларга Самара шәһәре мэры Дмитрий Азаров килде. Ул:
- Корбан гаетен бәйрәм итү традициясе безнең шәһәрнең бай, күпмилләтле мәдәнияте чагылышы булып тора. Бу бәйрәм бер-беребезгә яхшы эшләр эшләү, күршеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаштыру гадәтләрен пропагандалый, һәм без күп еллар аша да шундый ук мөнәсәбәттә булырбыз, дип ышанам. Чын күңелемнән барыгызны да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, уңышлар, балаларыгызга һәм өйләрегезгә тынычлык телим!
Бәйрәмнән таралышкан халыкның бер өлеше — корбан чалырга, икенчеләре — зиратка, өченчеләре эшкә ашыкты. Корбан гаете мөбарәк булсын!
Хәмзә МОРТАЗИН.
«Бердәмлек»
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1388