Җылы очрашулар

фото к ним (2) (1)Җитәкчеләребез халык белән очрашуларны дәвам итә. 11 нче октябрь көнне Балыклы җирле идарәсендә ике авылда узды мондый җыеннар: Степановка һәм Балыклы авылларында.

Халык җыены һәвәскәр артистлар чыгышы белән башланып китте. Балыклы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык күңеленә ятардай, чын авылча концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Матур шигырь юллары, халкы, туган авылына багышланган эчтәлекле сүзләре белән Рәшит Фәрдиев алып барды концертны. Белгәнебезчә, районыбызның мәдәният һәм спорт чараларында Фәрдиевлар үз гаиләсеннән зур өлеш кертә, даими катнашып тора. Һәрвакыттагыча үзенең моңлы, онытылмас җырларын Рафик Шәрәфетдинов бүләк итте. Танылган “Ярмәк вагы”н 82 яшьлек Габделхак бабай Каюмов һәм Әсхәт Вафин сиптерделәр.

“Балалар безнең киләчәгебез” дигән лозунг һаман да үз көчендә әле. Башлангыч сыйныф укучылары (укытучылары Венера Галиева) өлкәннәргә багышланган шигырьләрен, Гөлназ Камилҗанова, Юлия Вәлиәхмәтова һәм Рәзим Әһлиуллин иң матур җырларын башкардылар. Сәнгатькә, шигърияткә гашыйк мондый балалар булганда, мәдәният учагы сүнмәс, афәрин балалар!

Аннан сүзне җирлеидарә башлыгы Рәсил Йосыпов алды. Ул тугыз айда җирле идарәдә ниләр эшләнгән, ел ахырына кадәр эшләнәсе эшләр турында хисап тотты. Район башлыгы аппараты җитәкчесе Раиль Шакуров “Районның иҗтимагый һәм экономик үсеше” исемле доклад белән чыгыш ясаса, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Минәхсән Сәгыйров җир пайлары турында аңлатма бирде, ә полиция хезмәткәре Ильдар Зәйнуллин авылда булган тәртипсезлекләр һәм аларны булдырмау турында сөйләп үтте. Зәңгәр ягулыкка кагылышлы сорауларга Камышлы районы газчылар идарәсе җитәкчесе җават Фәхретдинов җавап бирсә, матур итеп төзекләндерелгән мәдәният йортындагы китапханә бүлмәсен теннис уеннары өчен кулланып булмасмы дигән сорауга, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илсөяр Шәйхетдинова җавап бирде. Китапханә үз урынында калачак. Бу матур, җылы, якты, бөтен уңайлыклары булган мәдәният йортында эшләүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез. Әйе, районыбыз үзгәрә, төзекләндерелә. Моңа барыбызның да күңелләр шатлана, район үзәгендә яшәүчеләрдән генә түгел, авыллардан да район башлыгы Рафаэль Камилович, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин исемнәренә рәхмәт хатлары килеп тора. Бу җыелышта да Балыклы авылының күренекле шәхесе булган Хәбибулла ага Нигъмәтуллин районда булган үзгәрешләрне күреп күңелләре шатлануы турында әйтеп, җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

Нигә Камышлының утлары балкып яна, бездә сукыр лампа кебек кенә, алары да бөтенесе янмый, дигән сорау да бирделәр җыелышта. Бу сорауларына Раиль Мө­хәммәт улы тулы аңлатма бирде һәм якын киләчәктә бөтен авылларда да шундый лампочкалар янар диеп сүз бирде. җыелышка килүчеләргә рәхмәт әйтеп, алдагы көннәрдә дә бергәлектә районыбызның үсеше өчен хезмәт итәргә насыйп булсын, диде.

Менә шундый җылы очрашу булып тагын бер авылда җыелыш узды.

Шушы җыелышта туган уйларымнан минем дә күңелдә шигырь юллары язылды.

ДРП дан төшкән чакта

Күңелләрем шатлана,

Авылыбыз шәһәр мени

Гөлт итеп утлар яна.

Кичкә керсәк балкып яна

Камышлымның утлары,

Заһит абый экономист

Тапкан инде хутларын.

Камышлыны үз итте бит

Район башлыгыбыз да,

Фонтан ага, каток та бар

Бар халык шуа бозда.

Көннән-көн үсә,зурая,

Матурлана авылым

Синдә тудым, синдә яшим

Туган авылым, Камышлым.

Рәисә Төхбәтшина.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1235

Комментирование запрещено