Истәлеккә — авыл мәчете

Репрессия елларындагы ачы язмыш Шенталы районындагы Денис авылын да читләтеп узмаган. Биредәге алты мәчетнең бишесенең манаралары киселеп, алар төрле бина итеп үзгәртеп файдаланылган, ә алтынчы мәчетнең гомерен саклап калу өчен авылдашыбыз Әбүтдин Әхмәтвәли улы Әхмәтовка үз гомере белән түләргә туры килгән.

Авылдагы алты мәчеттән берсе генә калгач, Әбүт­дин хәзрәт төрле җир­ләрдә булып, шушы мәчетне яптырмаска рөхсәт алган. Авыл кешеләре аның биредә мулла булып калуын теләсәләр дә, ул риза булмаган. Чөнки ул вакытта дин әһелләренең мал-мөлкәтен талап алып, сөргенгә сөрә башлау галәмәте кузгалган була инде.

Менә шундый шомлы заманда ул гаиләсен бәхетсезлеккә дучар итмәс өчен, поездга утырып, каядыр барганда иленнән куылган дини кешене очрата һәм аны гаиләсе белән  авылга алып кайтып, үз өендә яшәтә, аннан аерым йортка күчереп, аңа хәзрәт вазифасын йөкли. Озакламый ул кешегә иленә кайтырга рөхсәт ителгәч, Әбүтдин хәзрәт  тагын бер кешене имамлыкка алып кайткан. Ләкин ул кеше дә авылдан китеп барган. Теләсә-теләмәсә аның үзенә мәчет эшләре белән шөгыльләнергә туры килгән.

Язмыштан узмыш юк, дигәндәй, шуны гына көткән авыл куштаннары беләкләренә кызыл тасма бәйләгән ке­ше­ләрне ияртеп киләләр һәм, хәзрәтне бәйләп салып, авылдан алып чыгып китәләр. Шул көннән башлап Әбүтдин хәзрәтнең тормышы тәмуг газабына әйләнә. Аны халык дошманы дип гаепләп башта Бөгелмәгә, аннары Сызранга озаталар. Биредә күргән газапларын сөйләп бетерерлек тә түгел: тоткыннарның әрнеп ыңгырашкан җан авазларына түзәрлек булмый. Аллаһыга нык ышанган дин әһелләре генә Ходайдан сорап, түземлек күрсәткәннәр.

МотыйгуллинаӘбүтдин хәзрәт укымышлы, дини гыйлем иясе булган. Алар хәләл җефете Маһруй апа белән алты балаларын да эшчән, гыйлемле итеп тәрбияләгәннәр. Уллары Минегариф алты елга исәпләнгән программаны  ике елда үзләштереп, югары уку йортына укырга керә. Анда да ул кыска вакытта укып чыгып, Коръән Хафиз була һәм теләсә кайсы дини уку йортында белем бирү хокукын ала. Ләкин ул, ни кызганыч, 19 яшендә билгесез авырудан вафат булган. Әбүтдин хәзрәт башка балаларына да төпле белем биргән.

Төрмәдә ач­лыктан, га­дел­сезлектән, төр­ле газаплардан интеккән хәзрәтне паралич суга. Аны Саратов төрмәсенә күчерәләр. Уллары Минаҗетдин белән Кәшафетдин әтиләре янына килеп йөриләр. Беркөнне ул нидер сизенгәндәй: “Улларым, миңа һәм әниегезгә авылыбыз зиратында җир кишәрлеге киртәләп куегыз әле”, — дип үтенә. Уллары әтиләре сүзен тыңлап, зиратта ике кешелек урын киртәләп куялар. Шуннан соң күп тә үтми, Саратовка күрешергә килгән улларын: “Халык дошманы вафат булды”, - дип кайтарып җибәрәләр. Әтиләре янына яшерен рә­вештә кертүче таныш каравылчы гына кулъяулыкка төргән кабер туфрагын улларына тапшыра.

Күп еллар узгач, хәзрәтнең оныгы Рәис Минаҗетдин улы архивларда бабасы турында күпме генә мәгълүмат эзләсә дә, берни дә таба алмый. Кызганычка, хәзрәтнең ни сәбәпле хөкем ителүе дә, кабер урыны да әлегәчә сер булып кала бирә…

…Таң алдыннан гына була торган тылсымлы вакыт. Күктә тулган ай йөзә, ә йолдызлар балкышы инде сүнеп бара. Тирә-юнь сихри тынлыкка талган, бөтен галәм дә рәхәтләнеп соңгы төшен күреп ята сыман.  Тик иртәнге намазга торган карт-корылар гына почмак­ларында мыштырдыйлар.

Әбүт­дин хәзрәткә туган тиешле сеңелесе Хәтимә дә иртәнге намазга тәһарәтләнеп керү өчен йортка чыгып китә. Ул кулындагы комганын җиргә куеп, башын күккә күтәреп, галәмнең матурлыгына карап сокланып тора һәм кыйбла ягыннан күк йөзендә ап-ак кием кигән кешеләрнең җеназа күтәреп баруларын күреп: “Сөбханалла, сөбханалла!” – дип өлгерми,  өрфиядәй могҗиза ияләренең күктән туп-туры авыл зиратына төшүләрен күреп таң кала. Хәтимә комганын алырга да онытып, өенә йөгерә…

Таң атып, яңа матур көн туган иртәдә Хәтимә Әбүтдин хәзрәтнең нигезенә килеп, елый-елый догалар кыла һәм авыл халкына гайбирәннәрнең (элек шундый хәлләр булгалап торган, күрәсең, шуның өчен изге җаннарны шулай дип атаганнар) Әбүтдин хәзрәтнең гәүдәсен зиратка алып кайтып җирләүләре турында сөйли.

Сәер хәл, Хәтимә акылы китеп ялгышкан, диючеләр табылса да, бу могҗизаны күргән тагын берничә авылдаш Хәтимәнең сүзләрен раслый.

Әбүтдин хәзрәтнең хәләл җефете Маһруй апа тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килгәндә генә вафат була. Ул ире билгеләгән урында җирләнә.
Ә Әбүтдин хәзрәт саклап калган мәчетебез әле дә күкрәп яши. Аның йөзьеллык юбилеен билгеләп үткәнгә дә байтак вакыт үтте инде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

РӘСЕМНӘРДӘ: Әбүтдин хәзрәт саклап калган мәчет һәм аның оныгы Тәнзилә МОТЫЙГУЛЛИНА.

(Аллаһ Раббыбыз һәм кешеләр өчен кылган изгелеге өчен ике ел төрмәдә газап чиккән, шунда  корбан булган Әбүтдин хәзрәтнең аянычлы язмышы турында бу мәкалә аның оныгы Тәнзилә Габдулла кызы Мотыйгуллина сөйләгәннәргә таянып язылды).

 

Просмотров: 1528

Комментирование запрещено