“Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала”, — ди татар халык мәкале. Соңгы вакытта авыл җирендә яшәп, кешеләр өчен файдалы эш белән шөгыльләнүче яшьләр саны көннән-көн кими бара кебек. Шулай да арабызда андый кешеләр дә бар әле.
- Туган авылымда эшләп, кешеләргә ярдәм итү миңа бик ошый. Бер рәхмәт мең бәладән коткара, диләр бит, — дип үз уйлары белән уртаклашты “Шенталарайгаз” оешмасында слесарь булып эшләүче Расих Салих улы Сабиров. Ул менә күп еллар инде Денис авылында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Аның карамагында бүген 500 йорт исәпләнә.
Әйе, тормыш авырлыгы, өйләребезгә газ үткәрелгәч, бераз җиңеләйде кебек. Ләкин, дөнья булгач, төрлесе очрый. Йә вакытсыз газ мичен алыштырырга туры килә, өйдә кайчакта газ исе дә чыга… Менә шундый вак-төяк, санап бетергесез мәшәкатьләр булганда, авыл халкы Расих Салих улын эзли башлый. Тик аны беркайчан да өендә таба алмыйсың. Ә инде кесә телефоны ярдәмендә “эзләп тапкач”, ул озак көттереп тормыйча, килеп тә җитә. Менә шундый чакта шушы рәхмәтле бәндәгә ничек итеп ихлас күңелдән теләкләр теләп, хәер-дога кылмыйсың, ди, инде!
- Олы яшьтәге апалар кышкы ачы җил-буранлы төн урталарында газ мичләре сүнеп аптырагач, миңа шалтыраталар. Йоклап яткан чакта җылы урыннан торып, авылның икенче башына барулары уңайсыз булса да, бармыйча ярамый. Чөнки алар минем ярдәмемә мохтаҗ бит. Тик авылның таш түшәлеп бетмәгән урамнарыннан көзен-кышын үтүе бик кыен, — дип сөйли Расих әфәнде.
Аның тагын бер мактауга лаеклы шөгыле турында әйтмичә мөмкин түгел. Расих Салих улы авылыбызның Мәдәният сараенда алыштыргысыз гармунчы да бит әле. Ничек итеп өлгерә торгандыр барысына да! Һәр бәйрәмне, һәр чараны аның гармун моңыннан башка күз алдына китереп булмый. Ә өстәвенә аның хәләл җефете Зөлфия ханым бик оста җырчы да, биюче дә бит әле.
- Яшәү ямен тоеп, Зөлфиям белән кулга-кул тотынышып, уртак фикергә килеп, тормыш сукмагыннан янәшә атлагач, бернинди кыенлыклар да сизелми, — дип әңгәмәбезгә нокта куйды Расих Салих улы Сабиров.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
РӘСЕМДӘ: Расих Салих улы САБИРОВ газ мичен төзәткәндә.
Просмотров: 1328