Галидән быел хаҗда 11 кеше булды

Туган авылым Гали гомеремә илһам чыганагы һәм куңелем кыйбласы булып кала бирә. Авылымның hәp уңышына куанып гомер кичерем.

Һәp елны Галидан хаҗга дистәләгән кеше бара. Быел да 11 кеше барды. Алар тубендәге авылдашларым: Ядкәр һәм Рушания Латыйповлар, Мәрвәр Латыйпова, Рәшидә Хөснуллина, Медина Таһирова, Фидаил һәм Фәния Нураевлар, Фидания Моратова, 80 яшьлек Рәйсә Йосыпова, Марьям Харисова, Габдулла Йосыпов, Нафисә Гәрәәва. Нәфисә Самарда яшәсә дә, Гали баласы.

Шөкер, авылдашларым динебез Ислам юлыннан баралар. Шуңа да бәракетле тормыш кичерәләр. Азан тавышы белән йокыдан уянабыз, азан тавышы белен йокыга китәбез.

Иманлы Гали, иманлы Морат нигез салганнар бу бәхеткә. Халкым динле булганга, Аллаһыга шөкер, буген мул тормышта яшибез. Ходаем, киләчәгебезне де Үз рәхмәтеннән ташламасаң иде.

Саима МОРЗАХАНОВА,

Гали авылы.

«Сәлам».

Просмотров: 1308

Комментирование запрещено