Караңгы юл яктыра

АбусаитовТатар  Әбдекие һәм Карабикол авыллары арасындагы юлда ниндидер корылма төзелүен күргәч, кереп карарга булдым. Кызыксынып карап торуымны күреп, яныма терлек азыгы төягән йөк машинасы килеп туктады. Абау, яхшы танышым — Татар Әбдекие фермеры Ринат Әбүсәетов икән бит! Ул машинасыннан сикереп төште дә елмаеп исәнләште. Корреспондент кешенең нишләп йөрүен ул болай да яхшы белә, чөнки берничә ел элек мин аның хуҗалыгы турында “Бердәмлек”тә язып чыккан идем инде. Ә хәзер, кара син, яңа ферма төзеп ята түгелме?

2011 елда Ринат Габделхак улы 10 сыер, 30 гектар җир белән гаилә фермасы оештырып җибәргән иде. Шушы ике елда эшләре үргә барган, ахыры, эшен тагын да җәелдерү өчен өр-яңа зур ферма төзеп куйган, голланд токымы сыерларын сатып алган. Ә  киләсе  елда җир кишәрлеген 700 гектарга җиткерергә, сыерлар санын йөздән уздырырга ниятләп тора.

Ринат бу токым сыерларыннан бик канәгать: җәен беренче бозаулаган сыердан тәүлегенә — 40ар, ә соңрак 30ар литр сөт савып алалар. Бозаулары да 60 килограммнан авыррак булып туа. Аларга өч ай дәвамында сыер сөте эчерәләр, шуннан соң гына ясалма сөт, печән һәм фураж бирелә башлый.

Сөт махсус суыткычта сак­лана. Аны көн саен Самара­ның  “Союз-Агро” җаваплылыгы чикләнгән оешма машинасы килеп ала. Хуҗа сыерлар һәм бозаулар фермаларын яктырту һәм сыер саву өчен дизель электростанциясе булдырган, ә суны скважина аша чыгара. Эшләгән кешене хөкүмәт тә күрә бит. Менә Ринат та җитештерелгән һәр литр сөт өчен 3 сум субсидия алып тора.
Аның әле  тракторлары, комбайны, йөк машинасы, чәчү агрегатлары һәм башка вак техникасы бар. Фермер әлегә кадәр күбесенчә терлек азыгы җитештергән булса, киләсе елдан яхшы сортлы бодай үстерү турында хыяллана.

Әбүсәетов хуҗалыгында Свет­лана Гайнуллина – сыер савучы, Владимир Долгов – ве­теринар, Шәүкәт Ташкаев һәм Алмаз Рәҗәпов мехени­затор булып эшлиләр, Госман Мөсәлимов, өлкән яшь­тә булуына карамастан, чә­чү вакытында орлык салып тора, балта остасы буларак төзелештә һәм башка шундый вак-төяк эшләрдә булыша. Ә менә көтүчеләрне читтән  ялларга туры килә. Аларга 15 мең сум хезмәт хакы түләнүенә карамастан, авыл хал­кының бик эшлисе килми. Ә бит биредә, хезмәт хакыннан тыш, үз терлекләреңә җитәрлек фураж, салам, печән, елына бер бозау алу мөмкинлеге дә бар.

Уңган хуҗа авылда үз кибетен дә ачып җибәргән. Биредә аның хатыны Гөлүзә хөкем сөрә. Ул өч бала анасы да әле. Уллары — бер яшьлек Илназ, алтынчы сыйныфта укучы Рөстәм һәм югары уку йортында укучы кызлары Илүзә тәртипле һәм акыллы балалар булып үсеп киләләр.

- Мин Самарада яшәүче авылдашым Илшат Алмас улы Бикташевка  бик рәх­мәт­­лемен, - дип сөйли Ринат. - Авыр вакытларда ул ми­ңа ярдәм  кулын сузды һәм уңышларымны күреп хуплады. “Башлаган эшләрең уң булсын, Ринат. Авылыбыз таралып бара бит. Авылга кунакка кайтканда синең фермаңдагы утлар булса да караңгы юлыбызны яктыртыр. Аллага шөкер, авылыбызны сакларлык уңган кешеләр бар икән бит әле”, — дип әйткән иде. Нинди яңа эш башласам да, шушы сүзләрне гел искә төшерәм.

Фермер булуның четерекле яклары да күп. Изге ниятләр белән җиң сызганып эш башлау­чыларга шундук салым түләү кәгазьләре килә башлый. Менә шул чакларда кычкырып еларлык дәрәҗәгә җитәсең. Әгәр дә бу хәл үзгәрмәсә, яшьләр авылдан тәмам бизеп, качып бетәчәкләр”, — дип уртаклашты борчылулары белән Ринат әфәнде.

Әйе, ашаган белми, тураган белә шул. Иртәнге сәгать өчтә йокыдан торып, төнге уникегә кадәр фермасында бил бөккән кешенең эше белән сокланырлык. Ә менә тир түгеп алган продукциясенең бәясе дә, кадере дә юк. Бәлки, югарыдагыларга авылларыбызның язмышын уңай якка үзгәртү турында уйлана башларга да вакыт җиткәндер?

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

РӘСЕМДӘ: Ринат ӘБҮСӘЕТОВ тормыш иптәше Гөлүзә, улы Рөстәм белән.

Просмотров: 1308

Комментирование запрещено