“Ялкынлы яшьлек» ансамбле юбилей концерт программасын тәкъдим итте/Юбилейная программа татарского ансамбля «Ялкынлы яшьлек» — блистательно и молодо!

12_новый размер2 ноябрьдә «Чайка» Мәдәният сараенда (Управленческий бистәсе) “Ялкынлы яшьлек» ансамбле тамашачы хозурына 800нче юбилей концерт программасын тәкъдим итте. Бу юлы ул табигатьнең иң мул, иң матур чорына – көзгә багышланган иде.

Ансамбльнең 43 ел дәвамында эшләп килүенә карамастан, ул талантлы яшьләрне җыеп, яшәреп, дәртләнеп, үз исемен аклап яши. Әнә бу яңа концерт программасында да  беренче тапкыр сәхнәгә чыгучы яшь җырчылар, биючеләр, музыкантлар бар иде.

Өч  сәгатькә сузылган бу зур концертта җыр артыннан җыр яңгырады, биюләр алмашынып торды. Тамашачы аларны бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.

Искәндәр Әхмәтов, Ринат Азизов,  Әлфия Йосыпова, Илдар Иваев кебек танылган артистлар, Алсу Галимова, Азалия Җәләлетдинова, Фәнил Зыятдинов кебек тамашачы яратып өлгергән  талантлы җырчылар яңа концерт программасына үзләренең күпләргә таныш булган җырлары белән беррәттән күп яңаларын да керткәннәр иде.

Юбилей концерты белән тәбрикләргә Казаннан зур кунаклар — Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, агалы-энеле академиклар, Казан федераль университеты галиме Индус  һәм  ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты ректоры, Европа-Азия халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһировлар килгән иделәр.

Илдар әфәнде Федераль автономия исеменнән ансамбль җитәкчесен — Ильгиз Колючевны һәм “Ялкынлы яшьлек”нең җырчысын — Искәндәр Әхмәтовны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Энгельс әфәнде Таһиров ансамбль коллективына һәм аның җитәкчесенә, “Чайка” мәдәният йорты администрациясенә, Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдиновка ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты һәм  «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе бүләкләрен тапшырды.

11_новый размер17_новый размер

Шулай ук юбилей концерты белән котлап, Димитровград шәһәренең сандугачы, ансамбльнең иҗади дусты Разия Вильданова, ансамбльнең беренче баянчысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Самар филармониясенең рус халык инструментлары ансамбле җитәкчесе Рамил Батыршин һәм «Ялкынлы яшьлек»нең 90-нчы еллардагы башка артистлары чыгышлар ясадылар.

3_новый размер

Безнең сайтта әлеге концерт турында тәфсиллерәк мәкаләләр, фоторепортажлар, видеоязмалар да урын алыр.

 * * *

2 ноября 2013 года во Дворце культуры «Чайка» ансамбль «Ялкынлы яшьлек» представил на суд зрителей свою 800-ую, юбилейную, программу. Концерт был посвящен самому благодатному периоду года – золотой осени.

Несмотря на то, что ансамбль существует 43 года, он ежегодно обновляется и омолаживается, потому что в ансамбль вливаются новые, молодые, талантливые силы.Вот и в этот раз на сцену выходили и ветераны — Искандар Ахметов, Ринат Азизов,  Альфия Юсупова, Илдар Иваев и молодые артисты — Алсу Галимова, Азалия Залялетдинова, Фанил Зыятдинов. Они представили публики как хорошо знакомые и любимые зрителями песни, так и новые произведения татарских композиторов.

Этот юбилейный концерт отличался еще и тем, что в зале присутствовали гостииз Татарстана – председатель Федеральной автономии татар Ильдар Гильмутдинов, преподаватель Казанского федерального университета академик Индус Тагиров и ректоринститута культуры мира (ЮНЕСКО), президент академии международных евразийских гуманитарных наук  Энгель Тагиров.

Ильдар Гильмутдинов от имени федеральной автономии вручил благодарственные письма ветерану сцены Искандеру Ахметову и руководителю ансамбля Ильгизу Колючеву, а господин Энгель Тагиров вручил руководителю ансамбля “Ялкынлы яшьлек” Илгизу Колючеву Золотую медаль “Роза Мира”.

Эта медаль учреждена в 2000 году совместным решением ученого совета Института культуры мира ЮНЕСКО, Президиума Международной гуманитарной академии «Европа-Азия», Президиума Российской академии гуманитарных наук, Президиума Международной федерации мира и согласия, Президиума Международной академии человеческого фактора, Президиума Международного фонда культуры мира (Испания).

В концерте принял участие специальный гость — заслуженный артист России Рамиль Батыршин вместе с ансамблем народных инструментов из Самарской Государственной Филармонии.

Просмотров: 3826

5 комментариев

  1. Кинотеатр «Шипку» выставили на продажу за 90 миллионов рублей.

    Новости недвижимости №14 за 21 апреля 2014 года.

    • Это я к тому, что может быть в бюджете Самарской области изыщут деньги для приобретения этого здания для культурного центра и театра восточных народов Самары. Нашли же 5 или 6 миллиардов рублей на ремонт самарского театра оперы и балета. Хотя….

  2. Ильдар Гильмутдинов от имени федеральной автономии вручил благодарственные письма ветерану сцены Искандеру Ахметову и руководителю ансамбля Ильгизу Колючеву, а господин Энгель Тагиров вручил руководителю ансамбля “Ялкынлы яшьлек” Илгизу Колючеву Золотую медаль “Роза Мира”
    «»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»»
    Я надеюсь, что такой энтузиаст своего дела по сохранению культуры татар доживет до дня открытия в Самаре татаро-башкирского культурного СВЕТСКОГО центра, где будет и сцена и другие условия для занятия артистов и просмотра культурных программ.

    • Почему бы аксакалам не рассмотреть вопрос о строительстве совместного татаро — башкиро- казахского- узбекского-киргизского- совместного СВЕТСКОГО культурного центра ???? Мечети — это хорошо, а СВЕТСКИМ и просто не афиширующим свою религию людям где культурно проводить свой досуг ???? В ночных клубах ? Казино ? Ресторанах? Борделях ?? Пивных ?

      С финансированием могут помочь, я думаю, и Татарстан и Башкортостан, Казахстан и Киргизия и Узбекистан.
      Можно назвать культурный центр восточных народов России.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>