Синең куллар мине сөя-сөя бишекләргә салган куллар ул

загруженное

Чиксез галәмдәге кечкенә зәңгәр шарның -җир дигән гүзәл планетаның үз куенына адәм балаларын да алып әйләнә башлаганына хәтсез гомерләр бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә бу җиргә, кемнәр генә китмәгән? Әйе, без бик-бик төрле. Әмма уртагыбыз шул: адәм балаларының һәркайсы-Ана баласы. Без һәммәбез ана карынында яралып, ананың үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы.

Читать полностью

Әнием, күз нурым…

загруженное

Әни! Нинди татлы, якын, җылы сүз! Ул һәрвакыт яныңда булыр, фәрештә кебек канатларын җәеп, гомер буе бәла-казадан саклар кебек тоела. Авыр чакларда җылы сүзе белән сине куәтләр, елаганда — юатыр, егылганда — торгызыр һәм яңадан алга атларга көч бирер. Читать полностью