Синең куллар мине сөя-сөя бишекләргә салган куллар ул

загруженное

Чиксез галәмдәге кечкенә зәңгәр шарның -җир дигән гүзәл планетаның үз куенына адәм балаларын да алып әйләнә башлаганына хәтсез гомерләр бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә бу җиргә, кемнәр генә китмәгән? Әйе, без бик-бик төрле. Әмма уртагыбыз шул: адәм балаларының һәркайсы-Ана баласы. Без һәммәбез ана карынында яралып, ананың үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы.

Янәшәмдә йомшак тавышлы, ягымлы елмаеп торган әниемне күр­гәч, күңелемдә әйтеп бетергесез сөенеч тоям. әни белән дөнья ямьле, тормыш матур, дип юкка гына әйтмиләрдер. Ходай безгә бүләк иткән изге җанлы кеше бит ул әни. Сагыш-шатлыкларыңны ярты сүздән, йөрәк тибүеннән аңлаган, күз карашыннан хәлеңне тоеп юаткан тагын кем бар икән? Күңел яраланса, әни сизә, күрә, ярдәмгә ашкына. үз баласы өчен шатлана да, көя дә. Минем әле бик бәхетле чагым, әнием дип әйтер кешем бар.

Әниемнең күңел күзе

Күрә һәрбер сагышны.

Әниемнең йөрәк кылы

Ишетә җан тавышын.

Әнием, Әминә Йосыф кызы Җәләева-Төхбәтшина, 1930 елның ноябрь аенда Иске Ярмәк авылында дөньяга килә. Тыныч-тату гаиләдә әти-әни кайгыртуын тоеп, өч бала үсәләр алар: әхмәтфаиз, әнисә һәм әминә. Кече сеңелләре Дания бишектәге сабый чагында ук зур зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йома. Күз тигәндер. Бабам Йосыф бик чибәр, өстәвенә зыялы һәм мул тормышлы гаиләдән булса, әбием Оркыя чибәрләрнең-чибәре, дулкынланып торган озын чәчле, зур коңгырт күзле, бик уңган кыз була. Шундый кызга ничек гашыйк булмыйсың ди инде?! Тормышлары матур, ўи­теш, уллары ўиткән егет, ике кыз да чибәр, инсафлы балалар булып үсеп килә. Яшисе дә, яшисе генә дә бит! Юк шул. Кинәт кенә бабам авырып китә, аннан сугыш башлана. “Әй, Оркыям, әхмәтфаизны сугышка алырлар, мин китәм инде, ике кыз бала белән ялгызың каласың”, диеп өзгәләнә бабай. 1941 елның июль аенда бабам мәңгегә күзләрен йома, август аенда әхмәтфаиз абыйны сугышка алалар. Ике сеңелесен кочагына алып: “әнкәйне дә, үзегезне дә саклагыз, сез бит миңа ике күземә-ике сеңелем, күз нурларым минем”, ди дә, ат олаулары артыннан йөгерә. ә 1943 елның декабрь аенда әбинең кулына кара пичәтле язу тоттыралар. Гомеренең соңгы көненә кадәр “Әхмәтфаизым!”, диеп күз яшен түкте әбием, кайтмасын белсә дә, тилмереп көтте. Әниемнең дә абыйсының сурәтенә карап күз яшьләрен түккәнне еш күрдем мин. Әбием Искәндәр абыйны “Әхмәтфаизым!”, диеп, аерым яратты.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгын, ил күргәнне әбием, апам һәм әнием дә күрәләр. Ләкин алар ач та, ялангач та булмый. әйтеп үткәнемчә, нык тормышлы, уңган гаилә була алар. Ике кызын да әби үз үрнәгендә тәрбияләп, эш сөяргә өйрәтеп үстерә. Аннары сыерларын да саклап кала әбием. Ике кызының белемле булуларын да тели ул. әнисә апай Камышлы педагогия училищесында белем ала, ә әни “әнкәйгә авыр”, диеп, сигезенче сыйныфтан соң колхозда сарыклар карый башлый. Колхоз рәисе Шәһит ага әхмәтов әнине хисапчылар курсына укырга барырга да үгетләп карый, әни үз сүзендә тора. Озын толымлы сылу кызга күз салучылар да булган да (әбием сөйләве буенча беләм), әни аларны якын да ўибәрмәгән, ә менә әтине бер күрүдә охшаткан. “Мин дә кияүгә китсәм, әнкәй ялгыз кала” диеп йөрегән әни, әтинең тәкъдимен кабул иткән. Әтиебез бик чибәр иде шул. Шулай итеп, әнием әбием Майҗан һәм бабам Дәүләтша Төхбәтшиннар йортына килен булып төшә. Бер ел төп йортта торганнан соң алар башка чыга. Бер-бер артлы без:абыем Искәндәр, мин һәм сеңелем Ризидә дөньяга килгәнбез.

Әти-әни образы, өй җы­лысы, онытылмас бәхетле балачак хатирәсе… һәркемнең күңел тү­рендә иң якты, самими хатирә. Бик бәхетле булды безнең балачак һәм аның өчен без әти-әниебезгә рәхмәтле. Гади колхозчылар гына булуга карамастан, алар безнең мәдәниятка, әдәбиятка, спортка мәхәббәт уятучыларыбыз да, олыны-олы, кечене-кече итәргә өйрәтүчеләребез дә, шәфкатьле, ярдәмле булырга өндәүчеләребез дә, белем биреп олы тормыш юлына бастыручыларыбыз да. Гаиләбез белән китапханәгә, кинога, театрга йөрүләр, кичләрен бергә пластинкалардан мәш­һүр җырчыларыбызның язмаларын тыңлау, газета-журналлар, китаплар уку. Бик күп басмаларга языла иделәр әти-әнием. әле бүгенгесе көнне дә әнием газета-журналларга языла, аларны көтеп алып, яратып укый. Әтием җиккән иң яхшы атларда гына әбиләргә, Бакай авылында яшәүче туганыбыз Моҗаһит (әтиемнең бертуган абыйсы) абыйларга кунакка җилдерүләр. “Чаңгы шуу, йөзү, йөгерү-сәламәтлекне ныгытса, шашка-шахмат уйнау зиһенне арттыра”, дия иде әти, безгә дә, оныкларына да. Аллаһыга шөкер, гади генә гаилә булсак та, хөрмәтле гаилә булдык туган җиребездә. Әти-әнием гомер буе колхозда эшләп, мактаулы колхозчылар булып лаеклы ялга чыктылар. әле лаеклы ялга киткәч тә, ўитәкчеләр соралуы буенча эшләп йөределәр. Күршеләр, кода-кодагыйлар белән дә дус яшәделәр. Күршебез Сания апай (мәрхүм инде) һәм кодагые әминә апай белән бигрәкләр дә тату, чүкердәшеп яшәделәр дә, яшиләр дә. әминә апай әниебезне бертуган апасыдай якын итә. Кайгыда да, шатлыкта да гел янәшә атлыйлар алар, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

Әлбәттә, авыр елларда яшәү, көнне-төнгә ялгап хезмәттә булулар, якыннарын югалтулар эзсез узмаган. әбиебез Оркыя да, әнисә апай да әти-әни тәрбиясендә торып, әнием кулында җан бирделәр. 1999 нчы елны киявебез Рамильне мәңгегә югалттык, ә 2006 нчы елның кышында әтиебезне.

Сызлана, авырый да әниебез бүген. Ләкин бер генә дә зарланмый, “авырыйм” дип ятканын да күрмәссең аның.

Бәхетле карчык”, диләр, әнине белгәннәр. Шулайдыр. Чөнки без, өчебез дә, әти-әни сүзен тыңлап туган ўиребездә калдык, бәхет эзләп читләргә китмәдек, әти-әнигә кайгы-хәсрәт күр­сәтмәдек. Бүгенгесе көнне әни төп йортта, улы Искәндәр һәм килене Рәзинә белән яши. Абыебызга рәхмәтле без-гаиләдә үзен дөрес тота: “әни безнең янда түгел, без әни янында яшибез”, диеп, сүзне гел дөресләп тора. әниемнең алты оныгы: Айдар, Ленар, Алеся, Алинә, Ильнар, Альбина, аларның тормыш иптәшләре: Ләйсән, Алия, Дима, Руслан, Рузанна һәм Ильвир әбиләре өчен ўан атсалар, ўиде туруны: Артур, Ильяс, Данил, Тимур, Данир, Сәминә һәм Самир әминә әбиләренең итәгеннән дә төшмиләр, телләре ачылганнары “Карт әбием, мин сине нык яратам”, диеп кенә торалар. Бишектәгеләренең дә “әбием” дигәнен ишетергә, алдагы көн­нәрдә туачак туруннарын да күрергә насыйп итсен әниебезгә. “Яшәү мәгънәсен өстәүчеләрем минем”, ди әниебез кечкенәләребезне яратып.

Үз әнием турында мин бер китап та язар идем, бәлки әле язармын да, исән генә булыйк. ә хәзергә әниебезгә изге теләкләребезне юллап, язмамны тәмамлыйм.

Газизләрдән газиз әниебез! Бүгенгесе көнне рухи байлыкны матди кыйммәтләрдән өстен куеп, тормыш ямен, дөнья гамен тоеп, барча туганнарың белән аралашып, безне тәмле ризыкларың белән сыйлап, гореф-гадәтләрне үтәп, намазыңны укып ак күңелле, изге әни, әби һәм карт әби булып яшисең. Сине чын күңелдән әниләр көне белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Бала хәсрәте күрми, үстергән гөлләрең арасында безнең җан җы­лысын тоеп, уңышларыбызга сөенеп яшә дә, яшә әле, әниебез!

Китә күрмә әнием,

ятим итмә!

Мин бит үксез инде

болай да…

Синең изге догаң

белән генә

Эшләрем бит бара

уңайга.

Китә күрмә, әнием,

китә күрмә…

Рәисә Төхбәтшина.

Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1115

Комментирование запрещено